Заря
  • Рус Тат
  • «Алексеевск чаң тавышлары-2012»

    Безне җәй көне ике истәлекле вакыйга: Алексеевск авылында беренче чиркәүне төзи башлауның 300 еллыгы һәм чаң тавышының 10нчы, юбилей фестивале көтә. Әлеге мөһим вакыйгаларга әзерләнү турында сөйләвен сорап без протоиерий Павел атакайга (Чурашов) мөрәҗәгать иттек. - Павел атакай, инде мәгълүм булганча, "Алексеевск чаң тавышлары" быел безнең авыл тынлыгын престол бәйрәме...

    Безне җәй көне ике истәлекле вакыйга: Алексеевск авылында беренче чиркәүне төзи башлауның 300 еллыгы һәм чаң тавышының 10нчы, юбилей фестивале көтә. Әлеге мөһим вакыйгаларга әзерләнү турында сөйләвен сорап без протоиерий Павел атакайга (Чурашов) мөрәҗәгать иттек.

    - Павел атакай, инде мәгълүм булганча, "Алексеевск чаң тавышлары" быел безнең авыл тынлыгын престол бәйрәме көнендә түгел, ә июль азагында бозачак...
    - Әйе, безнең барыбызны да җәмәгать тормышында шундый әһәмиятле күренеш көтүен исәпкә алып (моннан нәкъ 300 ел элек, 1712 елның 15 июлендә Алексеевск авылында чиркәү төзү турындагы указга кул куела), без фестивальне әлеге көнгә туры китерергә карар иттек. Яңа стиль буенча бу-28е, шимбә көн булачак. Ә икенче көнне, 29 июльдә, фестиваль үткәрәчәкбез. Көне район җитәкчелеге, оештыручылар, катнашучылар белән сөйләшеп килешенде. Алексеевскилылар, әлбәттә, чаң кагучыларның бәйрәме июньдә узуына күнектеләр, ләкин шул ук вакытта укучы яшьләр һәм укытучылар өчен бу көн бик үк уңайлы түгел: уку йортларында июнь-имтиханнар чоры.
    - 300 еллыкка әзерләнү башландымы әле?
    - Тулы куәт белән бара-сезнең газетагыз бу хакта язды инде. Иске чиркәү территориясен тиешле тәртипкә китерү турындагы тәкъдим район һәм бистә җитәкчелегендә яклау тапты. Кыш буена 50 агач кисеп ташланды, предприятие һәм оешма хезмәткәрләре, мәхәллә хезмәтчеләре көче белән территория чистартыла. Килү-китү юллары, машиналар кую урыны ясалачак, сукмаклар булдырылды, эскәмияләр куелды, киртәләп алынды, яктыртылды. Чиркәү уртасында сакланып калган стеналар арасында часовня төзиячәкбез. Бу-гасырлар буена гыйбадәт кылынган изге урын, йөз еллар буена авыл тормышының үзәге. Чиркәүдә кешеләр үз тормышларын башлаганнар, чукындырылганнар. Биредә никахланышканнар, биредә хәрби хезмәткә хәер-фатиха алганнар. Чиркәүдән аларны соңгы юлга озатканнар, җеназа укыганнар. Кешеләргә иске чиркәүгә килеп, гыйбадәт кылу, мәңгелек турында уйланырга мөмкинлек бирү мөһим. Бу урында экскурсияләр үткәрергә, балаларыбызга тарихыбыз турында сөйләргә мөмкин булачак. Шуңа күрә территорияне ямьләндерү, анда гап-гади тәртип урнаштыру-уртак эшебез. Изге урыннарга ничек каравыбыз бөтен тормышыбызга тәэсир итәчәк-бу хакта онытырга кирәкми.
    - Бәйрәм үзе ничек үтәчәк?
    - Иртән-Воскресенск чиркәвендә гыйбадәт кылу, аннары хач йөреше белән иске чиркәүгә бару, анда часовняны һәм янындагы территорияне изгеләндерү булачак. Сүз уңаеннан әйткәндә, бу бәйрәмдә фестивальнең күп санлы кунаклары да катнашачак. Шул ук көнне кич белән Собор мәйданында концерт оештырылачак-башкаручыларның күп килүе көтелә, ә концерт вакыты, тәҗрибә күрсәткәнчә, аларның һәркайсына нибары 10-15 минут бирелә.
    - Шул сәбәп аркасында "Алексеевск чаң тавышлары"н үткәрү форматы үзгәртелде бугай?
    - Без фестивальне көне буена сузылырлык итәргә телибез. 2-3 сәгать эчендә генә барлык чаң кагучылар да чаң кагып, осталыкларын күрсәтеп өлгермәячәкләр, безгә Мәскәүдән, Петербургтан, Көнбатыш Украинадан гомуми программада 2-3 җыр башкару өчен киләчәк артистлар турында сөйләп торасы да юк. Фестиваль марафоны атаклы кешеләрнең чыгыш ясау вакытын күрсәткән блоклар белән оештырылачак.
    Ягъни теләге булса, кеше, мәсәлән,-фестиваль ачылуга, ә аннары алдан билгеләнгән сәгатькә казаклар яки башка башкаручылар концертына килә алачак. Шул рәвешчә, артистларның да, тамашачыларның да мәнфәгатьләрен исәпкә алачакбыз.
    - Барысы да нәрсәдән башланачак?
    - Баштан Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылыначак, аны, без көткәнчә, владыка Анастасий үткәрәчәк. Сәгать 11дә ул фестивальне ачачак, ә шуннан соң барысы да программа буенча барачак. Чараның төп нигезе "Кыңгыраулар чыңлавы" өчен традицион булачак: чиркәү манарасында чаң кагучылар сәхнәдәге артистлар белән алмаш-тилмәш чаң кагачаклар. Кич белән, сәгать 7дә-сәгать ярымлык иң яхшы номерлардан гала-концерт. Ә тагын да соңрак-яшьләр өчен концерт һәм фейерверк.
    - "Алексеевск чаң тавышлары"нда катнашу турында сөйләшүләр нинди танылган башкаручылар белән алып барыла?
    - Алексеевскилылар яратып өлгергән Ирина Леонова, Василий Жданкин, Станислав Бартенев, Егорий Стрельников һәм "Живая вода" гөсләчеләр ансамбле, Волгоград казаклары килергә вәгъдә иттеләр. Беренче тапкыр керәшеннәрнең "Бәрмәнчек" дәүләт ансамблен чакырырга телибез. Минскидан кунаклар: Богдан Березкин җитәкчелегендә Белоруссия дәүләт филармониясе коллективын көтәбез. Катнашучылар тагын да булачак-сөйләшүләр әле төгәлләнмәгән. Сүз уңаеннан әйткәндә, бәйрәмдә үзебезнең мәдәният бүлеге хезмәткәрләре дә катнашсын иде.
    Чаң кагучыларны, һәрвакыттагыча, бөтен җирдән көтәбез: үзебезнең епархиядән, Россиянең ерак һәм якын крайларыннан һәм хәтта чит илдән дә. Быел, мәсәлән, исәбебез Казахстан митрополиясеннән чаң кагу осталарын чакырып карау.
    - Былтыр бөтен кешене колачы һәм тәкъдим итә торган товарының төрлелеге белән "Осталар шәһәре" таң калдырды...
    - Алла кушса, шәһәр булачак. Идея күпләргә ошады, кабатлау теләге бар. Быел сәхнәнең урнашуын үзгәртербез шикелле: тамашачыларга кысан булмасын, ә кич белән кояш күзләренә төшеп интектермәсен өчен аны мәйданның көнчыгыш ягыннан монтажлап куячакбыз. Шулай ук чаң кагучылар эшен, артистларны эре планда күрсәтү өчен яктылык сирпеп торучы яхшы экранга заказ бирергә ниятләп торабыз. Әгәр матди мөмкинлекләр рөхсәт итсә, шарлар һәм оча торган кыңгырау булачак. Болар барысы да шактый акча таләп итәчәк.
    Әлбәттә иң мөһиме турында да онытмаячакбыз-сәүдә, җәмәгать туклануы теләге булган бөтен кеше өчен үз нокталарын җәелдереп җибәрәчәкләр.
    - Соңгы сорау: Алексеевскида беренче чиркәүнең 300 еллыгына, чыннан да, Воскресенск чиркәве территориясендә часовня төзеләчәкме?
    - Башы япкан шифалы сулы часовня торгызу турындагы карарны чиркәү иганәчесе Алексей Иванович Демидов кабул итте. Ул Казан епархиясенең беренче епископларының берсе изге Герман Казанскийга, Воскресенск чиркәвен беренче төзүче күктәге химаяче Герман Сергеевич Боровиковка багышланачак. 46 метр тирәнлектәге скважина борауланды, изгеләндерелгән суны бөтен кеше ала һәм бөтен кеше анда чумып ала алачак, моның өчен часовня проектында махсус купель (коену өчен махсус ванна) ясау каралган. Герман Сергеевичның исеме безнең барыбызга да бик якын. Часовня төзү белән без мәхәлләнең рухи тормышын яңадан торгызу эшендә аның аерым ролен билгеләп үтәчәкбез.
    - Павел атакай, сезгә әңгәмәгез өчен бик зур рәхмәт. Билгеләнгән планнар тормышка ашар һәм алда торган тантаналар районыбыз тормышында истәлекле вакыйгалар булыр, дип өметләнеп калабыз.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: