Заря
  • Рус Тат
  • Начар нәтиҗәләрдән котылып була

    Владимир Козонков рәислегендә коррупциягә каршы тору буенча комиссия үзенең чираттагы утырышын үткәрде.

    Кайбер мәгълүматлар буенча әлеге күренеш Алексеевск районына хас нәрсә түгел. Бу хакта респондентлардан интернетта бастырылган сорашу мәгълүматлары сөйли. Республиканың кайбер районнарыннан аермалы буларак, бездә ришвәтчелек белән эшләр алай ук катгый тормый. Шуңа да карамастан, иң нәтиҗәле ысул - аны булдырмау. Шуңа күрә районда коррупцияне булдырмау эше системалы төстә алып барыла.

    Соңгы утырышта районның хисап палатасы җитәкчесе Валерий Сергеев, прокурор Марс Ибәтов, коррупциягә каршы мәсьәләләр буенча район башлыгы ярдәмчесе Анна Демидова тыңланды.

    Валерий Ермолаевич норматив-хокук актларына 2009 елдан алып экспертиза ясау мәсьәләләренә тукталды, аларны тикшерү проектларны эшләү стадиясендә. Быелның 9 аенда 420 акт тикшерелде. Бу әлеге өлкәдә күп кенә бозуларны булдырмаска мөмкинлек бирде. Кәгазь боткасыннан котылу өчен бүгенге экспертиза документларны электрон почта аша бирүне таләп итә. Бу тикшерүчеләрнең эшен шактый җиңеләйтә. Валерий Сергеев, республика ягыннан район хезмәтләре исеменә аерым дәгъвалар юк, дип билгеләп үтте. Шулай да эшлисе эшләр бар әле. Проектларны район сайтына вакытында урнаштыру - проблемалы мәсьәлә, аны мөмкин кадәр тизрәк хәл итәргә кирәк, чөнки документларны экспертизага тапшыруның билгеле бер тәртибе яшәп килә. Район прокуроры Марс Ибәтов әйтүенчә, аны бозу, муниципаль хезмәткәрләр этикасы Кодексын бозган кебек үк (аларның үз-үзләрен тотышы һәртөрле техник чаралар ярдәмендә бөтен кеше күзәтүенә чыгарыла), хезмәт урынындагы вазыйфаларны үтәмәгән өчен административ җәза бирүне күздә тота. Прокурор сүзләренә караганда, түрәләрнең хезмәт хакы турындагы мәгълүматларга таләпләр җитди артты, алар турында мәгълүмат оператив төстә бирелергә тиеш. Әгәр үзгәрешләр булса, түрә алар турында вакытында хәбәр итәргә бурычлы, алай итмәгәндә аның абруе гына түгел, ә бәлки профессиональ яраклылыгы да зыян күрергә мөмкин. Үзенең дәрәҗәсен төшерүче хезмәткәрдән котылу өчен эш бирүченең сәбәбе булачак. Марс Фәннур улы комиссиягә, коррупциягә караган җинаятьләр (ул азайды) исемлеген яңадан карап чыгу уңаеннан хокук саклау органнарының күрсәткечләре кимеде, дип хәбәр итте. Ә бу аларның закон бозучылар белән җентекләп һәм тирәнтен шөгыльләнәчәкләре турында сөйли. Шулай ук прокурор тагын бер кат, муниципаль хезмәт һәм коммерция бер-берсе белән сыешмый, дип искә төшерде. Әгәр теге яки бу хезмәткәр коммерция оешмаларын оештыручы булса, аңа инде бик катгый җәза бирелә.

    Анна Демидова комиссия әгъзалары һәм чакырылган кунак-ларны хокук саклау һәм контроль-күзәтү органнарының реакциясе актлары турындагы мәгълүмат белән таныштырды. Беренче ярты елда андыйлар барлыгы 75әү. Шуларның 70е район прокуратурасы тарафыннан чыгарылган. Алексеевск муниципаль районының рәсми сайтында "Коррупциягә каршы тору" бүлегендә "Реакция актлары реестры" бүлекчәсендә мәгълүмат квартал саен яңартылып тора.

    Комиссия утырышы азагында аның рәисе Марс Фәннур улына якындагы сессияләрнең берсендә депутатлар һәм чакырылган кунаклар алдында чыгыш ясарга тәкъдим итте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: