Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәясәт

Праймериз Чистайда

Чистай шәһәрендә "Бердәм Россия" партиясеннән V чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлыгына кандидатлар сайлап алу буенча партия эчендә алдан тавыш бирү булып узды.

Авыл җирлекләре башлыклары, башкарма комитет хезмәткәрләре, педприятие һәм оешма хезмәтчәннәре, "Бердәм Россия" партиясе тарафдарлары һәм Алексеевск районының яшьгвардиячеләре Кама аръягы төбәгенең 6 районыннан килгән делегатлар белән бергә республика Дәүләт Советына депутатлар сайлауда партиядән вәкил булачак кешеләрне билгеләделәр.


Мәйданчыкны ачып, "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе секретаре урынбасары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев сайлаучыларны тавыш бирү процедурасы белән таныштырды һәм, Татарстанда тавыш бирү 18 мәйданчыкта узачак, ә кандидатлар исемлегендә барлыгы 55 кеше, диде.


Чистайда сайлаучылар алдында 22 кандидат чыгыш ясады. Алар арасында безнең районнан да ике депутат бар иде. Үзенең сайлау алды чыгышында Алексей Демидов эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шөгыльләнү өчен уңайлы шартлар тудыру һәм сыйфатлы техник кадрлар әзерләү турында әйтте. Ә Фоат Вәлиев халыкның төп проблемалары (алар белән ул, депутат буларак, яхшы таныш) һәм аларны хәл итү юллары турында сөйләде.


Партия эчендә тавыш бирү йомгаклары буенча V чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлыгына кандидатлар исемлеге төзеләчәк. Бу исемлек килешү өчен партиянең генсовет Президиумы каравына кертеләчәк.


Партия конференциясе ике этапта үтәр, дип планлаштырыла: беренчесе - июньнең өченче ункөнлегендә, икенчесе сентябрь азагында булачак. Июньдә конференциядә депутатлыкка кандидатлар исемлеге расланачак, ә сентябрьдә сайлау кампаниясенә йомгак ясалачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев