Заря
  • Рус Тат
  • КӨЗЛӘРНЕҢ ДӘ БУЛА ЯМЬЛЕСЕ

    Болытлы һәм яңгырлы көннәрдә күпләребез депрессиягә бирелә, эштә хезмәттәшләре белән низагка керә, юк-барга да кызып китә, кыскасы, яшәүдән тәм тапмый башлый. Хәтта дәртләре ташып торган һәм шат күңелле кешеләр дә кәефләре кырылудан, эшкә сәләтләре кимү, йокы басу һәм ачу килүдән зарлана. Әмма, бәхеткә каршы, психологлар бераз гына кыймылдасаң да, күңелсез...

    Кәефсезләнсәң - агачка сөял...

    Теләсә нинди физик эш, иртәнге зарядка, җәяү йөрү, суда йөзү, йөгерү кәефне күтәрә, организмның кислород белән тәэмин ителешен активлаштыра. Тәрәзә яки форточканы ачып куеп, йорт эшләренә тотынсагыз, я булмаса җиңелчә хәрәкәтләр белән бераз күнегүләр ясап алсагыз, кәефегез шунда ук күтәрелер. Белгечләр фикеренчә, урамда үткәрелгән бер сәгать, хәтта кояш булмаса да, дәрт һәм яхшы кәеф өчен җитәрлек икән.

    Англия һәм Голландиядә хәзер агачлардан энергия алып стрессны бетерү һәм кәефне яхшырту бик популяр диләр. Сәламәтлекләре турында кайгырткан голланд һәм британиялеләрнең үрнәгенә ияреп, көзге урманда (паркта) йөргәндә стрессны бетерүче, эшкә сәләтлелекне арттырып, оптимизм өстәүче агачларга сөялегез. Андый агачларга өрәңге, юкә, имән, каен, нарат керә.

    Шифалы агачның көньягыннан аңа аркагыз белән сөялегез, күзләрегезне йомыгыз, аны кулларыгыз белән кочаклагыз да, киеренкелектән арынырга тырышыгыз, көндәлек борчуларны бер читкә куеп, яхшы вакыйгаларны гына исегезгә төшерегез һәм үзегезгә агач бирә торган шифалы энергияне кабул итегез. 3-4 минут агачны кочаклап торганнан соң сез үзегезне көчлерәк һәм кәефлерәк итеп тоярсыз.

    Ни белән сыйланырга?

    Күңел төшенкелеге биләп алганда диетологлар нәрсә ашарга киңәш итә соң?

    Рационга нерв системасын ныгытып, бары уңай кичерешләр генә тудыра торган ризыкларны күбрәк кертергә тырышыгыз. Нерв киеренкелеген киметергә һәм кәефне күтәрергә булышучы табигый антидепрессантларга хөрмә, баллы груша, банан, виноград, сыр, базилик, сельдерей, помидор, кабак керә.

    Француз диетологлары фи-керенчә, көн дәвамында көчне саклап калу өчен әбәт вакытында артыгын ашарга кирәкми. Углеводларга бай туклыклы төшке аш йокы басуга һәм хәлсезлеккә китерәчәк.

    Тик ашамый калырга да ярамый. Ач булмасагыз да, җиләк-җимеш ашагыз яки лимон салынган баллы чәй эчегез - капкалап алу кандагы шикәр дәрәҗәсен арттырачак, физик һәм акыл активлыгы нәкъ менә шуңа бәйле дә.

    Ә менә баллы ризыклар белән сак булыгыз! Боек һәм күңелсез вакытта, начар кәефне нинди дә булса тәмле һәм югары калорияле ризыкка кушып йотып җибәрү өчен кул суыткыч ишегенә үрелергә генә тора. Шуның белән бергә кәеф һәм акыл активлыгы бераз күтәрелә күтәрелүен, әмма бу гәүдә авырлыгы артуга китерә. Хәер, торт ашыйсыгыз килә икән инде, үзегезне бу ләззәттән мәхрүм итмәгез. Әмма ул 100-150 граммнан артмаган кечкенә генә кисәк булырга тиеш.

    Тортлар урынына файдалы углевод, фруктоза һәм глюкозага бай аз калорияле тәм-томнар (әйтик, кипкән җиләк-җимеш) ашау файдалы. Фруктоза кандагы шикәр дәрәҗәсе артуга кимрәк йогынты ясаганлыктан, ул организмны артык авырлыктан саклаячак.

    Соры төсләрдән кач..

    Көз көне күпләребезнең кәефе әйләнә-тирәбездәге төсләргә карап та үзгәрергә мөмкин. Шуңа күрә дә тирә-юнегездә соры төстәге әйберләр азрак булсын. Психологлар фикеренчә, алар психикага начар тәэсир итә һәм еш кына ачу килү, кызып китү һәм депрессия сәбәпчесе була. Болытлы көздә сары, әфлисун, яшел, кызыл төстәге киемнәр һәм интерьерны сайласагыз, кәеф төшенкелеге һәм эш сәләте кимү турында бөтенләй онытырсыз. Нәкъ менә шул төсләр талчыкканлык һәм депрессиядән арынырга булышачак. Тәрәзәгә ачык төстәге пәрдәләр элегез, вазага миләш һәм сары өрәңге яфракларыннан ясалган букетлар куегыз, бүлмә гөлләренең туфракларын йомшартып, яшел алан булдырыгыз, күңелдәге шикле уйлар һәм көзге кәеф төшенкелеге юып алган кебек булачак.

    Кешеләр белән аралашканда деп-рессиягә бөтенләй дә бирешмәүче, аның ни икәнен дә белмәүчеләргә дә юлыгасың, андыйларның яшәү дәрте, энергиясе сокландыра. Хәер, алар моңа ничек ирешәләр икән, үзләреннән сорашып карыйк:

    Фирдәүс ханым, сәүдә менеджеры:

    - Күңел төшенкелеге дигәннән, мин кеше сәламәт булса, күңелен тырнап торган авыр хәсрәте булмаса, ул бернинди депрессиягә дә бирешми дип саныйм. Бары тик үзеңне кулга ала белергә генә кирәк, аннан котылуның юллары бар дип уйлыйм. Бик зур бәлага юлыккан, яисә авыруга дучар булган кешеләрнең дин юлыннан китеп, фәкать Коръән аятьләре һәм догалар ярдәмендә генә күңелләренә сихәт, җаннарына тынычлык тапканнарын беләм. Үзем, мәсәлән, балалар, гаиләм, туганнарым исән-сау булганда, эшләргә эшем булганда күңелсез уйларга бирелергә сәбәп юк дип уйлыйм. Гомумән, тормыштан тәм табып яшәргә киңәш итәм, кечкенә генә шатлыкны да зур итә белергә кирәк, чөнки кеше гомере бик кыска бит.

    Альберт, ВУЗ студенты:

    - Мин институтның 3 курсында укыйм. Студент еллары бик күңелле, шаулы дисәләр дә, беренче айларда минем үземә бик кыен булды. Туктаусыз өйне, әнинең җылы ашларын сагына, ыгы-зыгылы, транспорт шавына чумган Казан урамнарына, яңгырлы көзгә, таныш булмаган халыкка ачуым килә иде хәтта, әллә ташлап кайтып китимме икән дип уйлаган мизгелләрем дә булмады түгел. Ләкин шәһәр тормышына бераз ияләшкәч, үзем кебекләр белән танышкач, берникадәр кыюлык һәм күңел дәрте барлыкка килүен сиздем. Курсташларым белән китапханәгә, паркка, спорт залларына йөри башлагач күңелдәге бушлык юкка чыкты сыман. Вакыт җитми, хәзер инде күңелсезләнеп утырырга, моңаерга туры килми. Бактың исә, тормышыбызда тәм, ямь табырлык нәрсәләр күп икән, тирә-якка күз генә сала белергә кирәк...

    Суфия Хөснетдинова әзерләде

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: