Заря
  • Рус Тат
  • Бистәдән “кистеләр”

    Быел җәй бистә эчендәге Оренбург трактын реконструкцияләү башланды. Бөтен кеше җиңел сулап куярга тиеш тә бит: ниһаять юл киңәйтелә, аннан йөрүе дә куркынычсызрак һәм рәхәтрәк булачак. Тик бер "ләкин" генә бар: көньяк өлеш Алексеевскидан "киселде".

    Бер мичкә балга бер кашык дегет

    - Без, Дуслык, Бутлеров, Щорс һәм Полевой урамнарында яшәүчеләр, район үзә-генә йә Кыркүл юлы чатыннан, йә подстанция ягыннан гына чыга алабыз. Күз алдыгызга китерегез әле, безнең кайберләребезгә нинди әйләнгечтән үтәргә туры килә! дип борчыла Дуслык урамында яшәүче Наталья Бирюлина. - Ә мәктәптә укучылар, соңга калмас өчен, һәр көнне кювет аша йөрергә мәҗбүр. Уйлап карагыз инде, алар мәктәпкә нинди кыяфәттә киләләр, аеруча яңгырлы көнне. Өстәвенә хәзер урамнарыбыз да, шул ук машиналар ташкыны күп булган Оренбург тракты караңгы...

    Шундый эчтәлектәге хатлар бер-бер артлы район башлыгына, башкарма комитет җитәкчесенә һәм бистә мэрына "яуа" башлады. Шул уңайдан Владимир Козонковның үтенече буенча без башкарма комитетның инфраструктур үсеш буенча урынбасары Анатолий Абакумовка мөрәҗәгать иттек.

    Күптәнге "баш бәласе"

    Анатолий Николаевич безгә әйтүенчә, өстә телгә алынган проблема күптәнге. 2002 елда Кама елгасы аша күпер төзегәч бистәбез аша узучы транспорт ташкыны бик нык артты, шуңа да Казан-Оренбург юлы аркылы каршы якка чыгуы кыенлашканнан-кыенлашты. Моннан тыш, тузу сәбәпле электр үткәргечләргә дә зыян килде, һәм барлык яктырту системасы сафтан чыкты диярлек. Билгеле, юл-транспорт фаҗигаләре саны да артты.

    Оренбург трактын яктырту мәсьәләсе инде берничә ел "көн тәртибе"ннән төшми, -дип аңлата Анатолий Николаевич. - Фонарь белән яктыртуны реконструкцияләү турында сорап без рес-публика органнарына да, Федераль органнарга да юллама яздык. Бу бит Федераль әһәмияттәге юл, шуңа да эшләр үткәрергә рөхсәтне Россия Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы гына бирә ала, әлеге проектны да алар гына финанслый. Ниһаять, эш кузгалды: безгә рөхсәт бирделәр. Хәзер юл киңәйтелеп кенә калмады, һәр чатта узу һәм туктау өчен полосалар барлыкка килде, ә бу исә трассада куркынычсызлыкны тәэмин итәчәк. Моннан тыш, әйләнгечтән узучы яңа төзелеп килә торган Бөгелмә-Шәле юлына ышанычыбыз зур, аны ачу (финанслаулар белән проблемалар килеп чыкмаса) 2018 елга планлаштырыла, аннары бәлки бистәбез аша уза торган юл бераз бушап калыр.

    Авыл җирлеге өчен - шәһәр проекты

    Оренбург трактын реконструцияләгәндә бистәнең көньяк өле-шендә урнашкан урамнардан чыгу юлларын бетерергә туры килде. Эш шунда, әлеге чыгу юллары нормаларга һәм куркынычсызлык кагыйдәләренә туры килми иде.

    Өстәвенә язгы ташкында алар кырлардан аккан суларны буып тордылар һәм ел саен подстанция тирәсендәге урамнар су астында кала иде. Инде күрелгән чаралар аркасында без әлеге "баш авыртуы"ннан котылырбыз, дип ышанасы килә: хәзер кар сулары каршылыксыз китә алачак.

    Әмма иң мөһиме, бу урамнарда яшәүчеләр чыгу юлларының бетерелүе сәбәпле, зур уңайсызлыклар кичерәләр. Элегрәк кешеләр Оренбург трактын кайда туры килсә, шунда аркылы чыга иделәр, ә хәзер бу гаять куркыныч. Ләкин федераль трассаны берничә метр саен "зебралар" белән бизәкләү мөмкин түгел, аннан моны беркем дә рөхсәт итмәячәк. Шуңа күрә проблеманы хәл итүнең иң уңай юлы-җир өсте һәм җир асты кичүләре төзү. Хәзерге көндә җир өсте җәяүлеләр кичүе Казаков урамында ясалды, Некрасов, Чистай урамнарында да җир асты кичүләре төзелә. Икесендә дә әлегә эшләр төгәлләнеп бетмәсә дә (анда ни ут, ни су, ни асфальт юк), алардан файдаланырга мөмкин.

    Район хакимияте шулай ук Герман Боровиков урамында да җир асты кичүе төзүне планлаштырган иде, әмма экспертиза белән раслаганда бу урын су тараткыч итеп җайлашмаганга күрә, проекттан алынды. Шуңа күрә без ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына бу урамда җир өсте кичүе тергезүгә рөхсәт сорап мөрәҗәгать иттек. Аны киләсе елда төзү планлаштырыла. Әлегә бу мәсьәләдә булышлык-Боровиков урамындагы трассада җәяүлеләр кичүе тамгасы ясарга һәм барлык тиешле юл билгеләрен куярга-дип вәгъдә бирә район депутаты, юл төзүчеләр коллективы җитәкчесе Фоат Вәлиев. Шундый ук кичү кирпеч заводы чатында да бар һәм без Бутлеров урамында да "зебра"барлыкка килсен өчен мөмкин булганның барысын да эшлибез.

    Бүген Оренбург трактында шулай ук алты автобус павильоны куелды: Есенин, Казаков һәм Чистай урамнары янында юлның ике ягында да аларга асфальт түшәлгән керү юллары салынды. Хәзер районда яшәүчеләр транспорт көткәндә җил-яңгырдан ышыклана , ә иң мөһиме-тормышларын куркыныч астына куймыйча гына автобустан төшә һәм утыра алалар.

    Бистәнең транспорт инфраструктурасын яхшырту өчен быел җәй өстәмә рәвештә Чистай һәм Ленин урамнары чатында юл реконструкцияләнде. Бистәнең бу почмагы моңарчы гаять куркыныч булып санала иде: аларның кайсы төп юл, аңлаешсыз иде. Хәзер ул ике тармакка бүленде һәм Ленин урамы икенче дәрәҗәдәге булып калды.

    Проект чикләреннән тыш

    Тагын шунысы: проектта Көньяк урамында юл төзү каралмаган иде, әмма ул район хакимияте үтенече белән салынды. Шуңа күрә хәзер аннан трассаның үзенә дә, Биләр чатына да яңа асфальт юллар илтә. Бердәнбер нәрсә-бу урамда урнашкан өч йорт кына әлеге уңайлыктан мәхрүм, әмма юл төзүчеләр тиз арада андагы эшләрне дә төгәлләячәкләр. Моннан тыш, хәзерге вакытта Боровиков урамында эшләр алып барыла. Андагы юл киңәйтәләчәк, төзәтеләчәк, аны яңа асфальт каплаячак. Тәңгәл рәвештә яңа утлар куелачак һәм урам үзенең элекке исеменә (Зеленая)туры килсен өчен юл полотносы буйлап агачлар утыртылачак.

    P.S.: Оренбург трактын рекон-струкцияләү безнең бистә өчен гаять мөһим. Шуңа күрә дә бистә үзәгенең көньягында яшәүче-ләрдән озакка сузылган уңайсызлыклар өчен безне аңлауларын сорыйбыз. Чөнки сүз бит трасса уңайлыгы турында гына бармый, ә беренче чиратта - машина йөртүчеләрнең дә, җәяүлеләрнең дә иминлеге хакында.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: