Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәясәт

Хокуклар гына түгел, бурычлар да

Яшүсмерләрнең үз хокукларын белүләре үз бурычларын мәҗбүри төстә үтәүне дә таләп итә. Бу хакта Юеш Көрнәле урта гомумбелем мәктәбенең 10нчы сыйныфында парламент дәресендә сүз барды да инде. Зур булмаган төркемнәр белән ноутбуклар җиһазланган өстәлләр янына утыргач, укучылар тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Зилә Баһавиева җитәкчелегендә конвенция төшенчәсенең билгеләмәсен карадылар, конвенция...

Яшүсмерләрнең үз хокукларын белүләре үз бурычларын мәҗбүри төстә үтәүне дә таләп итә. Бу хакта Юеш Көрнәле урта гомумбелем мәктәбенең 10нчы сыйныфында парламент дәресендә сүз барды да инде.

Зур булмаган төркемнәр белән ноутбуклар җиһазланган өстәлләр янына утыргач, укучылар тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Зилә Баһавиева җитәкчелегендә конвенция төшенчәсенең билгеләмәсен карадылар, конвенция хокукларын кабул итү тарихы һәм турыдан-туры баланың 1992 елда (шул чактан бирле 20 октябрь Бөтендөнья балалар көне буларак билгеләп үтелә) үз көченә кергән хокуклары белән таныштылар.
Укытучының биремен үтәү дәреснең гамәли өлеше булды. Ул укучыларны конвенция маддәләре текстлары белән җентекләп таныштырудан, маддәләрдә аталган бала хокуклары асылын билгеләүдән, шулай ук тәртип бозулар белән бәйләнгән хәлләрне мисал итеп китерүдән гыйбарәт. Зилә Октябрят кызы, егетләр һәм кызларның үз гаиләләрендә бәхетлеме икәнлекләре белән кызыксынып, уңай җавап алды. Ул дәрестә һәм мөстәкыйль эш барышында алынган белемнәрне практикада куллануның иң ачык мисалы булып тора да инде. Укытучы соравына җавап бирү өчен яшүсмерләргә, беренчедән, үз хокукларын тирәнтен өйрәнергә, икенчедән, ата-аналары белән мөнәсәбәтен анализларга кирәк иде. Дәрескә йомгак ясап, Зилә Октябрят кызы укучыларына баланың Халыкара килешү белән билгеләнә торган хокуклары сәламәтлек саклау хезмәтләреннән тигез хокуклы файдалануны, белем алуны, мәдәни үсешне тәэмин итүләрен искәртте. Конвенция шулай ук балаларны икътисадый изүдән якларга чакырылган.
Мәктәпнең дәрестә катнашкан мәртәбәле кунагы, якташыбыз, ТР Дәүләт Советы депутаты Валентина Липужинаның сүзләре укучылар алган хокук белемнәренә өстәмә булды. Ул балаларның игътибарын тигезлекне, гаилә иминлеген, шәхеснең ирекле үсешен һәм үз фикерләрен белдерүне тәэмин итүче хокуклардан файдалану гына түгел, ә бәлки үз вазифаларын да үтәү, ата-аналарына ихтирам белән карау һәм дәүләт билгеләгән законнарны бозмауның да бик мөһим икәнлегенә юнәлдерде. Чөнки бит нәкъ менә законнар, анда чикләүләр булуга да карамастан, башлыча кешенең сәламәтлеген һәм гомерен саклап калырга тиеш.
Районыбызда парламент дәресләре үткәрү гадәти нәрсәгә әйләнә бара. Аларның төп максаты-үсеп килүче буынның хокукый һәм сәяси грамоталылыгын формалаштырудан, яшьләрне илебез тормышында актив катнашуга әзерләүдән гыйбарәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев