Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Юбилеегыз белән!

Хөрмәтле Алексей Иванович! Туган көнегез уңаеннан иң эчкерсез, җылы һәм күңел түреннән чыккан котлауларны кабул итегез! Алексеевск районының барлык кешеләре исеменнән тирән рәхмәт һәм хөрмәт хисе белән Сезгә Алексеевск районын чәчәк аттыру хакына күпьеллык уңышлы һәм нәтиҗәле эшегез өчен зур рәхмәт белдерергә рөхсәт итегез. Районыбызның күп санлы казанышларын нәкъ менә...

Хөрмәтле Алексей Иванович!

Туган көнегез уңаеннан иң эчкерсез, җылы һәм күңел түреннән чыккан котлауларны кабул итегез!

Алексеевск районының барлык кешеләре исеменнән тирән рәхмәт һәм хөрмәт хисе белән Сезгә Алексеевск районын чәчәк аттыру хакына күпьеллык уңышлы һәм нәтиҗәле эшегез өчен зур рәхмәт белдерергә рөхсәт итегез. Районыбызның күп санлы казанышларын нәкъ менә Сезнең хезмәт җимешегез, дип атасаң, гадел һәм нигезле булыр.
Сез, Алексей Иванович, элеккечә үк барыбыз өчен дә тәртиплелек, намуслылык һәм принципиальлек, компетентлылык, җаваплылык, алдан күрүчәнлек һәм акыллылык үрнәге булып торасыз.
Эшегез ничек кенә күп булса да, Сез бүген дә, вакыт табып, районыбыз мәнфәгатьләрен ышанычлы яклаучы булып каласыз. Сез бер тапкыр гына күрсәтмәгән шәфкатьлелегегез һәм кешелеклелегез, ярдәмчеллегегез һәм кеше хәленә керүегез күпме Алексеевск гаиләсенә, килеп туган хәлләр аркасында авыр хәлдә калган күпме мохтаҗларга ярдәм итте.
Сез бүген дә социаль объектларны финанслауда зур булышлык күрсәтәсез, районда кече һәм урта бизнесны үстерүгә булышасыз, "Кайгырту" балалар приютын төзекләндерүдә актив катнашуыгызны дәвам иттереп, балаларны социаль тернәкләндерү өчен шартлар тудыруга зур өлеш кертәсез, күп балалы һәм тәрбиягә бала алучы гаиләләргә, талантлы кешеләргә ярдәм итәсез.
Хөрмәтле Алексей Иванович! Сезгә чын күңелдән аеруча мөһим проектлар һәм уңышлар, ниятләрегезнең гамәлгә ашуын телибез. Сезне үз-үзегезгә ышануыгыз, кешеләргә игелек эшләргә, җылылык һәм шатлык бүләк итәргә омтылуыгыз ташламасын. Исән-имин булуыгызны, эшләрегезнең уңуын, иминлек һәм дәүләт хезмәтендә яңадан-яңа зур уңышлар телибез!

Район башлыгы Владимир Козонков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев