Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәясәт

Тарихка кагылып

Зур Тигәнәле мәктәбенең 8нче сыйныф укучылары Хезмәт даны музеенда экскурсиядә булдылар. Музей хезмәткәрләре, балаларны каршылап, күрсәтү өчен аларны экспонатлар, Мактау грамоталары, Әфганстанда һәм Чечняда сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларның фоторә-семнәре куелган залга алып керделәр. Алар җирле бәрелешләрдә кат-нашучыларның стендын, сугышчыларның шәхси әйберләре - рюкзакларын, сумкаларын, ком төсендәге киемнәрен, шулай ук десант беретын...

Зур Тигәнәле мәктәбенең 8нче сыйныф укучылары Хезмәт даны музеенда экскурсиядә булдылар.

Музей хезмәткәрләре, балаларны каршылап, күрсәтү өчен аларны экспонатлар, Мактау грамоталары, Әфганстанда һәм Чечняда сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларның фоторә-семнәре куелган залга алып керделәр. Алар җирле бәрелешләрдә кат-нашучыларның стендын, сугышчыларның шәхси әйберләре - рюкзакларын, сумкаларын, ком төсендәге киемнәрен, шулай ук десант беретын карадылар. Аны легендар генерал Владимир Анатольевич Шаманов генерал-майор, Татарстан Дәүләт Иминлеге Комитетының элеккеге хезмәткәре Александр Васильевич Юрченкога 1996 елда Урус-Мартанда бүләк иткән, соңрак ул аны безнең музейга тапшырган. Береттан тыш, Александр музейга 1996 елда Грозный шәһәрендә "Динамо" стадионында табылган эре калибрлы пулемет гильзасын да тапшырган. Биредә үк малайлар һәм кызлар шулай ук әфган сугышында катнашкан Федераль Иминлек Хезмәте полковнигы Рәшит Морат улы Харрасовның фляжкасын да күрделәр. Аларның игътибарын корал үрнәкләре, атап әйткәндә, "РГД-18" (аны халыкта "Чебен" ("Муха») дип атыйлар) граната ыргыткычы да куелган.

Хатлар, фоторәсемнәр белән тулган альбомнар, документлар, Әфганстанда һәм Төньяк Кавказда сугышчан бурычларын үтәгән өчен бирелгән Хөкүмәт бүләкләре, шулай ук повесткалар, үлү турында кәгазьләр һәм күп кенә башка әйберләр - боларның барысын да укучылар зур кызыксыну белән карадылар. Аннары аларга Калашников автоматы муляжын кулга тотып карау, сугыш кирәк-яраклары - мина, мина кыйпылчыклары, гранаталарга кагылу мөмкинлеге бирелде. Экскурсия "Алексеевск районы ветераннары" исемле 20 минутлык фильм, "9нчы рота" фильмыннан һәм "Десантник Степочкин" мультфильмыннан өзекләр күрсәтү белән тәмамланды.

Музейга бару балалар хәтерендә мәңге сакланачак, дип ышанам, - ди педагог-оештыручы Гөлфия Әсфәндиярова, - ветераннар белән очрашуларны һәм ел саен мәктәптә үткәрелә торган батырлык дәресләрен дә кертеп, сугышчы-интернационалистларга багышланган башка чаралар кебек үк, балаларыбызны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү эшендә зур роль уйнаячаклар.

Әфганстан һәм Чечня вакыйгалары җәмәгать оешмасы рәисе Николай Гордеев та мондый экскурсияләр балаларга кирәк, дип саный.

Кайчак малайларның көлә-көлә, кычкырып сөйләшә-сөйләшә баскыч буйлап йөге-рүләрен күрәсең, - ди ул. - Ә сугыш турында сөйләгән-нәрне тыңлагач, сугыш еллары халәте белән очрашкач, алар үзгәреп китәләр: тынып калалар, җитдиләнәләр, өлкәнәеп киткәндәй булалар. Аларда үз-үзләрен аямыйча, каһарманнарча Ватанны саклаучыларга карата хөрмәт хисе уяна. Сүз уңаеннан

Музейда безнең көннәргә кадәр яши алмаган Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларга тиңләштерелгән кешеләрнең фоторәсемнәре дә куелган, килүчеләр игътибарына кайбер документлар һәм экспонатлар - гильзалар, миналар, каскалар һәм ул сугыш чорының башка әйберләре дә тәкъдим ителә. Төрле кирәк-яраклар, шәхси әйберләр һәм Икенче Бөтендөнья сугышына кагылышлы башка нәрсәләрне җыю әле хәзер дә дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев