Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Һәр сайлаучы белергә тиеш...

4 мартта Россия Федерациясе Президентын сайлау булачак. Алексеевскилыларның билгеле бер өлешенә бу көнне өстәмә рәвештә "Алексеевск шәһәр тибындагы бистәсе" муниципаль берәмлеге органнарына әле тагын ике депутатны да сайлыйсы бар. Алда торган вакыйга һәм сайлаучыларның хокуклары турында әңгәмәбез-территориаль сайлау комиссиясе рәисе Р.Хөснетдинов белән. -Рөстәм Рафикович, төп сораудан башлыйк әле: Үзәк сайлау...

4 мартта Россия Федерациясе Президентын сайлау булачак. Алексеевскилыларның билгеле бер өлешенә бу көнне өстәмә рәвештә "Алексеевск шәһәр тибындагы бистәсе" муниципаль берәмлеге органнарына әле тагын ике депутатны да сайлыйсы бар. Алда торган вакыйга һәм сайлаучыларның хокуклары турында әңгәмәбез-территориаль сайлау комиссиясе рәисе Р.Хөснетдинов белән.

-Рөстәм Рафикович, төп сораудан башлыйк әле: Үзәк сайлау комиссиясе Россия Президентлыгына кем кандидатурасын хуплады?
-Бүгенге көндә илнең төп җитәкчесе постына 14 кандидаттан үзәк сайлау комиссиясе бары тик бишесен генә теркәде. Болар-РФ Либерал-демократик партиясе сәяси партиясеннән күрсәтелгән Владимир Жириновский; РФ Коммунистлар партиясен җитәкләүче Г.Зюганов; "Гадел Россия" вәкиле Сергей Митронов; бер төркем сайлаучылар тарафыннан күрсәтелгән Михаил Прохоров һәм "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе рәисе Владимир Путин. Аларның сайлау алды программаларына тукталып тормыйм, бу хакта телевидениедә шактый күп сөйләнә. Моннан тыш, сайлау алды агитациясе материаллары һәм бу пландагы үзгәрешләр белән Интернетта "Үзәк сайлау комиссиясе" сайтында, шулай ук муниципаль берәмлекләр порталының Алексеевск районы сайтында танышырга мөмкин.
Узган сайлаулардагы кебек үк биш торак пунктта: Кыр Шунталысы, Түбән Тигәнәле, Чув. Майна, Тиган Булак һәм Сахаровкада электрон тавыш бирү булачак. Шулай ук барлык 50 сайлау участогында да видеокамералар куелачак.
-Район үзәге кешеләренә өстәмә сайлауларда кемнәрне сайларга туры киләчәк һәм халык тарафыннан сайланачак кешеләр кемнәр алар?
-"Алексеевск шәһәр тибындагы бистәсе" муниципаль берәмлеге органнары депутатларын сайлаулар ике округ буенча шул ук көнне ике депутатның үз өсләреннән вәкаләтләрен төшерүе аркасында булачак. Территориаль сайлау комиссиясе 3 яңа кандидатны теркәде. Болар - "Таттелеком" ААҖ филиалының Чистай зона электр элемтәсе үзәге Алексеевск электр элемтәсе үзәге начальнигы Валерий Лифанов, Чистай электр челтәрләре "Челтәр компаниясе" ААҖ филиалының Алексеевск районы электр челтәрләре бүлекчәсе начальнигы Александр Москвичев-аларның икесе дә "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе тарафыннан күрсәтелде; һәм үзен-үзе күрсәткән шәхси эшмәкәр Алексей Огнев. Соңгы ике кандидат-14нче бер мандатлы округ, В.Лифанов 3нче округ буенча узалар.
3нче округка Чехов, Октябрь (ветераннар өе), Казаков; Октябрь тыкрыгы, 1нче йорт; Павелкин (33-41 һәм 28, 28А-50нче йортлар); Халев (33-77А һәм 18А-46А) урамнары керә. Алар барысы да 665нче сайлау участогына карый. Тавыш бирү мәдәният йортында (Совет мәйданы, 1А йорт, тел. 2-46-72) узачак. 14нче округка Мичурин, Гайдар, Есенин, Кирпеч заводы, Салих Баттал, Просторная, Гаяз Исхакый һәм Юбилей (болар-671нче сайлау участогы, тавыш бирү урыны-"Красный восток" авыл мәдәният йорты, тел. 2-66-59) урамнары керә.
-Рөстәм Рафикович, еш кына тавыш бирү вакытында сайлаучылар үз хокукларын белмәү аркасында әллә нинди вакыйгалар булып ала.
-18 яшькә җиткән һәр яшь кеше ил язмышын хәл итүдә катнашу хокукы ала. Ләкин бу яшьтә күп кенә студентлар шәһәрләргә укырга китәләр, башка торак пунктта вакытлыча пропискага керәләр. Ә сайлауга алар даими прописка урынына ашыгалар. Һәм кинәт кенә тавыш бирүчеләр исемлегендә аларның булмавы ачыклана. Ризасызлык башлана. Тик юкка: сайлау комиссияләре әгъзалары законлы нигездә аларның үтенечен кире кага алалар. Вакытлыча булса да, аларның пропискалары бөтенләй башка урында. Гражданинның, мәсәлән, пропискада Мәскәүдә торып, вакытлыча биредә яки киресенчә теркәлү хәлләре шактый. Ләкин бу фактка да карамастан, алар барысы да сайлауга яшәү урынында баралар. Менә шунда кайбер очракларда проблемалар килеп чыга да инде.
-Ягъни кагыйдәләр буенча кеше теркәү урынында гына тавыш бирергә хокуклы.
-Бик дөрес. Яки әгәр ул сайлауда төп прописка урынында катнашырга карар кабул итсә, сайлауга кадәр 3 (!) көн эчендә участок комиссиясенә килеп, төп прописка урынында тавыш бирәчәге турында гариза язарга тиеш. Аннары без Үзәк сайлау комиссиясенә әлеге гражданинны яшәү урынындагы сайлаучылар исемлегеннән чыгарып, безгә кертүне сорап мөрәҗәгать итәбез.
-Әгәр кеше өен кыска гына вакытка ташлап чыкса, әйтик, санаторий-курортта дәвалануга, курсларга укырга, командировкага китсә?
-Мондый гражданнар сайлау таныклыгы ала алалар, ул аларга килгән урындагы башка сайлау участогында сайлау хокукы бирә. 12 февральгә кадәр алар Павелкин урамы, Алексеевск шәһәр җирлеге бинасы, элеккеге ЗАГС бинасында урнашкан территориаль сайлау комиссиясендә бирелде. Ә хәзер участок сайлау комиссияләрендә алырга була. Әгәр сайлаучы нинди сайлау участогына керүен белмәсә, моны 2-51-00 телефоны буенча территориаль сайлау комиссиясенә яки участок сайлау комиссиясенә шалтыратып ачыкларга (участок сайлау комиссияләре турындагы барлык мәгълүматлар 2012 елның 12 гыйнварында газетаның 3нче санында бастырылды-Авт.)
Яшьләр оешмалары Советы, "Татарстан-Яңа гасыр" җәмәгать оешмасы, парламент партияләре вәкилләре, шулай ук эш һәм яшәү урыннарындагы сайлаучылар җыелышлары тәкъдим иткән кандидатуралар кергән барлык 50 сайлау комиссиясе составы территориаль сайлау комиссиясе утырышында расланды. Эш көннәрендә сайлау комиссияләре-иртәнге 8дән кичке 5кә кадәр, шимбәдә 9дан 1гә кадәр ачык. Ә инде Россия Президентын сайлау көнендә барлык сайлау участоклары, гадәттәгечә, иртәнге 8дән кичке 8гә кадәр эшләячәкләр. 4 мартта да алексеевскилылар сынатмаслар: сайлау компаниясендә актив катнашырлар һәм дөрес карарга килерләр, дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев