Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Максатыбыз – татар телендә аралашуга күбрәк кешене тарту

Лебедино урта гомуми белем бирү мәктәбенең беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлзада Яһудина да "Мин татарча сөйләшәм!" акциясендә катнашучылар турында язып җибәргән.

- Киләчәктә мәдәниятле халык булып саклану өчен безгә яшь буынны халкыбызның мәдәни мирасы белән даими таныштырып тору, аны тарихыбызга, телебезгә хөрмәт белән карарга өйрәтү зарур. Татар теле - ул туган телебез яки дәүләт теле булган өчен генә өйрәнелми, ә яңа заман кешесен тәрбияләүдә дә зур урын тота.

Безнең Лебедино урта мәктәбендә 55 укучы укый, 16 укытучы укыта. Укучылар 3 тел: татар, рус, инглиз, телләре өйрәнәләр. Татар теленнән 2 мөгаллим: мин һәм Ленар Җиһаншин белем бирә. Укучылар татар телен бик яратып, кызыксынып үзләштерәләр. Моның өчен укытучылар зур көч куялар. 15 февральдә Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышлап ачык дәресләр, сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Укучылар туган телгә багышланган бәйге һәм викториналарда катнаштылар. Башлангыч сыйныфларда "Два языка -два крыла" исемле интеллектуаль уен, өлкән сыйныф укучылары катнашында "Шигъри мизгел"конкурсы,"Мин - рәссам" конкурсы,"Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел" брейн-ринг бәйгесе үткәрелде.

"Мин татарча сөйләшәм!" акциясендә дә бик теләп катнашырга булдык.

Һәр милләт үз җирлегендә барлыкка килгән һәм буыннан-буынга күчә торган гореф-гадәтләрен, кешеләрнең яшәү рәвешләрен, карашларын, зәвыкларын сакларга омтыла. Милли йолаларыбыз, бәйрәмнәребез, үткән тарихыбыз милли хисләр формалаштыруда, милли горурлык тәрбияләүдә әһәмиятле урын тота. Авылыбыз бай тарихлы, күп милләтле. Авылыбызда төрле милләт кешеләре дус, тату яшиләр. Республикакүләм "Мин татарча сөйләшәм!" акциясен мәктәптә авылыбызның үткәненә, бүгенгесенә бәйләп уздырырга булдык. Алдыбызга зур максат - татар телен өйрәнүгә омтылышны арттыру, татар телендә аралашуга күбрәк кешене тарту, телгә, мәдәни мираска мәхәббәт һәм хөрмәт хисләре тәрбияләүне куйдык.

Без, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, бу хезмәткә шушы максатларны күздә тотып, үзебезнең фантазияне эшкә җигеп, җиң сызганып керештек. Буыннар чылбырын күрсәтү, күпьеллык тарихы булган авылның төрле урыннары белән таныштыру максатында сценарийны "Авылым - тормыш бишегем" дип атадык. Башта авыл буйлап тарихи сәяхәт башланды. Моның өчен алар мәктәп музеенда булдылар. Мәктәп музееннан соң балаларга мәктәп коллективында татар телен белүче укытучылар һәм хезмәткәрләр барлыгы әйтелде. Беренче эш итеп укучылар укытучылар белән аралаштылар. Аннан соң укытучылары белән бергә авылның барлык оешмаларында булып, татар телендә аралашып, татар теленең дәүләт теле буларак зарурлыгын күрсәтергә омтылдылар. Без бу чарага сәүдә һәм халыкка хезмәт күрсәтү урыннарын җәлеп иттек, мәктәп ашханәсендә, клуб, җирле үзидарә, балалар бакчасы, кибет, почта, медпункт хезмәткәрләре белән әңгәмә кордык, үзебезне кызыксындырган сорауларны бирдек.

Лебедино мәктәбендә милли тәрбиягә зур игътибар бирелә. Традициягә әйләнгән кичәләр, бәйрәмнәр ике телдә дә алып барыла. Чыннан да, мәктәптә үткәрелгән һәр дәрестә һәм дәрестән соң чараларда балаларга татар теленең матурлыгын, төгәллеген, байлыгын күрсәтергә тырышабыз. Моны без "Нәүрүзбикә", "Озын толым", "Тамчы шоу", укучылар белән укытучылар берлегендә үткәрелгән "Переводи", "Кошлар - безнең дусларыбыз", "Әбием-алтыным, "Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс", "Туган ягымның күренекле кешеләре", "Кызыклы грамматика", "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл" исемле дәресләрдә күрдек.

Акциядә мәктәп укучылары, аларның әти-әниләре, укытучылар, оешма хезмәткәрләре бик теләп катнаштылар һәм "Мин татарча сөйләшәм!" логотиплары белән горурланып йөрделәр. Акциядә катнашучылар 80 нән артык кешене татарча сөйләштереп, татар телендә аралашуның мөһимлегенә инандырдылар. Катнашучыларыбызның яше - 3 тән алып 73 яшькә кадәр.

Безнең "Мин татарча сөйләшәм!" бәйгесендә катнашуыбыз мәктәп сайтында яктыртылды.

Нәтиҗә ясап, шуны әйтәсем килә: мирасның иң кадерлесе бербөтен халкыбызның җанына сеңеп кала, аның телендә, әдәбиятында, гореф-гадәтләрендә, буыннан-буынга күчеп килгән йолаларында, бәйрәмнәрендә саклана. Ул мирас буыннан-буынга тарих чылбыры булып үрелеп барсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев