Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Татарстанны су басты...

13 апрельдә, җомга көнне, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында видеоконференция режимында узган киңәшмәнең иң актуаль проблемаларыннан берсе республикада һава температурасы бик нык күтәрелү уңаеннан килеп туган язгы ташу хәлләренә кагылды. Видеоконференция барышында яңгыраган хисап мәгълүматлары буенча апрельнең 10нчы числоларында су көчле агу сәбәпле Чистай юлында дамба һәм күперләрнең берсе җимерелде....

13 апрельдә, җомга көнне, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында видеоконференция режимында узган киңәшмәнең иң актуаль проблемаларыннан берсе республикада һава температурасы бик нык күтәрелү уңаеннан килеп туган язгы ташу хәлләренә кагылды.

Видеоконференция барышында яңгыраган хисап мәгълүматлары буенча апрельнең 10нчы числоларында су көчле агу сәбәпле Чистай юлында дамба һәм күперләрнең берсе җимерелде. Әлмәт һәм тагын берничә район су басу зонасында калды. Президент суны санкцияләнмәгән җибәрүгә шик бар, дип билгеләп үтте, менә шул гадәттән тыш хәл килеп тууга сәбәп булырга мөмкин. Шул уңайдан Рөстәм Нургали улы бу зоналарда су басу сәбәпләрен ачыклау буенча комитет төзергә һәм аеруча куркыныч зоналарда вакыйгаларның барышына контрольлек итү өчен тәүлек әйләнәсе кизү торуны оештырырга тәкъдим итте.
Алексеевск районына килгәндә, зур су апрель башында Түбән һәм Зур Тигәнәле авылларына (анда күперләр су астында калды) һәм Языковога ябырылды. Бу авылда көчле ташкын Актай елгасының ике ярын тоташтыручы асылмалы күпернең агач конструкцияләрен алып ташлады. Бәла-каза Алексеевскиның кайбер зоналарын да читләтеп үтмәде-күпмедер дәрәҗәдә бистәнең көньяк һәм үзәк өлешен су басты. Хәзерге вакытта су чигенсә дә, ул, кешеләргә матди һәм рухи зыян салып, барыбер үзенең күңелсез эзен калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев