Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

“Ашыгыч ярдәм”не һәрвакытта да чакыртырга ярыймы?

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының "Медицина профилактикасының республика үзәге" "Ашыгыч медицина ярдәме" алу өчен нинди очракларда мөрәҗәгать итәргә ярый һәм кирәк шул шартларны эшләде.

03 телефоны аша авыр җәрәхәтләр; агуланулар; кан китүләр; 20 минуттан да артыкка сузылган күкрәкне кысып каты авырту вакытында; клиник үлем барлыкка килгәндә, ягъни сулыш алу һәм кан әйләнеше тукталганда (5-7 минут эчендә кеше гомерен саклап калырга була әле) шалтыратырга кирәк.
Инфаркт, инсульт шиге булганда, кеше аңын югалтканда, пульсы һәм сулышы сизелмәгәндә, тышкы якка кан агып чыкканда аны туктатып булмаса; җитди тән җәрәхәтләре (аңны югалтуга бәйле, баш, арка, күкрәк читлеге, аяк-кул җәрәхәтләре, шулай ук торып басу һәм кыймылдау мөмкинлеге булмаганда ) җитди тән җәрәхәтләре алганда ашыгыч төстә медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итү зарур.
"Ашыгыч ярдәм"не шулай ук баш әйләнгәндә, сулыш кысылганда, күкрәктә авырту барлыкка килгәндә, аңны югалту кебек билгеләре белән йөрәк тибеше ешайганда һәм моңа аеруча да бизгәк тотулар хас булганда; тыныч торганда кинәттән тын беткәндә; тән температурасы күтәрелү, косу, салкын тир бәреп чыгу, тәрәт тоткарлану белән каты эч авыртканда чакыртырга кирәк. Боларның барысы да авыру билгеләре булып торалар, аларны дәвалау өчен ашыгыч операция кирәк булачак.
Бик еш эч китү һәм туктаусыз косу аркасында организм сусызланганда, ашказаны һәм эчәклектән кан китү шиге булганда, артериаль кан басымы 220/140тан артып китеп, кинәт кенә бәвел тоткарлану барлыкка килгәндә дә медицина ярдәме кирәк булачак.

ИСЕГЕЗдӘ ТОТЫГЫЗ!

"Ашыгыч ярдәм" хезмәтенә кешенең тормышына куркыныч янамаганда мөрәҗәгать итү кирәкми. "Ашыгыч ярдәм"не нигезсез чакыртып, хәле бик авыр кеше ирексездән куркыныч астында калырга мөмкин, чөнки медицина хезмәткәрләренең аның янына соңарулары да бик ихтимал.
Кеше сәламәт түгел, әмма аның тормышына куркыныч янамый икән, табибка язылырга яисә поликлиникадан аны өйгә чакыртырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев