Заря
  • Рус Тат
  • Өченче гөмбәз балкый башлады

    Узган шимбәдә Балахчино авылында районыбызның иң борынгы чиркәвенә өченче һәм соңгы гөмбәз куелды.

    XVIII гасырда төзелгән һәм Совет елларында ташландык хәлгә китерелгән чиркәү моннан берничә ел элек икенче тапкыр яши башлады. 2007 елдан чиркәүдә актив торгызу эшләре алып барыла, бу күбесенчә иганәчеләр һәм мәхәллә кешеләре акчасына эшләнә. Хәзер аны һич арттырусыз Алексеевск районы хәзинәсе дип атарга мөмкин - бай җиһазланышы, борынгы иконалар, барокко стилендә эшләнгән кардай ак диварлар. Ә кояш яктысында җем-җем итеп җемелдәүче алтын гөмбәзләр әллә кайлардан күренеп тора.

    Чиркәүнең тарихи йөзен азаккача торгызу өчен җәй көне Анатолий (Волков) атакай Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Алексей Демидовка мөрәҗәгать итә, ул өченче гөмбәзне куюда ярдәм итә.

    1736 елда алпавыт Есипов тарафыннан Казан Мәрьям ана иконасы хөрмәтенә төзелгән чиркәү кешеләр үтенече буенча Изге Николай Чудотворец хакына кече предел (престоллы өстәмә алтарь) белән тулыландырылды. Бу Николай Чудотворецның диңгез сәяхәтчеләренең химаячесе булуы белән бәйләнгәндер, мөгаен. Элек заманнарда авыл аша зур-зур елга юллары булган. Менә шуңа күрә шулай карар иткәннәр. Шул рәвешчә, чиркәү эчендә чиркәү килеп чыккан. Шушы кечкенә предел өстендә элек гөмбәз торган, бу хакта без иске фоторәсемнәрне карагач белдек. Шул чакта инде чиркәүнең тарихи йөзен кире кайтару уе белән яна башладык.

    Осталар: бертуган Кирилловлар, Сергей һәм Александрга әлеге гөмбәзне ясауның бер авырлыгы да булмаган, чөнки бу аларның шундый беренче эше генә түгел икән:

    - Ул титан нетриды белән капланган күгәрми торган калайдан эшләнде, шуңа күрә теләсә нинди очракта да җемелдәп торачак. Эретеп ябыштыручы каркасны бер ай ясады, ә мин бер-ике атнада тышлап куйдым.

    Изге эшкә гыйбадәт кылганнан һәм гөмбәзне изгелән-дергәннән соң эшчеләр Виктор Сидоров, Юрий Лоскутов һәм Василий Карнюшенко аны урынына куйдылар, һәм шуның белән чиркәү төзү төгәлләнде.

    - Әйтерсең, гел шулай булган, - дип тәэсир-ләре белән уртаклаша мәхәллә кешесе Раиса Ивановна. - Хәзер инде гүзәл чиркәвебездә өч гөмбәз дә алтын кебек балкып торачак.

    Шунысы үзенчәлекле, ул көннең иртәсе салкынча һәм болытлы иде. Ләкин гөмбәзне куя башлауга һәм ул тумбага тиюгә үк болытлар арасыннан кояш нурлары күренде, ә эшләр төгәлләнгәндә инде күк йөзендә бер генә болыт әсәре дә юк иде, кояш, яз көнендәгечә, җыелган халыкны җылытты. Бер сәгать үткәннән соң күкне тагын кургаш болытлар каплап алды. Кем әйтмешли, кеше ышанмаслык хәл.

    Мондый изге эшкә табигать тә сөенә, - дип аңлатма бирде әлеге хәлгә Анатолий атакай.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: