Заря
  • Рус Тат
  • Уңышлы эшләргә һәм лаеклы яшәргә була, әгәр...

    Район Советының соңгы утырышында кече эшмәкәрлеккә ярдәм итүнең район программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды.

    Теманы тикшерү барышында район башлыгы, ул ук Совет рәисе дә, икътисад секторларының балансланганлыгы турында сөйләде һәм аның киләчәге кече һәм урта бизнесны үстерүдә икәнлегенә ышаныч белдерде. Чөнки, Владимир Константинович сүзләре буенча, бу эшмәкәрлекнең иң салмак, аеруча җиңел көйләнә һәм базар капризларына тиз җавап кайтара торган төре.
    Сессиядә чыгыш ясаучылар эшмәкәрлекне үстерү һәм аның проблемаларының барлык якларына кагылып үтәргә тырыштылар. Район халкына бу эшкә турыдан-туры катнашлары булган кешеләрдән алар турында ишетү кызык булыр, дип уйлыйм.
    Юрий ТЮКАРЕВ, Лебедино авыл җирлеге башлыгы:
    - Территориябез халкының төп өлеше авыл хуҗалыгында эшли. Милек формасы үзгәрә, ә авылда эш шул ук - авыр, күп көч таләп итә, бөтен сезонга сузыла торган, ә иң мөһиме - бөтен кешегә кирәкле. Авылда яшәп, үзеңнең зур булмаган хуҗалыгыңны алып бармау мөмкин түгел. Шәхси ярдәмче хуҗалыкны саклау һәм үстерү - тулаем авыл тормышын саклау һәм үстерү ул. Әлбәттә, шәхси хуҗа-лыкларда терлек асрау авыр, таңнан төнгәчә эшләргә, моның өчен күп көч, хезмәт куярга кирәк. Биредә ял көннәре, отпусклар, больничныйлар юк, ләкин бу - авылның яшәү тәртибе. Шулай булды, хәзер дә шулай, шулай булачак та. Өстәвенә бу эш үз нәтиҗәләрен бирә һәм бигрәк тә хәзер, бөтен нәрсәгә, шул исәптән товарларга һәм беренче кирәк-ярак әйберләренә бәяләр арта барганда. Шул рәвешчә, иренмәсәң, авылда уңышлы эшләргә, лаеклы яшәргә һәм шактый гына акча эшләп алырга була.
    Газинур МУСИН, авыл хуҗа-лыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы:
    - Соңгы елларда республика властьлары аг-рар секторда эре җитештерүчеләр белән беррәттән микроикътисадны үстерү белән дә җитди шөгыльләнә башладылар, авыл кешеләрендә үз бизнесларын ачып, шул рәвешчә эшсезлек проблемасын хәл итү теләге тудырдылар, яшьләрне авылларында калу белән кызыксындырдылар. Ләкин буш урында һәм буш кесә белән 20 сыерга да ферма төзеп булмый. Шуңа күрә Татарстанда авыл кешеләренә ярдәм итү программасы кабул ителде, аның буенча гаилә фермаларын төзүгә чыгымнарны фермер гына түгел, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, муниципалитетлар да каплый.
    Төзелештә катнашучыларга чыгымнарының бер өлешен түләүгә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы акчаның 30 процентына кадәр, ләкин 1 миллион сумнан күбрәк булмаган суммада бүлеп бирә. Республика бюджетыннан кертелгән өлеш белән бер үк вакытта авыл бизнесменнарына район муниципалитеты да булышырга тиеш. Ләкин Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы фермерларга акча бирсә, җирле властьлар аларны төзү материаллары, җир кишәрлекләре һәм шул ук бәягә башка чаралар белән ярдәм итә алалар.
    Мәсәлән, 2010 елдан башлап районыбыз әлеге программада актив катнашып килде һәм 2013 елның 1 гыйнварыннан район территориясендә 19 гаилә терлекчелек фермасы төзелеп, файдалануга тапшырылды. 2011 елда республика бюджеты акчасыннан гаилә фермалары төзүгә киткән чыгымнарның бер өлешен түләүгә 8 млн. 230 мең сумлык субсидия бирелде. Район да читтә калмады. Гаилә фермалары төзүгә булышу өчен район коммуникация: су, электр энергиясе үткәрү, электр җиһазлары салып алу һәм монтажлауга барлыгы 9 млн. сумлыкнан күбрәк эш эшләнде.
    2013 елда яшь белгечләргә һәм гаиләләргә беренче тапкыр 7 млн. сум акча түләү көтелә. 2013 елга лимит исә "Авылны социаль үстерү" федераль максатлы программасы буенча 14 млн. сумнан күбрәк тәшкил итә.
    Илнар СӨНИЕВ, авыл хуҗа-лыгы өлкәсендә шәхси эшмәкәр:
    - 2004 елда үз эшчәнлегемне фермер хуҗалыгында башлап җибәреп, бүген зур тәҗрибә тупладым. Ә хәзер үз күнекмәләребез һәм белемебезне яшь эшмәкәрләр һәм авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре белән уртаклашырга тырышабыз.
    Баштагы мәлләрдә дәүләт ягыннан зур ярдәм күрсәтелде. Мәсәлән, производство биналарын ремонтлауга кредитлар бирелде. Биредә кредит буенча процентларның төбәк һәм федераль субсидияләр исәбенә каплануы хәлиткеч фактор булды. Мин тагын Россия авыл хуҗалыгы банкының без файдаланган мөгез-ле эре терлек сатып алу программаларын атап үтәр идем.
    2008 елдан предприятие сөт ташу белән шөгыльләнә. Әлеге өлкәне үстерү өчен 50гә 50 дәүләт программасы бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтте, аның буенча эшмәкәрләргә бюджет акчасы ярдәмендә суыту җайланмасы сатып алу мөмкинлеге бирелде.
    Минем фикеремчә, авыл хуҗалыгын интенсив үстерүгә салымнарның югары булуы комачаулый. Бу тармак бит сезонлы гына. Кем әйтмешли, җәй елны туйдыра. Предприятиеләр бер сезон бик каты эшлиләр һәм бу вакытта керем алалар. Ә калган вакытта алар техниканы, эшчеләрне тотарга, салым һәм башка чыгымнарны түләргә тиеш булалар.
    Наталья ВЕРЖАКОВА, хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшмәкәр:
    - Чыннан да, бөтен көчен яраткан эшенә биреп эшләүче эшмәкәр "Йөргән таш күгәрмәс" дигән шигарьга таяна, чөнки кече бизнес - илебезнең базар хуҗалыгын тәшкил итүче нәрсә. Һәм без сезнең белән дефицитны бетерәбез, продукция ассортиментын яхшыртабыз, базарны халыкта сорау зур булган товарлар белән тутырабыз, сәламәт көндәшлек булдырабыз, эшсезлек дәрәҗәсен киметәбез, казнаны салымнар белән баетабыз.
    Лилия МОРАТОВА, тегү прооизводствосы өлкәсендә эшмәкәр:
    - Хөрмәтле депутатлар, сезгә Алексеевск һөнәр колледжында "тегүче" белгечлегенә яңадан укыта башлау тәкъдиме белән мөрәҗәгать итәм.

    САН

    районда 787
    кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты бар.
    Тулай продуктны барлыкка китерүдә кече һәм урта бизнес өчтән бер өлешне тәшкил итә. Районда хезмәт куючыларның дүрттән бер өлеше икътисадның шушы секторында эшли.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: