Заря
  • Рус Тат
  • Якташыбыз Хәмид Мәткәримов - безнен горурлыгыбыз

    Ялкын янар горурлыгың кайтар, ТАТАР, Кайда соң сез, туган телен саклар җаннар? Башкисәрдән курыкмаган, ана телен саклап калган, Син бит үлмәс, Җәлил рухлы БӨЕК ТАТАР!

    Габделфәт Сафинның «Бөек татар» клибы интернетта хитка әйләнде. Җырның сүзләрен һәм көен безнең якташыбыз язган. Күпләгән җырлар авторы, хәзерге вакытта Әлмәттә яшәп иҗат итүче Хәмид МӘТКӘРИМОВ белән әңгәмәмне тәкъдим итәм.
    - Һәркемгә үз туган теле бик якын. Минем өчен татар теленнән дә кадерле аһәңле тел юк сыман. Аның үсүенә, камилләшүенә чын күңелемнән сөенәм. Ә туган теленә битараф булучыларга гаҗәпләнәм! Минемчә, сиңа гомер бүләк иткән әти- әниең теле аша син дөньяны таныйсың. Ул сиңа үгет-нәсыйхәт булып та, иркәләп-сөеп тә ишетелә. Сез үзегез тумышыгыз белән Ташкенттан, татар теленә мәхәббәт кайдан килде?
    - Чыннан да хак сүзләр. Һәркемгә үз туган теле бик якын. Минем очракта инде ул - татар теле һәм үзбәк теле. Үзбәкстанда туып, башлангыч белемне үзбәк мәктәбендә алсам да, әниебез өйдә безнең белән татар телендә сөйләште. Шуңа күрә дә,Татарстанга күченеп кайтып, татар мәктәбендә белем алуы авыр булмады. Дөресрәк итеп әйтсәм, үзбәк теле минем өчен атам теле булса, татар теле ана телем булды.
    Үзбәк телендә укыдым, татар теленнән дә, рус теленнән дә калышмадым, берсе дә артык булмады, Аллага шөкер, барысында да үз фикеремне тулаем җиткерә алдым. "Туган тел ана сөте белән керә" дигән төшенчәне баналь дәрәҗәдә генә кабул итәргә ярамый.
    Чын мәгънәсендә әниең күкрәк сөте белән сине имезеп, нинди телдә сиңа бишек җырын җырлый икән, шул синең ана телең була да инде ул...Шуннан чыгып әйтәсе килгән сүзем шул: барысы да үзебездән тора, балалар - безнең киләчәгебез, без аларга дөрес юл күрсәтергә тиеш. Ана сөте белән кергән туган тел безнең киләчәгебез белән бәйле, аны сакларга кирәк!

    - Үзегезнең тормыш юлыгыз белән таныштырып үтегез әле.
    - Минем тормышым тулаем сәнгать белән бәйләнгән. Бала чактан, әле Үзбәкстанда яшәгән дәвердә үк һинд киноларында яңгыраган җырларны яратып тыңлый идем, төрки телле бөтен милләтнең милли фольклоры, аеруча аларның җыр эстрадасы белән кызыксына идем, хәтта пионер лагерьларында үткәрелә торган зур булмаган концертларда да чыгыш ясый идем.
    Татарстанга күченеп кайтып, татар мәктәбенә укырга кергәч, татар җыры сәнгате белән кызыксына башладым, бераз баянда уйнарга өйрәндем. Авыл клубында үткәрелә торган үзешчән театр, фольклор, концертларда катнаша идем, кызганыч, алар хәзер юк.
    Зуррак сыйныфларда, бераз тәҗрибә алгач, районыбыз исемен яклап, республика күләмендәге бәйгеләрдә дә катнашып, лаеклы урыннар алырга насыйп булды. Олы сәхнә җырчылары белән якыннанрак танышу мөмкинлеге барлыкка килде. Казан музыка училищесыннан соң күренекле композитор Илһам абый Хисмәтуллин төркемендә эшләдем. Хәзерге вакытта Әлмәттә яшәп иҗат итәм.

    - Ничек уйлыйсыз, ни өчен кешеләр шундый матур, бай, ягымлы татар телләре була торып та, русча сөйләшергә тырыша?

    - Телгә кагылышлы бу кыенлык, гомумән әйткәндә, бүгенге көндәге яшәешебез белән бәйле. Читтән торып карасак, без бит күп санлы, мөстәкыйль, татар телле Ислам дәүләте. Бу, димәк, без иң беренче булып шәригать кануннарын өстен куярга тиешбез.
    Әгәр шуны иң беренче итеп күздә тотмасак, без телне генә түгел, үз-үзебезне дә югалтуыбыз бар. Хәзер бит олыны - олы, кечене кече дип белүче юк... Ана баладан котылу чарасын эзли, я булмаса киресенчә...Болар безгә кайдан килә? Әлбәттә, интернет, телевизордан, янәсе, ирекле сүз. Миңа калса, нигездә шушы хаталарны төзәтмичә, өстән генә пычракны сөзеп атуның файдасы юк.

    - Сез гаиләгездә балаларыгыз белән нинди телдә сөйләшәсез?
    - Шәхсән мин, балаларым белән өйдә татарча сөйләшәм, аларга дөрес тәрбия бирергә тырышам. Аллага шөкер, йөземә кызыллык китергәннәре юк. Алар белән аралашкан һәр кеше мактау сүзләре генә җиткерәләр.

    - "Бөек татар" җыры ничек туды?
    - Менә шуларның барысын да уйлап борчылучылар бер мин генә түгелдер әле, бәлки..."Бөек татар" җырының язылышы да шуның хакта. Мин бу җырны берәр хит, я булмаса, дөньяга танылу исәбеннән чыгып язмадым, бу - бер гади генә татар кешесенең җан авазы.
    - Ә җырны нишләп нәкъ менә Габделфәт Сафинга тапшырдыгыз?
    - Аны халыкка җиткерү өчен мин, әлбәттә, Габделфәт Сафинны күздә тоттым. Аның образы, тавышы, гомумән, якыннан белеп, аның кешелеклелек сыйфатлары миндә аңа карата олы хөрмәт һәм горурлык хисе уята, рәхмәт аңа!

    Әңгәмәгез өчен бик зур рәхмәт. Сезгә гаилә бәхете, сәламәтлек, ижатыгызда уңышлар телим, моң, иҗат чишмәгез беркайчан да саекмасын!
    Фотолар гаилә архивыннан
    Хәмид Мәткәримов кызы Азалия һәм улы Сәйяр белән

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: