Шушы көннәрдә генә "Глаголица-2017" Бөтенроссия әдәби бәйгесе төгәлләнде. IV Бәйсез әдәби премия җиңүчеләрен Казанның "Әкият" курчак театрында бүләкләделәр. Бүләкләнүчеләр арасында икенче урынны алган 2 нче Алексеевск урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Динара Абдуллина да бар. Бүгенге әңгәмәбез аның белән.
Ялкын янар горурлыгың кайтар, ТАТАР,
Кайда соң сез, туган телен саклар җаннар?
Башкисәрдән курыкмаган, ана телен саклап калган,
Син бит үлмәс, Җәлил рухлы БӨЕК ТАТАР!