Заря
  • Рус Тат
  • Дисплейлар янында – өлкәннәр!

    Россия Пенсионерлары берлегенең республика бүлекчәсе инициативасы белән пенсионерлар арасында компьютерда күп төр ярыш буенча "Компьютер Land "Өченче яшь" исемле республика конкурсы оештырылды. Төп призга 12 дәгъвачы катнашкан конкурсның район этабы 1нче Алексеевск урта мәктәбендә март башында үткәрелде. Барлык катнашучылар районның гомумбелем мәктәпләре базасында өченче яшь Университетында өйрәнүләр уздылар һәм конкурска...

    Россия Пенсионерлары берлегенең республика бүлекчәсе инициативасы белән пенсионерлар арасында компьютерда күп төр ярыш буенча "Компьютер Land "Өченче яшь" исемле республика конкурсы оештырылды.

    Төп призга 12 дәгъвачы катнашкан конкурсның район этабы 1нче Алексеевск урта мәктәбендә март башында үткәрелде. Барлык катнашучылар районның гомумбелем мәктәпләре базасында өченче яшь Университетында өйрәнүләр уздылар һәм конкурска үзләренең остазлары белән килделәр.
    Конкурсантларга котлау сүзе белән Россия Пенсионерлары берлегенең җирле бүлекчәсе әгъзалары, өченче яшь (хәзер шулай атала) кешеләре белән эшләрне оештыруда даими, нәтиҗәле ярдәм күрсәтүче социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Николай Чурин мөрәҗәгать итте.
    Конкурс программасы нигезендә катнашучыларга төрле катлаулылыктагы 5 бирем бирелде: таблица төзеп, атнаның һәр көне буенча туклануга, дарулар сатып алуга, кинога баруга һ.б.ларга күпме акча китүен исәпләп чыгарырга; дустыңа хат язарга, анда фотосурәтләр һәм рәсемнәрдән файдаланып, авылың турында сөйләргә; электрон поч-та буенча хат җибәрергә; Интернет челтәре материалларыннан файдаланып, котлау открыткасы ясарга; үз папкаңда һава торышының күчермәсен алырга һәм сакларга.
    Конкурсантлар бирем-нәрне төрлечә үтәделәр. Ләкин җитди кыяфәт, кирәкле операцияләрне үтәгәндәге игътибарлылык буенча фикер йөртсәң, бу эш ветераннарның күңеленә хуш килде.
    Конкурсантларның эшен Зур Полянка мәк-тәбенең информатика укытучылары Р.Логинова белән Ю.Сидорова, мәгъ-лүмати-методик үзәк методисты Г.Хәсәнова составындагы компетентлы жюри бәяләде. Ә жюри йомгак ясаган арада мәктәп укучылары Р.Шәйдуллина, А.Хәмитшина һәм А.Нургалиева ветераннарны үзләренең матур җырлары белән сөендерделәр.
    Конкурста җиңүче дип Юеш Көрнәледән О.Шакирова танылды. Икенче һәм өченче урыннарны, шул рәвешчә, Биләрдән Н.Огневская белән Лебедино кешесе Л.Аношина алды. Җиңүчеләргә һәм барлык катнашучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. О.Шакирова белән Н.Огневскаяга бу елның апрелендә булачак республика олимпиадасында район намусын якларга туры киләчәк.
    Конкурс үзенең максатына - компьютер технологияләрен үзләштерүне популярлаштыру һәм өлкән яшьтәге гражданнарның аларны көндәлек тормышта куллануына иреште, дип уйлыйсы килә.
    Россия Пенсионерлары берлегенең җирле бүлекчәсе муниципаль район башлыгы Владимир Козонковка конкурска матди ярдәм күрсәткәне өчен бик рәхмәтле. Шулай ук конкурсны оештырып үткәрүдә ярдәм иткәннәре өчен мәгълүмати-методик үзәк методисты Г.Хәсәновага, жюри әгъзаларына һәм конкурсантларга компьютер сыйныфын биргән 1нче Алексеевск урта мәктәбе администрациясенә, конкурсантларны әзерләгән район мәктәпләре укытучыларына рәхмәт әйтәбез.
    Әлегә җиңүгә иреш-мәгән, ләкин нәрсәне дә булса тиешенчә эшли алмаудан куркуларын, дулкынлануларын җиңеп, ярыйсы гына белем күрсәткән, оешмалары намусын лаеклы яклаган конкурсантлар исемнәрен атау аеруча да күңелле. Болар - Р.Ишниязова, Л.Якимова, Л.Мартынова, Л.Михайлова, Ф.Ша-кирҗанова, Р.Галимова, А.Уленгов. Барысына да нык сәламәтлек, аларның барлык яңалыкларга сүнмәс кызыксыну күр-сәтүләрен телим. Тормыш бит теләсә нинди яшьтә дә ямьле. Бары тик танып-белү чаткылары гына сүнмәсен, кешеләргә яхшы мөнәсәбәттә булыйк һәм дөньяны уңай кабул итик.
    Валентина ОСЯНИНА,
    РФ Пенсионерлары берлегенең җирле бүлекчәсе рәисе

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: