Заря
  • Рус Тат
  • Сайлауга сезнең пропускыгыз

    Паспорт алда торган сайлауларда катнашу өчен төп документ булып тора. Гражданнарның сайлау хокукларын гамәлгә ашыруда аның мөһимлеге һәм аны алмаштыру сәбәпләре турында Алексеевск районы буенча РФ Федераль миграция хезмәте идарәсенең территориаль бүлекчәсе начальнигы Светлана Скворцова сөйли: -Һәр гражданин 18 яшенә җиткәч һәм аның шәхесен раслаучы документы булганда гына сайлауларда катнашу...

    Паспорт алда торган сайлауларда катнашу өчен төп документ булып тора. Гражданнарның сайлау хокукларын гамәлгә ашыруда аның мөһимлеге һәм аны алмаштыру сәбәпләре турында Алексеевск районы буенча РФ Федераль миграция хезмәте идарәсенең территориаль бүлекчәсе начальнигы Светлана Скворцова сөйли:

    -Һәр гражданин 18 яшенә җиткәч һәм аның шәхесен раслаучы документы булганда гына сайлауларда катнашу хокукы ала. Мондый документ-РФ гражданины паспорты. Ни кызганыч, күп кенә кешеләр аның гамәлдәге срогының чиксез түгел икәнлеген оныталар һәм бу хакта сайлауларда сайлау участогында бюллетень алу өчен үзеңнең төп документыңны күрсәтергә кирәк булганда документлар оформить итү белән очрашканда гына искә төшерәләр. Менә шунда инде кайчак, паспорт яраклымы соң? дигән сорау килеп баса. Чөнки яраксыз паспорт - сайлаучыны сайлауда катнаштырмау сәбәпләренең берсе. Шул уңайдан аны алмаштыру сәбәпләре турында район кешеләренең исләренә төшерергә кирәк тә инде.
    -бу гражданинның 20 һәм 45 яшькә җитүе;
    -билгеләнгән тәртиптә фамилияне, исемне, атасының исемен, туу датасын һәм (яки) урынын алмаштыруы;
    -тышкы кыяфәтен үзгәртүе;
    -җенесен үзгәртүе;
    -паспорттагы язмаларда төгәлсезлекләр яки хаталар табу;
    -паспортның тузуы, зарар күрүе яки башка сәбәпләр аркасында моннан соң файдаланырга яраксызлыгы.
    Россия Федерациясе гражданины паспорты аны алмаштыру өчен сәбәп булганның икенче көнендә үк яраксызга чыккан дип санала. Паспорт алу өчен документлар һәм шәхси фоторәсемнәр Россия Федераль миграция хезмәтенә аны бирү яки алмаштыру өчен сәбәп барлыкка килгән вакыттан алып 30 көн эчендә тапшырылырга тиеш. № 1П формасындагы паспорт бирү (алмаштыру) турында гариза белән бергә паспортта мәҗбүри билге кую өчен түбәндәге документлар: хәрби билет, 14 яшькә кадәрге яшьтәге балаларның туу турындагы таныклыгы, паспортны алмаштыру өчен сәбәпне раслаучы никахлашу яки никахны өзү турында документлар; алмаштырылырга тиешле паспорт, никахны теркәү/өзү турында таныклык, ә исемне, җенесне алмаштырган очракта туу, исемне алмаштыру турында икенче тапкыр бирелгән таныклык кирәк булачак. Аларга өстәмә рәвештә дәүләт пошлинасы түләү турында квитанция һәм баш киемсез туп-туры карап төшкән, йөзне ачык сурәтләгән 35х45 мм зурлыктагы ак-кара яки төсле ике фоторәсем теркәлә. Яулык бәйләп төшкән фотосурәт дини карашлары чит кешеләр алдында ачык баш белән күренергә мөмкинлек бирмәгән гражданнарга рөхсәт ителә, шуның белән бергә яулык битне капларга тиеш түгел. Даими төстә күзлек киюче кешеләргә рәсемгә, һичшиксез, каралтылмаган пыялалы күзлек киеп төшәргә кирәк. Үз гомерләрендә беренче тапкыр паспорт алучы кешеләр әле тагын туу турында таныклыкларын да алып килергә тиешләр. Андый таныклык булмаган очракта икенче тапкыр таныклык алу өчен теркәү яки яшәү урынындагы ЗАГСка мөрәҗәгать итәргә.
    Россия Федерациясеннән даими төстә читтә яшәүче һәм РФ территориясенә яшәү урынына кайтучы гражданнар паспортны бирү өчен РФдан читтә Россия гражданины шәхесен раслаучы документларны бирәләр. Ә менә РФ гражданлыгын турыдан-туры безнең территориядә алган кешеләр үзләренең шәхесен раслаучы милли документлар бирергә тиешләр. Әгәр документ рус телендә оформить ителмәгән булса, ул рус теленә тәрҗемә ителергә тиеш.
    Гражданинның теләге буенча паспортны оформить иткән вакытта РФ гражданины шәхесенең вакытлы таныклыгы бирелә. Паспортны исә аны яшәү урынында оформить иткән очракта документлар кабул иткән көннән алып 10 көн эчендә Федераль миграция хезмәте бирә. Паспорт гражданинның мөрәҗәгать итү урынында да оформить ителә, шуның белән аны әзерләү вакыты, югалткан (урлаткан) очрактагы кебек, 2 ай тәшкил итә. Паспорт турыдан-туры бу документ кемнең исеменә оформить ителгән булса, шул кешегә тапшырыла.
    Паспортын югалткан яки урлаткан гражданин озын-озакка сузмыйча язма гариза (анда паспортның кайда, кайчан һәм нинди хәлләрдә югалуы (урлануы) күрсәтелә), №1П формадагы паспорт бирү (алмаштыру) турындагы гариза, 4 шәхси фоторәсем һәм дәүләт пошлинасы түләү турында квитанция белән яшәү яки килү урынындагы Федераль миграция хезмәте бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Паспортын урлаткан очракта да гражданин РФ эчке эшләр органына гариза язарга бурычлы, шуннан соң булган хәл турындагы хәбәрне теркәү турында талон-белдерү кәгазе РФ Федераль миграция хезмәте идарәсенә тапшырыла.
    Игътибарга алырлык сәбәпләрсез паспорт кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылык каралган:
    1. Яшәү яки килү урынында шәхесне раслаучы таныклыксыз, яраксызга чыккан таныклыксыз яисә килү яки яшәү урынында теркәлмичә яшәү 1500 сумнан алып 2500 сумга кадәр күләмдә штраф салуны күздә тота. Мондый хокук бозу өчен башка җәза бирү чаралары каралмаган. Шуны исәпкә алып, миграция хезмәте хезмәткәрләре бозу турында кисәтергә тиеш түгелләр һәм хокук бозучыны, аның кереме хәтта иң түбән булса да, штрафка тартырга мәҗбүрләр;
    2. Гражданинның шәхесен раслаучы таныклыкны (паспортны) аңлы рәвештә юк итү, бозу яки документның югалуына китерүче начар саклау 100 сумнан алып 300 сумга кадәр штраф бирүне күздә тота, кайчак кисәтү ясала. Гариза бирүчеләр дәүләт хезмәтен үтәү барышында кабул ителгән карарларга, РФ Федераль миграция хезмәте идарәсенең, аның территориаль органнары һәм структур бүлекчәләренең хезмәт урынындагы кешеләренең эш-гамәлләреннән яки эшлексезлекләреннән риза булмыйча суд тәртибендә шикаять бирә алалар.
    Паспортыгызны вакытында алмаштырыгыз, һәм күп кенә проблемалардан котылып кала алырсыз.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: