Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Хастаханә заманча булачак

"Доступная среда" исемле срогыннан элек максатлы программаны тормышка ашыру барышы турында ТР Премьер-министры И.Халиков рәислегендә видеоконференция режимында республика киңәшмәсе булып узды. Программа (аны гамәлгә ашыруга федераль һәм республика бюджетларыннан бертигез дәрәҗәдә байтак акча бүлеп бирелде) социаль яктан әһәмиятле объектларны инвалидларның мөмкинлекләренә яраклаштыруны күздә тота. Инфраструктур үсеш буенча район башкарма комитеты...

"Доступная среда" исемле срогыннан элек максатлы программаны тормышка ашыру барышы турында ТР Премьер-министры И.Халиков рәислегендә видеоконференция режимында республика киңәшмәсе булып узды.

Программа (аны гамәлгә ашыруга федераль һәм республика бюджетларыннан бертигез дәрәҗәдә байтак акча бүлеп бирелде) социаль яктан әһәмиятле объектларны инвалидларның мөмкинлекләренә яраклаштыруны күздә тота.
Инфраструктур үсеш буенча район башкарма комитеты рәисе урынбасары А.Абакумов мәгълүматына караганда, районыбызда быел андый эшләр үзәк район хастаханәсенең дәвалау корпусында үткәреләчәк, программа кысаларында бу максатларга 2 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Проектта лифт, инвалидлар өчен махсус җиһаз белән җиһазланган аерым бәдрәф ясау (анда хәтта коляскада утыручылар да йөри алачак) каралган. Шулай ук мәгълүматлар таблосы, начар күрүче һәм дөм сукыр кешеләрнең ориентлашуын җиңеләйтүче башка конструкцияләр куелачак, "ашыгыч ярдәм" хезмәте ягыннан юнәлеш бирүче плитка салынган, пандуслар, баскыч рәшәткәләре, ишек яннарында чакыру кнопкалары һ.б.лар, автомобильләрне кую урыны ясалган. Махсус тасма инвалидка ишектән лифтка кадәр юлны күрсәтәчәк, ул әлеге бинада аеруча кирәк: корпусның икенче катында лабораторияләр комплексы, рентген кабинеты, УЗИ, ЭКГ, дәвалау палаталары һ.б.лар урнашкан. Лифт персоналның көчен генә түгел, ә авыр хәлләрдә үтә дә дефицит вакытын да саклап, урында ятучы авыруларны ташу проблемасын бетерәчәк.
Үзәк район хастаханәсе вәкиле Д.Фәттахов сүзләренә караганда, җиһазлар декабрьдә монтажланачак, лифт экспертиза үткәргәннән һәм файдалануга рөхсәт алганнан соң эшләтелә башлаячак.
Өстәмә акча кайтканнан соң мондый модернизация хастаханә шәһәрчегенең башка биналарында да үткәреләчәк. Анатолий Абакумов, киләчәктә билгеле бер җиңелләштерү эшләре "Радуга" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә дә, ә юл хезмәтләре ярдәмендә өлкәннәр күп яши торган "Просторная" һәм Алексеевск-Лебяжье шоссиеның кайбер участокларында да башкарылачак, дип өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев