Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәясәт

Рөстәм Миңнеханов “Россия һәм дөнья: өстенлекләрне сайлау” пленар дискуссиясендә катнашты

Дмитрий Медведев Россия барлык фаразларга караганда кризис көткәннән яхшырак үтте, әмма бу барлык проблемалар да хәл ителгән дигән сүз түгел, диде.

Форумда катнашучыларны Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев котлады. Россия Премьер-министры Гайдар форумын әйдәп баручы Россия һәм дөнья экспертлары очрашып, аерым төбәкләр, илләрдәге кискен каршылыклар турында бергәләп фикер алышуда нәтиҗәле мәйдан булуын билгеләп үтте.

Һәр илнең үз үзенчәлекләре, үз проблемалары бар һәм аларга икътисади сәясәтне үзләренең универсаль рецептларына яраклаштырырга тырышучы экспертларга бирешмичә, үз җавапларын булдырырга кирәк. Әмма икенче яклап караганда, Россиянең һәм башка илләрнең икътисадында аерма булса да, безнең алда торган гомуми проблемаларга да игътибар итми ярамый, - диде Дмитрий Медведев.

Аның сүзләренчә, Россия барлык фаразларга караганда кризис аша көткәннән яхшырак үтте, әмма бу барлык проблемалар да хәл ителгән дигән сүз түгел. «Безгә бәяләр чагыштырмача түбән вакытта чимал секторы өстенлектә булган икътисадны реформалаштырырга кирәк. Аның буенча үзгәртеп кору структуралары белән бәйле карарларны кабул иттек һәм хәзер ипләп кенә ярдәм итүче чаралар белән кабул итәчәкбез», - дип искәртте Россия Премьер-министры.

Дмитрий Медведев технологияне һәм профессиональ квалификацияне даими күтәрү мөһимлеген җиткерде. «Безнең илдә технологик яктан калышу куркынычы икътисад алдында торган җитди мәсьәләләрнең берсе. Бу хакта фикерләшергә кирәк һәм бу уңайдан карарлар кабул итәргә, дип ышаныч белдерде Россия Премьер-министры. - Шулай ук көндәшлекне үстерерү, икътисадта дәүләт катнашын киметү, төбәкләрнең инвестиция җәлеп итүчәнлеген арттыру, дәүләт идарәсе системасын җитди үзгәртеп кору мөһим».

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев