Заря
  • Рус Тат
  • Файдалы сөйләшү

    Район Советының утырышлар залында күптән түгел булып узган эшлекле сөйләшү һәр фатирны аерым җылыту системасына күчү программасының гамәлгә ашырылуын тикшерүгә әйләнде. Район үзәге кешеләре өчен мөһим мәсьәләне тикшерү район башлыгы Владимир Козонков, башкарма комитет җитәкчесе Дамир Гыйләҗев, инфраструктур үсеш буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Анатолий Абакумов, Алексеевск шәһәр җирлеге башкарма...

    Район Советының утырышлар залында күптән түгел булып узган эшлекле сөйләшү һәр фатирны аерым җылыту системасына күчү программасының гамәлгә ашырылуын тикшерүгә әйләнде.

    Район үзәге кешеләре өчен мөһим мәсьәләне тикшерү район башлыгы Владимир Козонков, башкарма комитет җитәкчесе Дамир Гыйләҗев, инфраструктур үсеш буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Анатолий Абакумов, Алексеевск шәһәр җирлеге башкарма комитеты рәисе Павел Королев, Идарәче компания директоры Павел Колоколов һәм ресурс-тәэмин итүче оешмалар вәкилләре-"Алексеевск инженерлык челтәрләре", "Алексеевскводоканал" ААҖ, "Жилсервис" ЧҖҖ җитәкчеләре Н.Леденцов, А.Гервасьев, А.Рубцов катнашында узды. Программага мондый аңлатмаларны тыңларга "Медик" "Үзәк", "Павелкин", "Набережная", "Октябрь" ТМШлары рәисләре чакырылды.

    Сөйләшү барышында залда җыелучыларга район башлыгы Владимир Козонков мөрәҗәгать итте һәм, Алексеевск районы һәрвакыт заман белән бер аяктан барырга гына түгел, ә бәлки күпмедер дәрәҗәдә узып китеп тә эш итәргә тырышты һәм тырыша, дип искә төшерде. "Без,-диде Владимир Константинович,-республикада беренчеләрдән булып торак милекчеләре ширкәтләре төзи башладык. Аларның рәисләре коммуналь структура, район җитәкчеләре һәм кешеләре белән хезмәттәшлек итеп, максатка юнәлешле зур эш алып баралар. Соңгы дүрт ел дәвамында торак-коммуналь хуҗалык программасы актив гамәлгә ашырыла, аның нигезендә күп фатирлы өйләрне капиталь ремонтлауга билгеләнгән 24 миллион сум урынына районыбызга акча шактый күбрәк бүлеп бирелде. Аны үзләштерү 2012 елда дәвам итәчәк. Параллель рәвештә моннан берничә ел элек күп фатирлы өйләрдә аерым җылыту казанннарын кую программасын гамәлгә ашыруны тизләтүне сорап ТР газлаштыру фондына мөрәҗәгать итәргә дә карар кабул ителде. Мондый адымга барырга шул да сәбәп булып торды, әлеге программаның гамәлдәге сроклары билгеләнмәгән, шуңа күрә теләсә кайсы вакытта ул туктатылырга мөмкин һәм шул чагында кешеләргә җылылык өчен исәпләгечләр буенча күп акча түләргә, күпләргә салкын фатирларда яшәргә туры киләчәк".
    Башлык, инде башланып киткән казаннар кую эшләре барышында килеп туа торган сораулар, кайбер фатирларда, бигрәк тә җәйге чорда су җитмәү белән бәйләнгән проблемаларны да кертеп, игътибарсыз калмаячаклар һәм эш тәртибендә хәл ителәчәкләр, дип ышандырды.
    P.S. Соңгы вакытта кешеләрнең Идарәче компаниягә, алар фикеренчә, җылытуга түләүләрнең күтәренке булуы турындагы сораулар белән мөрәҗәгать итүләре ешайды. Бу уңайдан аңлатманы аның директоры Павел Колоколов бирә: "2011 елда счет-квитанцияләрдә кышкы чорда җылылык өчен хисапланган акчадан кала язгы, җәйге һәм көзге чорлар да исәпкә алынды (җылыту өчен гомуми сумма елның барлык айларына бүленде). 2012 елдан кешеләргә җылылык өчен җылыту сезоны чорында гына түләргә туры киләчәк. Шуның белән бергә җылылык исәпләгечләрнең күрсәткечләре буенча түләү күп фатирлы өйләрдә норматив буенча түләүдән артып китсә, акчадагы аерма район башлыгы карары нигезендә район бюджеты керемнәреннән каплана. Җылытуга тарифның (1 Гкал өчен 1344 сум 60 тиен) 2012 елның беренче ярты елы дәвамында артмавын исәпкә алырга кирәк".
    Хәзерге вакытта торак-коммуналь хезмәтләргә түләүгә счет-квитанцияләр төзүгә контрольлек итү буенча комиссия булдырылды. Килеп туган барлык сораулар буенча инфраструктур үсеш бүлегенә 2-31-91 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: