Заря
  • Рус Тат
  • Югары технологик сайлаулар

    Кышның беренче аеның дүртенче көне дә узып китте. Декабрьнең бу көнендә булып узган вакыйгалар тарихи казанышка әйләнде. Ул болытлы якшәмбенең иң төп вакыйгаларының берсе-Дәүләт Думасына сайлаулар булды. Могҗиза булмады. Ләкин менә соңыннан дәреслекләргә 2011 елның 4 декабрендә Россиядә беренче тапкыр тавыш бирү заманча югары технологияле җайланмалардан файдаланып зурдан кубып үткәрелде,...

    Кышның беренче аеның дүртенче көне дә узып китте. Декабрьнең бу көнендә булып узган вакыйгалар тарихи казанышка әйләнде. Ул болытлы якшәмбенең иң төп вакыйгаларының берсе-Дәүләт Думасына сайлаулар булды.

    Могҗиза булмады. Ләкин менә соңыннан дәреслекләргә 2011 елның 4 декабрендә Россиядә беренче тапкыр тавыш бирү заманча югары технологияле җайланмалардан файдаланып зурдан кубып үткәрелде, дип язарлар, бәлки.
    Әйтергә кирәк, "тавыш бирү өчен машиналар" күптән файдаланыла инде. 1892 елда Рочестерда (АКШ) сайлауларда Майерсның рычаглы машиналары файдаланылды, ә 1960 елда кешелек тарихында беренче тапкыр "электрон тавыш бирү" булып узды.
    Безнең район тарихи вакыйгалардан читтә калмады. КЭГларны-заманча электрон тавыш бирү комплексларын-биш сайлау участогына урнаштырдылар. Ә рәсми сайлауларга бер тәүлек калганда "матди өлеш" өчен җавап бирүче кешеләрнең үзара килешеп эшләүләрен, барлык системалар һәм коммуникацияләрне тикшерү өчен "өйрәнү" сайлаулары үткәрелде. Барысы да, кем әйтмешли, штат режимында узды.
    Классик ысул белән тавыш биргән һәм электрон яңалыкларны күрмәгән кешеләр өчен аңлатып китәбез: барысы да гап-гади. Сайлаучы бер тапкыр файдалану өчен генә активлаштырылган штрих-кодлы карточка алып, аны санаучы җайланмага куя һәм, монитор экранында тиешле кнопкаларга басып, үз "тавыш"ын бирә. Шуннан соң мәгълүмат флэш-картага һәм параллель рәвештә кәгазь тасмага языла. Сайлаулар тәмамланганнан соң мәгълүматлар махсус элемтә аша Үзәк сайлау комиссиясенә тапшырыла.
    Электрон тавыш бирү комплексларын эшләүчеләр аларның төгәл эшләүләрен, информацияләрне читтән санкцияләнмәгән үтеп керүләрдән саклауларын, мәгълүматларны югары тизлектә эшкәртүләрен һәм киләчәктә классик сайлау системасы белән чагыштырганда чыгымнарның аз булачагын вәгъдә итәләр.
    Күрәсең, андый җиһаз барлык сайлау участокларында да булачак вакытка да күп калмагандыр. Ә бәлки кайчандыр сайлаулар бөтенләй дә виртуаль чынбарлыкта-Интернет буенча яки нинди дә булса башка, әлегә билгесез ысул белән узарлар. Кем белгән...
    Ләкин иң мөһиме-нинди генә сайлауда да ничек түгел, ә кем өчен сайлау. Килешәсезме?

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: