Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәясәт

Беркайчан читтә калмый

2010 елдан Зур Полянка авыл җирлеге җирле Советына депутат итеп сайланган Гөлнур Сафина үз вазыйфаларын лаеклы үти. Эшчәнлегенең беренче көннәреннән үк ул авыл кешеләренең проблемаларын аңлап эш итә, аларга ярдәм күрсәтә, кайчак ул ярдәмне үзе үк тәкъдим итә. Мәсәлән, Зур Полянка урта мәктәбе өчен (ул шул мәктәпне тәмамлады) Гөлнур Таһир...

2010 елдан Зур Полянка авыл җирлеге җирле Советына депутат итеп сайланган Гөлнур Сафина үз вазыйфаларын лаеклы үти.

Эшчәнлегенең беренче көннәреннән үк ул авыл кешеләренең проблемаларын аңлап эш итә, аларга ярдәм күрсәтә, кайчак ул ярдәмне үзе үк тәкъдим итә. Мәсәлән, Зур Полянка урта мәктәбе өчен (ул шул мәктәпне тәмамлады) Гөлнур Таһир кызы чаңгылар, кар автомобиле сатып алуга, мәктәпне ремонтлауга 40 мең сум акча бирде. Кр. Баран урта мәктәбе дә шундый ук хәйрия ярдәме алды: укучылар мультимедиа проекторы һәм DVD-плейерга ия булдылар. Ә балалар бакчасына йөрүче нәниләр бүләк ителгән уенчыкларга сөенеп туя алмадылар.
Инвалидлар ункөнлегендә мөмкинлекләре чикләнгән дистәгә якын бала Гөлнур Таһир кызыннан- азык-төлек пакетлары, ә былтыр аларның кайбер-ләре велосипедлар һәм чаңгылар алдылар. Бәйрәм чаралары депутатыбызның ярдәмендә уза.
Яңа ел якынлаша, барлык учреждениеләрдә, оешмаларда бәйрәмгә әзерлек бара. Призлар һәм бүләкләр, чыршы уенчыклары-боларның барысы да Гөлнур Сафина ярдәмендә сатып алыначак. Зур Полянка авыл җирлеге кешеләре үз депутатларын һәм ул җитәкли торган "Эдем" ЧҖҖ коллективын якынлашып килүче Яңа ел белән чын күңелдән котлый, барысына да сәламәтлек, уңышлар, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм иң изге теләкләр тели.
Т. ИВАНОВА,Зур Полянка авыл җирлеге башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев