Заря
  • Рус Тат
  • Синең кешеләрең, район

    Гомер бик тиз үтә. Ни кызганыч, еллар шатлыклар гына түгел, кайгы-хәсрәтләрен дә, авыр югалтуларын да калдырып китә. Хатын-кыз иңнәренә сынауларның иң авыры төшә. Урта Тигәнәле авылында гомер кичерүче Гөлфия апа Макалиевага да бу дөньяда шатлыгын да, хәсрәтен дә күп күрергә туры килә. Ләкин тормыш һич кенә дә тукталып тормый, ул...

    Гөлфия апа Гыйләҗева (кыз фамилиясе) ишле гаиләдә алтынча кыз бала булып дөньяга килә. Әтисе сугышның беренче көннәреннән үк фронтка китеп яралана һәм аннан бер кулын, исәнлеген калдырып кайта. Кайткач, колхозда эшли. Әнисе Миңнегөл апа ире сугышка киткәндә ике бала һәм сукыр кайнана белән кала. Сугыш чорында төрле эшләрдә эшли: урагын да ура, үгез җигеп урманнан утынын да ташый, сугыштагы солдатларга оекбаш-бияләйләр дә бәйли. Сугыш чорының бөтен кыенлыгын үз башыннан кичерә.

    Гаиләдә һәрвакыт татулык, бер-берсенә ихтирам хисе хөкем сөрә. Кызлар да дус, тату булып, әти- әниләренә бар эшләрендә булышып үсәләр. Апалары үсеп җитеп, бер-бер артлы кияүгә чыгып бетәләр.

    Гөлфия апа Урта Тигәнәле урта мәктәбендә 8 сыйныфны бетереп, дуңгыз фермасына эшкә керә. Бераз эшләгәч, хыялын томышка ашыру нияте белән Алабуга ветеринария училищесына укырга керә һәм аны тәмамлаганнан соң үз колхозына ветфельдшер булып эшкә кайта. Эшенә бик тә җаваплы карый, малларны һәм үз эшен яратып, тел-теш тидермәслек итеп башкара. Кичке мәктәптә укып, 10нчы сыйныфны тәмамлый.

    Авылның бик тә чибәр, гаярь егете Макалиев Наил абый белән танышып, бераз йөргәннән соң, бер-берсен яратуларын, берсеннән-берсе яши алмауларын аңлагач, чәчләрен чәчкә бәйлиләр, дөресрәге, Наил абый аны урлап кайта. Ямь өстенә ямь өстәп, бер-бер артлы мәхәббәт җимешләре: ике кызлары, бер уллары дөньяга килә. Гөлфия апа - ветеринария табибы, Наил абый шофер булып эшли. Шулай гөрләшеп яшәп ятканда гаиләләренә зур кайгы килә: кызлары Фалия 9 яшендә фаҗигале төстә һәлак була. Алар шушы кара кайгыны бергәләп җиңеп чыгалар, яшәргә көч табалар, хәсрәттән сыгылып төшмиләр.

    Бу хәсрәт бераз гына сүрелеп бара дигәндә, каты авыру Наил абыйны да аяктан ега. Ул да 32 ел бергә яшәгәннән соң 2007 елда, Гөлфия апаны калдырып, бакый дөньяга күчә. Шатланып гомер көткәндә, балалар инде үсеп җитте, дигәндә моның нәрсә икәнен үз башыннан узган кеше генә аңлый торгандыр. Гөлфия апа тормышның ачы җилләренә каршы торып, егылмаска тырыша, һаман алга баруын дәвам иттерә. Гарәп графикасы нигезендә укырга өйрәнә, намазга баса, мин пенсиядә, дип, өйдә генә утырмый: авыл мәдәният йорты каршында үзе кебек пенсиядәге "егетләр" һәм "кызлар"дан оештырылган "Ак калфак" җыр-бию түгәрәгенә йөри, бергәләп концертлар куялар, төрле конкурсларда катнашалар, тирә-як авылларга чыгалар. Аларның чыгышларын тамашачылар бик җылы, яратып кабул итәләр. Мин үзем дә аларның тамашасын яратып карадым. Бу хакта газетага да язылды.

    Гөлфия апа бик тә уңган-булган кеше. Балалары өчен - сөекле әни, оныклары өчен яраткан дәү әни. Улы белән кызы да үзе кебек үк яхшы күңелле, тәртипле булып үсәләр, бар нәрсәдә әниләренә булышалар. Әниләренә кырын күз белән дә карамыйлар - әниләрен яраталар, хөрмәт итәләр.

    Гөлфия апа хәзер инде ялгыз яши. Элегрәк, Наил абый белән яшәгәндә йорт тутырып терлек асраганнар, ире үлгәч, сыерын да башкаларын да бетергән ул. Хәзер инде үзенә юаныч булсын диптер инде, кош-корт кына тота.

    "Күршеләремә рәхмәт, шундый яхшылар, миңа "ах!" итеп торалар, мине бөтен сөт ризыгы белән тәэмин итәләр, - ди ул. - Үзем дә яшелчәсен үстерәм, кышлыкка баз тутырып, кыярын, помидорын, кайнатмасын ясыйм".

    Күршеләре Сәхлия апа Рамаева, Рәшидә апа Галиева, Гөлминкә апа, Бәдретдин абый Кәбиров, Гөлфирә ханым Камалова белән аралашып, бер-берсенә ярдәмләшеп, кеше сокланырлык итеп, дус-тату яшиләр. Күршесе Рәшидә апа Галиева аның турында менә нәрсәләр сөйләде:

    - Бу кеше турында ниләр генә әйтсәм дә, дөрес булыр. Дөньяда нинди яхшы сыйфатлар бар, аңа шулар хас. Аның игелеклелеге, ярдәмчеллеге турында әйтеп бетерерлек түгел. Ул безнең терлекләребез табибәсе дә, үзебезнең табибәбез дә. Андый кеше дөньяда булса да, сирәктер. Балалары да "әни!" дип өзелеп торалар. Шулкадәр уңган-булган, кулыннан килмәгән эше юк. Пешергән ризыклары авызда эреп тора. Кайгыларны да күп күрде, баласын да, ирен дә югалтты. Дингә басты, гарәп телен өйрәнде. Клубта концерт куеп йөрергә дә вакыт таба. Исәнлеге "ташка үлчим" генә булса да, шундый хәрәкәтчән, булышырга чакырсаң, шундук кереп җитә. Күршебездә генә 80нән узган Абдулла бабай тора. Ул шул бабайның кәҗәсен сава, сөтен эчертә. Шул арада йөгерә-йөгерә өенә кайтып, ашын, җәймәсен пешереп, аңа кертеп чыга. Абдулла бабайның тырнагына кадәр кисә бит ул. Андый игелекле кеше авылыбызда да юктыр. Алексеевскида яшәүче бертуган апасы яман чир белән авырый, аны өенә алып кайтып, алтышар ай тәрбияли. Мондагы апалары белән дә гөр килеп яшиләр. Матур итеп Коръән мәҗлесләре уздыра. 65 яше тулгач та, тирә-күршеләрне җыеп, Коръән ашы уздырды. Шушы яхшылыклары өчен Аллаһы Тәгалә аңа исәнлеген биргәндер дә әле. Кайсы гына күршесенә керсә дә, аны ачык йөз белән каршылыйлар. Үзе дә берәрсе килеп керсә, шунда ук чәен куеп җибәрә, бар булган нәрсәсе белән сыйлап чыгара.

    Ә тагын бер күршесе Сәхлия апа Рамаева да аның турында үз фикерен әйтте:

    - Күршедә генә яшибез. Яшь вакытта да күршеләр булып тордык. Ул ветврач булып эшләде, ә мин бозаулар карадым. Бик булган кеше, кулларыннан гөл тама. Үтә дә ярдәмчел. Ярдәм кирәксә, минуты белән кереп җитә. Керсәң, ачык йөз белән каршы ала, чәй эчермичә гомерендә дә чыгармый. Өе чип-чиста, гөлт итеп тора, аннан ямь бөркелә. Тәрәзә төпләрендә төрледән-төрле гөлләр чәчәк атып утыра.

    Кызы Гөлфинә белән дә сөйләшеп алдык. "Минем әнием - мировой кеше", - диде ул. - Аңа бөтен кеше соклана. Кулыннан килмәгән эше юк. Моннан 15 ел элек катлаулы операция кичергән иде. Начар чирен җиңеп, тагын үзенең яраткан эшенә чыкты. Көчле рухлы, төшенкелеккә бирелми, моңаеп утырырга вакыты юк иде, гел алга карап эш итте. Әти үлеп китү хәсрәтен бик авыр кичерде. Бу авырлыкны җиңәргә бертуган апалары булышты. Гарәп теленә дә бик тиз өйрәнде. Биш вакыт намазын калдырмый. Күршеләре белән дә дус яши. Безгә акыллы киңәшләрен бирә...

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: