Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәясәт

Алексеевский районында Дәүләт Думасы депутатларын сайлау булачак

18 сентябрьдә бөтен илебездә сайлаулар булачак. Илнең бөтен кешесенә кебек үк алексеевскилыларга да җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыенының Дәүләт Думасы депутатларын сайларга, шулай ук бер мандатлы 5 нче округ буенча Алексеевск шәһәр җирлеге Советы һәм бер мандатлы 5 нче округ буенча Бутлеровка авыл җирлеге Советы депутатларын өстәмә сайлауларда катнашырга...

Территориаль сайлау комиссиясе сайлаучыларны сайлауда актив катнашырга, үзләренең гражданлык бурычларын үтәргә, тавыш бирүдә үз ихтыярларын күрсәтергә чакыра. Киләчәктәге тормышыбыз сезнең белән безнең сайлавыбызга бәйле. Моннан тыш, иң күп килү - намуслы гражданнарның дәлиле. Барлык сайлау участоклары гражданнарның тору урыныннан якында гына урнашкан.

Без Алексеевск районы һәм район үзәге кешеләренең сайлау турында үз фикерәрен әйтүләрен сорадык.

Надежда Арефьева, пенсионерка:
- Без ирем белән сайлауга, һичшиксез, барачакбыз, чөнки без олы яшьтәге тыңлаучан һәм дисциплиналы кешеләр: балаларыбызның һәм оныкларыбызның киләчәге, бөтен планетада иминлек һәм тынычлык безнең сайлавыбызга бәйле. Бу матур сүзләр генә түгел.

Людмила Марусина, Кыркүл балалар бакчасы тәрбиячесе:
- Һичшиксез, барачакмын. Илемнең язмышына мин битараф түгел. Бу - намуслы граждан һәм үз дәүләтенең патриотының бурычы. Үзгәрешләр тиз генә булмаячагын аңлыйбыз. Бу - даими процесс. Ләкин ул үзгәрешләргә юнәлеш бирә алабыз.

Лилия Кашапова, "ФОРПОСТ" яшьләр берләшмәсе җитәкчесе:
-Кешеләр гел нәрсәдәндер зарланалар: кемдер -начар юллардан, кемдер - торак-коммуналь хуҗалыгыннан, ә кемдер, киресенчә, бөтен нәрсәдән канәгать. Сайлаулар - хәлне үзгәртүдә катнашу яки булган тотрыклылыкны шул хәлендә тоту мөмкинлеге ул. Минемчә, һәркем үзен актив гражданин итеп күрсәтергә һәм 18 сентябрьдә үз тавышын бирергә тиеш. Россия Федерациясе Конституциясендә, нәкъ менә халык суверенитет һәм хакимиятнең бердәнбер чыганагы, диелгән. Әгәр безгә сайлау хокукы, үз тормышыбызны яхшырак итү мөмкинлеге бирелгән икән инде, без сайлауга барып, лаеклы кандидат һәм партия өчен тавыш бирергә мәҗбүрбез.

2015 елгы сайлауларда алексеевскилылар актив катнашкан иде. Быелгысы да югары дәрәҗәдә үтәр, дип ышанабыз. Һәр сайлаучының тавышы мөһим. Дәүләт Думасына үз вәкилләребезне никадәр күбрәк сайласак, алар Татарстан өчен шулкадәр күбрәккә ирешә алачаклар.

Исегезгә төшерәбез: сайлау участоклары иртәнге 8 дән кичке 8 гә кадәр эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Дәүләт Думасы депутатларын сайлау, сайлау участоклары, сайлау хокукы