Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәясәт

Беренче тапкыр сайлаучыларга участокларда бүләкләр тапшырылачак

“Сайлау программасы кысаларында, беренче тапкыр сайлауга килүчеләргә игътибар бирү мөһим”, - дип билгеләп узды Ләйлә Фазлыева.

(Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген бердәм сайлау көнендә тәүге тапкыр тавыш бирүчеләр өчен республика сайлау участокларында бүләкләр тапшырылачак. “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында эшли торган мәгълүмат үзәгендә ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева журналистларга шул хакта белдерде.

Урынбасар сүзләренчә, бүләкләр бер төрле генә түгел. Мисал өчен, каядыр туган якка багышланган китап яисә буклет, значоклар бүләк ителә. Кайбер районнарда исә яшь сайлаучылар өчен концерт программасы әзерләнгән.

“Сайлау программасы кысаларында, беренче тапкыр сайлауга килүчеләргә игътибар бирү мөһим”, - дип билгеләп узды Ләйлә Фазлыева.

  • Бүген Татарстанда һәм Россиядә бердәм сайлау көне уза. Республика халкы төбәкнең иң югары закон чыгару органына депутатларны сайлаяак. Шулай ук бүген Татарстандагы Җирле үзидарә советларына да депутат сайлау күздә тотыла. 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/08/193058/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев