Заря
  • Рус Тат
  • Чисталык саклаганны ярата

    Безне «Чаң тавышы» фестиваленнән 3 көн аерып тора, димәк, бистәне төзекләндерү турында сөйләшер өчен хәзер иң кулай вакыт: иксез-чиксез Россиядән һәм БДБ илләреннән киләчәк кунакларны бистәбезнең ничек каршы алачагы башлыча үзебезгә бәйле. Шушы көнүзәк тема турында сөйләшергә Алексеевск шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Людмила Гороховага тәкъдим иттек....

    Безне «Чаң тавышы» фестиваленнән 3 көн аерып тора, димәк, бистәне төзекләндерү турында сөйләшер өчен хәзер иң кулай вакыт: иксез-чиксез Россиядән һәм БДБ илләреннән киләчәк кунакларны бистәбезнең ничек каршы алачагы башлыча үзебезгә бәйле. Шушы көнүзәк тема турында сөйләшергә Алексеевск шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Людмила Гороховага тәкъдим иттек.

    - Людмила Александровна, район үзәген төзекләндерү һәм аның санитар хәлен яхшырту максатында үткәрелә торган эш турында сөйләгез әле.
    - Асылда бистәне төзекләндерү эше көн саен алып барыла. Шәһәр җирлеге башкарма комитеты "Жилсервис" ЧҖҖ белән килешү төзеде, ул уртак йортыбызда чисталык һәм тәртипне саклауга юнәлдерелгән чараларның тулы бер комплексын үз эченә ала. Болар-бистә юлларының чокыр-чакырларын тигезләү, урамнар һәм җәяүле сукмакларының асфальтланган өлешен тузаннан һәм туфрактан чистарту, чүп-чарны контейнер мәйданчыкларыннан каты көнкүреш калдыклары полигонына чыгарып түгү, аны карап тоту, агачларны кисеп кыскарту, кәүсәләрне агарту, карт агачларны кисү һәм, әлбәттә инде, бистәне яшелләндерү. Быел урамнар, Оренбург юлы буйлап кына түгел, ә бәлки ел саен район Сабан туе үткәрелә торган мәйданчыкта да 7 мең яшь үсенте утыртылды. Ни кызганыч, утыртылган яшел үсентеләргә су сибү мөмкинлеге гел булып тормый. Бу яктан бистә кешеләренә яшь агачларны карау турында үтенеч белән мөрәҗәгать итәсе килә, бу үсентеләргә, килеп туган уңайсыз һава шартларын исәпкә алып, исән калу бик авыр.
    Төзекләндерү эшлә-ренең тагын бер мөһим юнәлеше-беркетелгән территорияне җыештыру, үләннәрен чабып тору. Бу эшкә район оешмалары һәм учреждениеләре, шәхси эшмәкәрләр дә зур өлеш кертәләр. Бердәнбер теләк шул-хезмәт коллективлары чираттагы шимбә өмәсен көтеп тормыйча, бу эшкә җаваплырак карасыннар иде.
    Шушы көннәрдә коммуналь хезмәт эшчеләре 8 Март урамындагы аквапаркны чистарттылар. Ахтыр коесында да, территорияне җыештырудан алып эскәмияләрне, фонарьларны, коймаларны буяуга кадәр төзекләндерү эшләре даими төстә үткәрелеп тора. Яшелләндерү остасы Лилия Нуретдинова җитәкчелегендәге бригада башкара торган зур эш турында да әйтеп үтмичә ярамас. Аларның чәчәк түтәлләре, үзәк урамнар буйлап утыртылган чәчәк рәтләре, гүзәллекләре һәм фантазияләре белән таң калдыручы композицияләре яздан алып кара көзгә кадәр күзләрне сөендерәләр. Ни кызганыч, быел корылык аркасында бистәдә чәчәк түтәлләре былтыргыга караганда шактый азрак.
    Гүзәллек эшенә өйтүр бакчаларында һәм өйләре янында буяуларының тылсымы белән сихерләүче гөлбакчалар үстереп, бистә кешеләре үзләре дә гаять зур өлеш кертәләр. Өстәвенә үзләренең уй-ниятләрендә якташларыбыз чәчкәләр белән генә чикләнеп калмыйлар-шәхси өйләр янында аккошларны, пальмаларны, әкият персонажлары фигураларын һәм күп кенә башка нәрсәләрне күрергә мөмкин, алар, һичшиксез, бистәнең тышкы күренешен сихри бер матурлыкка төрәләр. Шуңа күрә яз көне традиция буенча бистә Советы тарафыннан иң яхшы йорт биләмәсенә конкурс оештырылган иде, анда җиңүчеләр Сабан бәйрәмендә билгеләп үтелде. Һәрвакыттагыча, җәй азагында иң яхшы чәчәк түтәленә игълан ителгән иҗат бәйгесенә йомгак ясарга планлаштырабыз. Аерылып торучылар истәлекле бүләкләр белән билгеләп үтеләчәкләр, бүләкләүнең үзен Республика көненә туры китерү билгеләнде.
    Конкурсларда катнашуга шәхси йорт биләмәләре генә түгел, ә бәлки күп фатирлы өйләр дә җәлеп ителә. Былтыр иң яхшы торак милекчеләре ширкәте йорты исеме Боровиков урамындагы 6нчы йортка бирелде. Аларның уйлап табу һәм фантазия белән бизәлгән мәйданчыгы (анда таганнар, көймәләр, чәчәк түтәлләрен күрергә мөмкин) кемне дә булса битараф калдырырмы икән. Андый йортларны без йорт территорияләрен кычыткан баскан, территорияләре үз фатирлары бусагасында тәмамлана дип санаучыларга үрнәк итеп күрсәтәбез.
    Хәзерге вакытта иске чиркәүне торгызу эшләре оештырылды: территориянең үләне чабыла, яшелләндерелә, бүген торгызылган часовня белән янәшәдә асфальт юл салынган. Территориянең үзен җыештыруга күп көч куелды. Һәм монда ярдәмгә гади гражданнар, Воскресенск чиркәвенең мәхәллә кешеләре ярдәмгә килде, алар көчләрен һәм вакытларын кызганмыйча, әлеге изге урынны дистә еллар буена җыелып килгән чүп-чар өеменнән һәм башка көнкүреш калдыкларыннан чистарттылар. Алар Ахтыр коесы турында да кайгырталар, шулай ук аны төзекләндерүдә актив катнашалар: ял итүчеләр калдырып киткән чүп-чарны җыештыралар, чәчәкләр утырталар, аларны тәрбияләп үстерәләр.
    Тагын бер нәрсә: бистәнең көньягындарак урнашкан дача кишәрлекләрен тәртипкә салу башланды. Бүген 13 дача җәмгыяте исәпләнә, ләкин бик күп җир иманалары үз хуҗалары тарафыннан ташланган, ә икенчеләре бөтенләй дә теркәлмәгән. Бистә Советы берничә тапкыр район газетасында район кешеләренә кишәрлекләрне тиешенчә рәсмиләштерү турында үтенеч белән белдерү бастырды. Җиргә мохтаҗ булмаган кешеләр, башкалар аннан файдалана алсыннар өчен, аны сату турында карар кабул итәрләр.
    - Ләкин бит сер түгел, бу хуҗаларның күбесе дачалар бистәсендә су булмау аркасында үз кишәрлекләреннән файдалана алмыйлар...
    - Андый проблема, чыннан да, бар: су белән тәэмин итү системасы тузган һәм байтак финанс чыгымнары таләп итә. Ләкин, шуңа да карамастан, "Водоканал" җитәкчелеге "Пищевик" җәмгыяте әлеге мәсьәләне хәл итүне сорап язган гаризага уңай җавап бирде инде.
    - Нинди кыенлыклар белән очрашырга туры килә?
    -Кыенлыклар җитәрлек. Күптән җанны әрнеткән проблема-контейнер мәйданчыкларыбызның торышы. Куелган барлык тырышлыкларга да карамастан, күп фатирлы өйләр кешеләре анда чүп-чар гына түгел, ә бәлки искергән җиһазларын, төзү материалларын, калдыкларны, киселгән ботакларны, авыл хуҗалыгы культуралары сабакларын һәм бакча үләннәрен китереп ташлыйлар. Нәтиҗәдә каты көнкүреш калдыклары мәйданчыкларында тегендә-монда таралып ятучы зуп-зур чүп-чар өеме хасил була, аны җил, сукбай этләр урамнар буйлап тараталар, һәм бу бистәбезне бер дә бизәми, аның санитар хәле турында сөйләп торасы да юк. Без үз ягыбыздан чисталык һәм тәртипне бозучыларга каршы өзлексез көрәшәбез-участок уполномоченныйлары белән берлектә халык белән аңлату эше алып барабыз. Беренче этапта күрсәтмәләр, сөйләшүләр белән чикләнәбез, әгәр инде хәл тамырдан үзгәрмәсә, беркетмәләр төзергә, административ комиссияләргә чакыртырга һәм штрафлар салырга мәҗбүр булабыз.
    Башны авырттырган тагын бер мәсьәлә-санкцияләнмәгән чүплекләр. Алар да игътибарсыз калдырылмыйлар, ләкин бер коммуналь хезмәт кенә шуның кадәр чүп-чар өемен җиңә алмый. Әлбәттә, әлеге чүплекләрне "иҗат итүче"ләргә карата да штраф санкцияләре кулланыла. Бу планда шунысын әйтергә кирәк, безгә күп кенә өлкән кешеләр каты көнкүреш калдыклары полигонына чүп-чарларын илтеп түгүне, өйләре янындагы үләнне чабуны, ауган агачны алып китүне һәм башка үтенечләр белән мөрәҗәгать итәләр. Өстәвенә күпчелек өлкән кешеләрнең балалары, оныклары бар, шулай булгач, аларга "Жилсервис" хезмәткәрләре яки әлеге территория беркетелгән оешма коллективын көтеп тормыйча, карт туганнарына ник булышмаска?
    Пляжга йөрүчеләр бер баш бәласе булып торалар, алар үзләреннән соң шешәләр, чипс пакетлары, тәмәке каплары һәм бик күп башка чүп-чар калдырып китеп, яр буе полосасын көнкүреш калдыкларын түгү урыннарына әйләндерәләр һәм экология турында, биредә әле иртәгесе көн булачагы турында уйлап та карамыйлар. Ә бит шимбә өмәсе яз көне генә оештырылган иде, аның барышында бистә мәктәпләре укучылары яр буйларын чүптән тулысынча чистарткан иделәр. Ләкин бүген пляж яңадан танымаслык хәлгә килгән, ә бит ул һәр көнне чистартып торыла: әгәр бу хәл көн саен кабатланып торса, бер кеше генә нәрсә эшли ала? Ял итүчеләргә коенганнан соң чүпләрен бер капчыкка салып, өйләренә кайтканда көнкүреш калдыклары контейнерына ташлап калдырырга ярамыймы?! Табигатькә, үз-үзеңә шундый салкын, вәхшиләрчә караш ваемсызлыгы һәм кансызлыгы белән таң калдыра. Боларның барысын да исәпкә алып, хәзер без пляжда каравыл посты эшен оештырабыз: яшьләр эшләре бүлегеннән ике кеше һәр көнне яр буе зонасында кизү торачак һәм тәртипне саклаячак.
    Халыкта "өчпочмак" дип аталучы паркны кичләрен үзләренә ял итү урыны итеп сайлаган яшьләребез гаҗәпләндереп бетерә алмыйлар. Алар шунда вакыт уздырганда түтәлләрдәге чәчәкләрне өзеп алалар, таптыйлар һәм бер өем чүп-чар калдырып китәләр. Болай эшләү өчен үзеңнең кече ватаныңны, табигатьне ничек шулкадәр яратмаска кирәк? Пляждагы кебек үк монда да җыештыру файдасыз: бу хәл көн саен кабатлана. Әлеге урынга хокук саклау органнарының игътибарын җәлеп итәргә вакыт, бәлки, шул вакытта паркта тәртип урнашыр...
    - Тәртип җыеш-тырган җирдә түгел, ә чүпләмәгән җирдә, дип тикмәгә генә әйтмиләр.
    - Боларның барысы да күпьеллык тәҗрибә белән расланды. Кешеләр, ниһаять, чисталык һәм тәртипнең бистәбезгә килүче кунакларыбызга гына түгел, ә, беренче чиратта, безнең үзебезгә кирәк икәнлеген аңларлар дип ышанасы гына кала. Шул чагында Алексеевскиебыз тагын да күркәмләнеп китәчәк...

    Әңгәмәдәш - Гөлнара КӘРИМОВА

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: