Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Тукай теленә мәдхия җырлыйк...

Моннан 11 ел элек башланып киткән "Мин татарча сөйләшәм" акциясенең максаты татар телебезнең кулланыш даирәсен киңәйтү белән беррәттән яшь буынны милли-мәдәни традицияләребезгә якынайту иде. Мине, татар теле һәм әдибияты укытучысын, туган тел турында укучыларымның уй-фикерләре белән беррәттән әти-әниләрнең, әби-бабайларның, гомумән, җәмәгатьчелекнең бу мәсьәләгә карашлары һәм тәкъдимнәре кызыксындырды, -дип башлаган редакциябезгә...

Шул максат белән 3нче Алексеевск мәктәбе укучыларының ата-аналарына аларның туган телләрен нинди дәрәҗәдә белүләре турында берничә сорау белән анкета тутырырга соралды. Менә аларның кайберләре.

1.Сез татарча иркен һәм әдәби телдә сөйләшәсезме? Әгәр юк икән, моның сәбәпләре нәрсәдә дип уйлыйсыз?

2.Татар телен өйрәнергә, аны белергә кирәкме?

3. Сез гаиләдә татарча аралашасызмы?

4.Әгәр сез милләтебезнең өлкән буын вәкиле икән, балаларыгызның, оныкларыгызның татарча сөйләшә белү дәрәҗәсе ничек дип уйлыйсыз? Әгәр түбән икән, моның сәбәпләрен нәрсәдә күрәсез?

5.Республикабызда дәүләт теле булган татар теленең кулланыш дәрәҗәсе ничек дип уйлыйсыз? Гомумән, милләттәшләребез арасында туган телгә мөнәсәбәт ничек? Телебезгә хөрмәт җитәрлек дип уйлыйсызмы? Әгәр юк икән, Сезнеңчә, татар теленең дәрәҗәсен күтәрү өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?

Сүзне берничә гаилә бирик.

Хәлиловлар гаиләсе:

- Без, гаиләбездә татарча сөйләшәбез, тик балалар рус сүзләре кыстырып сөйлиләр. Безнең гаиләдә балаларыбызның татар телен белү дәрәҗәсе дүртле белән бишле арасында тора, дип уйлыйбыз. Моңа балалар бакчасында балаларның теле русча ачылу да сәбәп булып торадыр. Бәйрәмнәргә мин үзем балаларыма татарча шигырьләр өйрәтәм. Каникуллар вакытында да сыйныфтан тыш уку өчен татар әдәбияты китаплары исемлеге күбрәк бирелсә, әйбәт булыр иде. Телебезгә хөрмәт үзебездән һәм ,әлбәттә, хөкүмәт җитәкчеләреннән тора. Мәсәлән, районда татар телендә тәрбияләүче балалар бакчалары, татар сыйныфлары юк, ә бит мәктәпләрдә татар балалары байтак. Бәйрәмнәр дә ике телдә тигез итеп үткәрелсә, әйбәт булыр иде.

Барановлар гаиләсе:

- Үзем шәхсән әдәби телдә иркен сөйләшәм. Татар телен өйрәнергә һәм аны белергә кирәк дип саныйм. Гаиләбездә татарча гына аралашабыз. Республикабызда дәүләт теле булган татар теленең кулланылыш дәрәҗәсе югары түгел, дип уйлыйм. Мәктәпләрдә балалар имтиханнарны бары тик рус телендә генә тапшырырга мәҗбүр. Кыскасы, белем бирү учреждениеләрендә күпме генә татарча укытма, нәтиҗәдә синең белемеңне рус телендә тикшерәләр икән, хезмәтең бушка киткән дигән сүз. Телебезгә хөрмәт җитми, дип уйлыйм. Татар теленең дәрәҗәсен күтәрү өчен аерым бер кешеләр генә бернәрсә эшли алмыйлар. Барановлар гаиләсе фикерен Сөнгатуллиннар, Вәлиевлар, Хәйбуллиннар , Шәйхетдиновлар гаиләсе дә, Халиковлар, Хәйретдиновлар һәм башка бик күп гаиләләр хуплый. Телне саклап калу һәм үстерү кебек проблемалар көнүзәк проблемаларның берсенә әверелеп баруы көн кебек ачык. Татар милләтеннән булган балаларны, аларның әти- әниләрен ничек итеп иркен һәм ирекле рәвештә татарча сөйләштерергә, туган телнең беренчел икәненә ничек инандырырга соң? Бу сорау, әлбәттә, безне, татар теле укытучыларын бик борчый. Татар теле, бөек Тукай теле киләчәк буыннарга ничек һәм ни рәвешле булып барып ирешер?..Киләчәктә дә телебез чәчәк атар дип бик тә ышанасы килә!

Быел мәктәп күләмендә укучылар арасында "Мин татарча сөйләшәм!"акциясе чараларының күбесе, әлбәттә, бөек шагыйребез Г.Тукайның 130 еллык юбилеена багышланган иде. Иң беренче чиратта, укучылар туган телебезгә, бөек Тукаебызга багышлап иншалар яздылар. Мәктәптә Г.Тукай шигырьләрен сәнгатьле уку, шагыйрьнең шигырьләренә иллюстрацияләр ясау, "Тукай геройларына - яңа сулыш" исеме астында яңа әкиятләр язу бәйгеләре үтте. "Тәнәфес" газетасының аерым саны бөек шагыйребезнең юбилеена багышланды. Моннан тыш, укучыларыбыз Г.Тукайның 130 еллык юбилеена багышланган "Тукай замандашлары" 6 нчы Бөтенроссия нәфис сүз бәйгесенең мәктәп һәм муниципаль этабында катнаштылар. 7нче сыйныф укучысы Эвелина Секалина һәм 5 нче сыйныф укучысы Динара Вәлиева "Иҗат осталыгы" номинациясендә җиңүчеләр булдылар. 20 апрельдә мәктәптә "Бердәм Тукай дәресләре" үтте. Бөек шагыйребез юбилеена багышлап республика яшьләр оешмасы "Сәләт" тарафыннан оештырылган Тукай шигырьләрен сәнгатьле уку республикакүләм бәйгедә мәктәбебез укучылары актив катнаштылар. Г.Камал һәм К.Тинчурин театрлары артистларыннан һәм яшь шагыйрьләрдән торган мәртәбәле жюри алдында имтихан тотып, 4 нче сыйныф укучылары Эльвина Казилова һәм Камилә Хәсәншина, 5 нче сыйныф укучысы Динара Вәлиева, 11 нче сыйныф укучысы Илүзә Кәлимуллина уңышлы чыгыш ясадылар. Илүзә жюри тарафыннан билгеләнгән кызыксындыру бүләгенә лаек булса, Камилә Хәсәншина 2 нче дәрәҗәдәге Дипломга һәм бүләккә лаек булды. 5 нче сыйныф укучысы Иркә Шәйхетдинова Тукай укулары кысаларында Зәй шәһәрендә укучылар өчен үткәрелгән 7 нче регионара фәнни- гамәли конференциясендә "Габдулла Тукай һәм Мәхмүт Хәсәнов иҗатларында табигать образы" темасына уңышлы чыгыш ясады.

Әлбәттә, юбилей чаралары әле болар белән генә тәмамланмый. Мәктәбебездә 15 нче апрельдә, Г.Тукайны искә алу көнендә башланып киткән татар теле һәм әдәбияты айлыгы кысаларында "Мин татарча сөйләшәм" акциясенә йомгак ясалачак, Г.Тукайга багышланган бәйрәм оештырылачак. Бу чарага республикакүләм танылган журналист һәм иҗат вәкилләрен чакыру күздә тотыла.

"Мин татарча сөйләшәм" акциясе кысаларында татар теле, әдәбияты укытучылары һәм бөтен сыйныф укучылары катнашында "Минем беренче татарча сүзлегем" исеме астында сүзлек төзелде. Укучылар акция һәм Тукайга багышланган логотипларны кулланып, ,календарьлар ясадылар , түгәрәкләрдә логотипның чигеп, шулай ук киездән һәм тукымалардан аппликацияләрен ясап, күргәзмә өчен әзерләделәр, "Татарча хатасыз" темасына "Фотофакт" исеме астында фоторепортаж әзерләделәр. Бу акция кысаларында дистәләгән укучылар татар телендә Бөтенроссия, республика һәм төбәкара фәнни-гамәли конференцияләрдә чыгыш ясадылар.

Шул максаттан чыгып, татар шагыйрьләренең туган телгә, аның язмышына багышланган шигырьләре барланды һәм татар балаларына тәкъдим ителде. Балаларның бөек шагыйребезгә һәм туган телебезгә мәхәббәт белән сугарылган фикерләре «Тәнәфес" газетасында туплап бирелде.

Габдулла Тукай - бөек шагыйрь

- Быел Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 130 ел тула. Аның исеме, аның әкиятләре белән без балачактан ук таныш. Аларны миңа әнием бик кечкенә чагымда ук укый иде. Ул үзенең әкиятләре аша безне намуслы, кыю, тырыш булырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәтә. 2016 елның 15 апрелендә Габдулла Тукайның вафатына 103 ел тулды. Габдулла Тукай бик аз яшәгән. 27 яшькә кадәр генә яшәгән тормышында ул бик күп әкиятләр, хикәяләр, шигырьләр, мәкаләләр язып калдырган. Тукай шигырьләре безне туган телебезне яратырга өйрәтә. Сабый чактан ук җырлап үскән "Туган тел" җыры бүген дә минем күңелемдә. Күп гасырлардан соң да, бу тел буыннан -буынга күчеп, 20нче гасырда яшәгән олуг шагыйрь турында сөйләр.

Габдулла Тукай шигырьләре, аның исеме без, укучылар күңелендә дә һәрвакыт истә булыр.

Динара

Фәйзуллаева,

10 нчы сыйныф

укучысы

Татар теле -

бөек Тукай теле

- "И туган тел, и матур тел, әткәм- әнкәмнең теле!" - дип язган бөек Тукаебыз. Минем туган телем- татар теле. Әнкәм бүләк иткән, кечкенәдән минем өчен иң кадерле, иң хөрмәтле туган тел! Туган телеңне яратмасаң, туганнарыңны да яратмассың, диләр. Әниемнең бишек җырларыннан туган телемнең матурлыгын, кыйммәтен аңлап үстем.

Барлык балаларга, яшьтәшләремә әйтергә теләгән сүзем шул: "Яратыгыз туган илегезне, хөрмәт итегез туган телегезне!

Динара Вәлиева, 5нче сыйныф укучысы

- Минем туган татар телем - минем өчен иң матур, иң тәмле тел.Татар телен мин бик яратам, өйдә дә әти- әнием белән гел татарча гына сөйләшәм. Әле дә шул телдә укыйм, язам һәм сөйләшәм. Туган телемдә язылган матур китапларны укыйм. Туган телем минем өчен иң бөек тел.

Илсинә

Вәлиуллина,

5 нче сыйныф укучысы

Туган телемнән дә матуррак тел юк

- ...Минем әти-әнием- татарлар. Шуңа күрә минем туган телем- татар теле. Минем туган телемнән дә матуррак тел юк. Туган тел! Бу сүздә көч, яхшылык һәм батырлык бар.

Айтуган

Сөнгатуллин,

5 нче сыйныф укучысы

Туган телем - иң назлы тел

- "Туган тел- иң назлы тел ",- дип әйтәләр. Мин бу фикер белән килешәм. Мин беренче сүземне дә туган телемдә- татар телендә әйткәнмен. Шагыйрьләр туган телгә багышлап бик күп шигырләр иҗат иткәннәр. Иң матуры- Г. Тукай язган "Туган тел" шигыре. Үз атам-анам кебек, туган телем дә минем өчен иң кадерле һәм иң матур. Минем телем дөньяда иң матур тел.

Идилә

Вәлиуллина,

5 нче сыйныф укучысы

Әти-әниемдәй

кадерле туган телем

- Мин үземнең туган телемне әнине һәм әтине яраткан кебек яратам.Татарстанда татар телен һәрбер кеше дә белергә тиеш , дип уйлыйм.

Айназ

Мирзагалиев,

5 нче сыйныф

укучысы

Туган телемне яратып өйрәнәм

- Мин татар телен бик яратам. Миңа әнием татарча әкиятләр укыган. Үзем дә "Су анасы", "Шүрәле "әкиятләрен күп тапкырлар укыдым. Мәктәптә мин татар телен яратып өйрәнәм.

Булат Вәлиев,

3 нче сыйныф укучысы

- Минем туган телем бик матур, шуңа күрә мин аны бик яратам. Өйдә дә әти- әнием һәм апам белән татарча сөйләшәм. Татарча шигырьләр укырга яратам. Миңа бигрәк тә Габдулла Тукай, Әминә апа Бикчәнтәева шигырьләре ошый. Кайвакыт татарча сүзләрне онытып җибәрәм. Ләкин туган телемне мин изге тел дип уйлыйм һәм аны, бернигә карамастан, бик яратам.

Әдилә

Кәлимуллина,

3 нче сыйныф укучысы

- Минем туган телем- татар теле. Бу телдә минем әти-әнием, бөтен туганнарым, күпчелек Татарстан халкы сөйләшә.

Туган тел ул - милләтнең таянычы. Туган телне кадерләргә, аның белән горурланырга һәм матур итеп сөйли белергә кирәк.

Туган тел синең өчен иң мөһим тел булырга тиеш. Чөнки бу телдә синең иң кадерле кешеләрең- әтиең һәм әниең сөйләшә.

Линар Гайнуллов, 6 нчы сыйныф укучысы

Минем туган

телем

- Туган тел дип әйтүгә, Г. Тукай язган Туган тел шигыре искә төшә.Минем туган татар телем чынлап та бик матур. Ул минем өчен әткәм - әнкәм кебек үк якын. Үз телен яхшы белгән кеше генә милләте белән горурлана ала. Мин дә үземнең татар булуыма, милләтем белән горурланып яшим. Без тел аша чын йөрәктән чыккан матур хисләребезне, хыялыбызда гәүдәләнә торган изге теләкләребезне белдерәбез. Әйе, ана теле бер булырга тиеш. Сабыйга иң якын кеше- аның әнисе. Беренче сүзләрен дә ул анадан ишетә. Баланың берене сүзе дә - "әннә". Һәр халык үз телен яратып "ана теле" дип атый. Безнең төп бурычыбыз - үз халкыбызның мәдәниятен, тарихын хөрмәт итү. Авылга кайткач, дәү әнием, башымнан сыйпап: "Бәбкәм, беркайчан да үз телеңне онытма, туган телеңне балаларыңа да өйрәтерсең!" - ди. Мин, әлбәттә, гомер буе үземнең туган телемне онытмаячакмын!

Фәйрүзә

Хаматгалиева,

7 нче "Б" сыйныф

Чын күңелдән ышанасы килә: үсеп килүче буынның бүген туган телне яклап әйтер сүзе бар икән, иншаллаһ, телебез дә, мәдәниятебез дә, гореф-гадәтләребез дә киләчәк буыннарга барып ирешер. Киләчәк гасырларда да, бөек Тукаебыз исеменә бәйләп , татар теленә мәдхия җырларлар.

Сезгә уңышлар теләп, Р. М. Кутуева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев