Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Чын ир-егетләр эше

Кичә илебездә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Гражданнар оборонасы көне билгеләп үтелде. ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы каршындагы эзләү-коткару хезмәтенең Айнур Кутуев җитәкли торган 3нче (Алексеевск) зона эзләү-коткару отряды әлеге оешманың ярдәмгә мохтаҗларга ашыгыч ярдәм күрсәтүче структур буыны булып тора. Отрядның җаваплылык зонасына Алексеевскидан тыш республиканың тагын 6 районы: Чистай,...

Кичә илебездә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Гражданнар оборонасы көне билгеләп үтелде. ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы каршындагы эзләү-коткару хезмәтенең Айнур Кутуев җитәкли торган 3нче (Алексеевск) зона эзләү-коткару отряды әлеге оешманың ярдәмгә мохтаҗларга ашыгыч ярдәм күрсәтүче структур буыны булып тора.

Отрядның җаваплылык зонасына Алексеевскидан тыш республиканың тагын 6 районы: Чистай, Нурлат, Аксубай, Яңа Чишмә, Спас һәм Әлки районнары керә. Отряд 30га якын төрдәге эшне башкаруга аттестацияләнде. Шуларның иң киң таралганнары-биналарның ишелүе, автомобиль, һава һәм су транспорты һәлакәте, шулай ук биналарны һ.б.ларны терекөмешле металлардан чистарту, нефтьнең түгелү нәтиҗәләрен бетерү, зарар күргән һәм һәлак булган кешеләрне эзләү белән бәйләнгән техноген эшләр.
Отрядта барлыгы 24 кеше, алар арасында беренче класслы коткаручы, ТРның атказанган коткаручысы Габбас Җамалиев та бар, ул-күп кенә бүләкләргә лаек булган, исеме ТР буенча баш идарәдә Мактау тактасында торган күпләрнең берсе. Моннан тыш, анда икенче класслы-8 һәм өченче класслы-10 коткаручы, 3 классыз коткаручы һәм 2 стажер эшли, алар хәзерге вакытта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Россия коткаручыларны әзерләүнең башлангыч программасы буенча укытыла. Отрядның 24 әгъзасының унсигезе "Булгария" теплоходы фаҗигасе нәтиҗәләрен бетерүдә катнашканы өчен хөкүмәт бүләкләренә лаек булды. Ике кинологлар расчеты һәм водолазлар хезмәте эшли, әлеге хезмәт әгъзалары, төп эшләреннән тыш, су астына төшү күнегүләре үткәрәләр, шуның белән үз осталыкларын күтәрәләр.
Алексеевск зона эзләү-коткару отряды начальнигы урынбасары Владимир Куприянов сүзләренә караганда, коткару отряды әгъзалары үзләренең һөнәри әзерлек дәрәҗәләрен даими төстә күтәрәләр, халык белән куркынычсызлык чараларын үтәү турында әңгәмәләр, дәүләт кечкенә суднолар инспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә рейдлар үткәрәләр, өйрәнүләрдә катнашалар. Шушы көн-нәрдә алар нефть түгелү нәтиҗәләрен бетерү буенча өйрәнүләрдән кайттылар, ул өйрәнүләр Яр Чаллы шәһәрендә, Менделеевск һәм Нурлат районнарында нефть чыгару һәм эшкәртүче оешмалар белән берлектә үткәрелде. Ләкин шулай да төп эш кешеләрне, хайваннарны коткарудан һәм гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерүдән гыйбарәт. Коткару отрядына берничә тапкыр ярдан аерылып киткән боз кисәгеннән туңып беткән балыкчыларны яки көй-мәләре бозлар арасына кысылган кешеләрне эвакуацияләргә туры килде. Әле күптән түгел генә, узган шимбәдә, коткаручылар көчле җил резин көймәдә Кама сусаклагычында билгесез юнәлешкә алып киткән ир белән хатынны эзләүдә катнаштылар, урында начар ориентлашучы өлкән кешеләр кайда булулары турында тиз генә хәбәр итә алмадылар. Ярдан күренеп торучы чиркәү бердәнбер тану билгесе булды. Аның буенча зыян күрүчеләрнең Балык Бистәсенә барып чыгулары билгеләнде. Бу һәм башка операцияләр уңышлы тәмамланды.
Шушы һөнәри бәй-рәмнәрендә коткаручыларыбызга һәм гражданнар оборонасының әлеге структурасына мөнәсәбәте булган бөтен кешегә нык сәламәтлек һәм куелган бурычларын уңышлы үтәүләрен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев