Заря
  • Рус Тат
  • Урта Тигәнәле авылыннан язалар: Конференциядән соңгы хатирәләр

    Урта Тигәнәле урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлкәй Мөхәммәтҗанова, әлеге мәктәп укучыларының уңышлары белән укучыларыбызны таныштырып, редакциягә хат язган.

    - Февраль аенда Айгөл Мөхәммәтҗанова "Каюм Насыйри - күпкырлы талант иясе" дигән баш астындагы фәнни-тикшеренү эшен яшьләрнең Каюм Насыйри исемендәге Халыкара фәнни-тикшеренү конференциясенә җибәрде. Сайлап алу турына үткән эшләр арасында Айгөлнең дә эше бар иде. Ниһаять, 4 март көнне, сайлап алу турына үткән укучылар фәнни җитәкчеләре белән Яшел Үзән шәһәрендә узачак конференциягә чакырылдылар. Безне район мәгариф бүлеге җитәкчесе Альбина Симашева транспорт белән тәэмин итте. Равия Мортазина безне җыйнап, уңышлар теләп, узачак конференциягә озатып калды. Шулай итеп, без - Урта Тигәнәле мәктәбеннән Айгөл Мөхәммәтҗанова (җитәкчесе Гөлкәй Мөхәммәтҗанова), Айдар Гайнетдинов (җитәкчесе Олеся Егорова) белән Яшел Үзәнгә юл тоттык. Менә без, шәһәрнең Каюм Насыйри исемендәге 10нчы гимназиясендә, анда бүген аеруча да бәйрәм рухы сизелә, шулай булмый... Сәгать 10га кадәр теркәлү үттек, аннан соң һәр катнашучыны үзләренең секциясендә көн тәртибе белән таныштырдылар. Биредә ундүрт секция эшләде. Шуннан соң укытучыларны актлар залына чакырдылар. "Тел гыйлеме һәм әхлакый-эстетик кыйммәтләр формалаштыруда гуманистик традицияләрнең әһәмияте" фәнни -тикшеренү конференциясен ачык дип игълан иттеләр. Конференцияне Татарстан Республикасы Яшел Үзән районының 10 нчы гимназиясе муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенең милли укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Миләүшә Нәҗметдинова ачып җибәрде. Аннары сүзне гимназия директоры Светлана Будько дәвам иттерде. Казан федераль университеты профессоры, филология фәннәре докторы, академик Хатыйп Миңнеголов, Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының телләр һәм мәдәниятара багланышлар кафедрасы доценты Ләйсән Шәяхмәтова, Кытай Республикасының татар диаспорасы вәкиле Базарбай Бикчәнтәев үзләренең чыгышлары белән чыктылар. Конференциягә 42 кунак чакырылган икән. Монда профессорлар, докторлар, академиклар, шагыйрьләр, фән кандидатлары чакырылган иде. Әлбәттә, аларны күрү, танышу безнең өчен көтелмәгән хәл булды. Безне иң гаҗәпләндергәне биредә: Үзбәкстаннан, Төркиядән, Япониядән, Кыргызстаннан, Америка Кушма Штатларының Блумингтон шәһәреннән, Казахстаннан, Мари Иле, Чувашстан, Ульяновск, Киров өлкәләреннән һәм республикабызның дистәләгән районыннан укучылар һәм укытучылар үзләренең эшләре белән катнаштылар. Өч йөздән артык укучы үз секциясендә чыгыш ясады.

    Икенче секция, татар филологиясендә Айгөлне чыгыш ясарга чакырдылар. Күпме каушау, борчылу хисе биләп алгандыр аны. Ә кыз югалып калмады, жюри әгъзаларын таң калдырды. Айгөл, университет профессорлары алдында әйбәт итеп, үзенең темасын тулысы белән яттан сөйләп бирде. Ә күпме сораулар, аларның барысына да дөрес, тулы һәм аңлаешлы итеп җавап бирде ул. Эшенең, тырышлыгының нәтиҗәсе дә уңышлы булды, лауреат дипломы белән бүләкләнде. Аллага шөкер, өйгә шатлык-куанычлар белән кайттык. Ә Айдар Гайнетдинов физика секциясендә катнашып, беренче урынны алып кайтты, Кыр Шунталысы мәктәбеннән 8 нче сыйныф укучысы Таңсылу Камалова (фәнни җитәкчесе Гөлсирин Камалова), Сахаровка мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Әмир Низаметдинов (фәнни җитәкчесе Гөлчәчәк Галәвиева), шулай ук лауреат дипломнары белән, ә фәнни җитәкчеләр барысы да сертификатлар белән бүләкләнде.

    Айгөл, Айдар, Әмир, Таңсылу - сезгә укуыгызда зурдан-зур уңышлар, нык сәламәтлек, хәерле озын гомерләр, бәхет, бердәм дәүләт имтиханнарыгызны сөенечләр белән тапшырып, яңа җиңүләр яулавыгызны телим.

    Туган тел көне гөрләп узды

    21 февраль Халыкара Туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Телләрне саклау һәм үстерү, ана теленең бөеклеген, газизлеген күрсәтеп, туган телне ихтирам итү хисе тәрбияләү максатыннан уздырыла торган бу бәйрәм елдан-ел үзенең даирәсен киңәйтә бара. Районыбыз мәктәпләрендә бу көн уңаеннан төрле чаралар уздырыла.

    Ачык дәресләр, китап күргәзмәләре, очрашулар, әдәби-музыкаль кичәләр, интеллектуаль уеннар укучыларның игътибарын телләрне саклау, үстерү мәсьәләләренә юнәлтелә. Җөмһүриятебездә, илебездә телләрне саклау һәм үстерү буенча алып барылган күпкырлы сәясәтнең юнәлешләре ачыклана, һәр кешенең туган телен яклап керткән өлеше билгеләнә.

    Туган тел бәйрәме укучыларның яраткан бәйрәменә әйләнеп бара. Бәйрәм чаралары атна буе да дәвам итте. 17 февраль көнне 2, 3 һәм 6 нчы сыйныф укучылары арасында Туган телгә багышланган "Тел - күңел көзгесе" дигән исем астында шаяннар һәм тапкырлар бәйгесе һәм "Тел-милләтнең иң кыйммәтле тарихи ядкаре" дип аталган очрашу-кичә кызыклы һәм файдалы узды.

    Татар теле...

    Тугач та иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган, Каюм Насыйрилар, Тукайлар нигез салган, 7 миллион халык сөйләшкән, дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән, чит илләрдә өйрәнә торган, бүгенге көндә җитлеккән, камилләшкән, теләсә нинди катлаулы фәнне өйрәнергә мөмкинлеге булган, Моабитның таш диварлары эчендә дә тынмыйча, аның калын стеналарын тишеп чыгып, бөтен дөньяга яңгыраган, утлар-суларга салсалар да, ассалар, киссәләр дә иң-иң авыр кимсетүләргә дә түзгән, сынмаган, сыгылмаган, баш имәгән горур татар теле - бүгенге кичәбезне сиңа багышлыйбыз.

    "Тел - милләтнең иң кыйммәтле тарихи ядкаре" дигән чыгышны 6 нчы сыйныф укучылары Әдилә, Динә, Сиринә, Илназ, Эдик сәнгатьле, күңелләргә үтеп керерлек итеп укыдылар. Татар теле- иң татлы, иң нечкә, ягымлы, йомшак тел!

    Ул булганда адашмабыз-

    Юлым туры, нурлы

    көнем.

    Күз карасы кебек

    саклыйм

    Анам теле - татар

    телен!

    Аннары ике Илназ, өстә санап киткән 6 нчы сыйныф кызлары, Адель, Марсның "Туган тел"гә багышлап сөйләгән шигырьләрен тыңладык. 9 сыйныф укучысы Айгөл Мөхәммәтҗанова "Туган тел" көне Юнеско тарафыннан Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелү турында презентация ясады. Презентациядә "Тел иленә" сәяхәт ясалды. Шулай ук слайдларда тел турында халкыбызның атаклы галимнәре, әдипләре, шагыйрьләре, күренекле кешеләренең фикерләре дә язылган иде. Бу презентация тирән эчтәлекле, фикри тирәнлеге, матур эшләнеше белән серле дәрьясында сәяхәт иттерде, йөздерде.

    Шуннан соң "Тел -күңел көзгесе" дип аталган шаяннар һәм тапкырлар бәйгесе башланды.

    Бәйгедә "Кем остарак?", "Викторина", "Сүз, аваз - хәрефләр" турында табышмаклар, "Кем күбрәк сүз ясый?", "Орфографик ярыш", "Сүзләрне дөрес яз", "Булсаң зирәк - әйт тизрәк" уеннары бик кызыклы, мавыктыргыч узды. Кичәне аягүрә басып, Г. Тукай сүзләренә язылган "Туган тел" җыры белән тәмамладык.

    Безнең күңелле кичәбез шулай җылы мохиттә үтеп китте. Булдырдыгыз, укучылар, шулай һәрчак кыю, батыр булып калыгыз, тырышып укыгыз! Сезгә барыгызга да зур уңышлар, юлдаш булсын. Бәхетле һәм сау-сәламәт булыгыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: