Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәясәт

Депутат Вәлиевның мәшәкатьләре

Районда Фоат Вәли улы Вәлиевны бик сирәк кеше генә белми торгандыр. Бу гаҗәп тә түгел, ни дисәң дә, ул иң зур оешманың генераль директоры. Ләкин "Алексеевскдорстрой" ААҖ җитәкчесе булудан тыш, аңа тагын бер вазыйфа йөкләнгән-менә берничә ел инде Фоат Вәли улы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты булып тора. Депутат һәрчак...

Районда Фоат Вәли улы Вәлиевны бик сирәк кеше генә белми торгандыр. Бу гаҗәп тә түгел, ни дисәң дә, ул иң зур оешманың генераль директоры. Ләкин "Алексеевскдорстрой" ААҖ җитәкчесе булудан тыш, аңа тагын бер вазыйфа йөкләнгән-менә берничә ел инде Фоат Вәли улы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты булып тора.

Депутат һәрчак үзенең сайлаучылары белән элемтәдә торырга тиеш. Гадәттә мондый максатлар өчен кабул итү көннәре бар. Фоат Вәли улы өч муниципаль районда-Алексеевск (айның һәр беренче сишәмбесе), Спас (айның беренче чәршәмбесе) һәм Әлки (айның беренче пәнҗешәмбесе) районнарында кабул итә. Барлык кабул итү көннәре турында кешеләргә район газетасы аша алдан ук хәбәр ителә, чөнки кайчак бу вакытка башка кичектергесез һәм үтә дә мөһим дәүләт эшләре килеп чыгарга мөмкин.
Ләкин халык, кабул итү көннәре булуга да карамастан, аның эш кабинетына да йөри. "Миндә проблема, Фоат Вәлиевич, зинһар, булышыгыз!"- мондый сүзләр депутатка мөрәҗәгать иткәндә күптән инде нормага әйләнде. Кешеләр аның янына шәхси үтенечләре белән, коллективка, оешмага булышуын сорап баралар. Аңлашыла ки, күпчелек сораулар дәүләт мәнфәгатьләре белән һич тә ярашмый, ләкин депутат аларны да мөмкинлегенә карап, дөрес, "Алексеевскдорстрой" ААҖның генераль директоры буларак хәл итәргә тырыша. Гомумән, статус буенча "депутат Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Татарстан Республикасы Конституциясендә, Федераль законнарда һәм Татарстан Республикасының башка законнарында каралган башка вәкаләтләрне тормышка ашырырга тиеш". Ләкин гражданнарыбыз, моны аңламыйча, финанс проблемалары: концерт оештырырга булышыгыз, буа мәсьәләсен хәл итегез, акча кирәк һәм башка үтенечләр белән киләләр.
Чын мәгънәсендә эшлекле мөрәҗәгатьләр дә була. Менә соңгы очракларның берсе: өлкән яшьтәге хөрмәтле кеше, Родники авылының 20ләп гаиләсе вәкиле мөрәҗәгать итте. Алар берничә ел инде (!) "җир эше"н - пай җирләрен рәсмиләштерү мәсьәләсен ачыклый алмыйлар икән. Даими төстә ниндидер кыенлыклар, катлаулылыклар очрап кына тора. Пенсионер боларга түзә алмыйча, депутатның кабул итүенә бара. Дөрес эшли дә! Фоат Вәли улы үзенең ярдәмчесе белән кирәк кешене чакыртып ала, кемнедер телефоннан сүгә, эшне тиз генә ачыклап, проблеманы якын арада хәл итәргә вәгъдә бирә, шуның белән бу абзыйны да тынычландыра. Гаделлек тантана итә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев