Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәясәт

Башлангыч бүлекчәләр секретарьларын сайладылар

Узган атнада "Бердәм Россия" партиясенең берничә башлангыч бүлекчәсендә хисап-сайлау җыелышлары булып үтте. Зирекле җыелышында партиянең Алексеевск җирле бүлекчәсе сәяси советы секретаре урынбасары Александр Белкин һәм партия башкарма комитеты җитәкчесе Валентина Увакина катнашты. Эшләнгән эш турында хисапларны башлангыч бүлекчә секретаре һәм ревизоры, җирле сәяси совет әгъзалары бирде. Моннан тыш, көн тәртибендә...

Узган атнада "Бердәм Россия" партиясенең берничә башлангыч бүлекчәсендә хисап-сайлау җыелышлары булып үтте.

Зирекле җыелышында партиянең Алексеевск җирле бүлекчәсе сәяси советы секретаре урынбасары Александр Белкин һәм партия башкарма комитеты җитәкчесе Валентина Увакина катнашты. Эшләнгән эш турында хисапларны башлангыч бүлекчә секретаре һәм ревизоры, җирле сәяси совет әгъзалары бирде. Моннан тыш, көн тәртибендә башлангыч бүлекчә җитәкчелеген сайлау иде. Тавыш бирү йомгаклары буенча секретарь итеп - янәдән Валентина Данилова, ә ревизор итеп Рәмзия Хәмидуллина сайланды. Секретарь урынбасары Марина Төх-вәтуллина булды.
Азакта башлангыч бүлекчәнең иң актив әгъза-лары Светлана Евланова, Рәмзия Хәмидуллина, Ирина Краснова, Марина Төхвәтуллинага партиянең җирле бүлекчәсе сәяси советы секретаре Владимир Козонковтан рәхмәт хатлары тапшырылды.
Районның сәяси тормышында "Бердәм Россия" партиясенең Алексеевск җирле бүлекчәсе "Микрорайон - мәктәп" башлангыч оешмасының хисап-сайлау җыелышы тагын бер вакыйга булды. Бу башлангыч оешманың үзенчәлеге шунда: ул бистәнең мәгариф өлкәсе хезмәткәрләреннән формалашты һәм җыелышларда традиция буенча партия тормышы мәсьәләләре белән беррәттән, үсеп килүче буын белән эшләү алымнарын камилләштерү буенча тәкъдимнәр дә кертелә.
Хисап докладын башлангыч бүлекчә секретаре Надежда Тарасова һәм ревизор Нина Синицина ясады, алар ике еллык эшкә йомгак ясадылар, якындагы биш елга башлангыч бүлекчәнең үсеш векторын билгеләделәр һәм залда утыручыларга район партия тормышында актив катнашканнары өчен рәхмәт әйттеләр. Шулай ук җыелыш барышында Валерий Фадеев, Гөлсинә Фәссахова, Татьяна Гренадерова чыгыш ясады.
Тавыш бирү йомгаклары буенча башлангыч бүлекчә секретаре итеп - Надежда Тарасова, ревизор итеп Ольга Роева сайланды. Биш кеше составында башлангыч бүлекчә советы сайланды.
Традиция буенча җыелыш азагында күптән түгел генә оешма сафларын тулыландырганнар партия билетлары алды. Ә Гөлсинә Фәссахова, Анна Синицина, Вера Лобанова һәм Венера Хәлиловага җирле сәяси совет секретаре исеменнән рәхмәт хатлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев