Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Куркыныч бактерияле балалар ризыгы

Кипрда чик буенда контроль үткәргәндә "REMEDIA" маркасы астында чыгарылган балалар ризыгы булган дөге боткасында Enterobacter (Cronobacter) sakazakii бактерияләре табылды. Әлеге бактерияләр кече яшьтәге балаларда азык токсикология инфекцияләре тудыручылар булып торалар. Клиник билгеләр септик инфекцияләр (менингит, сепсис) булу белән характерлана. Үлем очраклары-33 %, ә кайбер очракларда 40тан 80 процентка кадәр тәшкил...

Кипрда чик буенда контроль үткәргәндә "REMEDIA" маркасы астында чыгарылган балалар ризыгы булган дөге боткасында Enterobacter (Cronobacter) sakazakii бактерияләре табылды.
Әлеге бактерияләр кече яшьтәге балаларда азык токсикология инфекцияләре тудыручылар булып торалар. Клиник билгеләр септик инфекцияләр (менингит, сепсис) булу белән характерлана. Үлем очраклары-33 %, ә кайбер очракларда 40тан 80 процентка кадәр тәшкил итә.
"Роспотребнадзор"ның Чистай шәһәрендәге территориаль бүлеге идарәсенең баш белгеч-эксперты Чулпан Шәйхетдинованың хәбәре буенча әлеге балалар ризыгын Израильнең "Галлам Пэкинджинг" кампаниясе җитештерә икән. Дөге боткасын экспортка чыгару белән "Трейд-Сервис" ЧҖҖ (LLC TRADE-SERVICE, Мәскәү шәһәре) шөгыльләнә. Әлеге продукция белән Россия оешмасы тәэмин итүен һәм маркировкасы рус телендә бәян ителгәнлеген исәпкә алып, балалар өчен дөге боткасының Татарстан Республикасы кулланучылар базарында да булу ихтималы юк түгел. "REMEDIA" маркасы астында чыгарылган дөге боткасын район территориясендә сатмау максатында кулланучыларга, шәхси эшмәкәрләргә һәм юридик затларга товарлар сайлаганда игътибарлы булырга һәм өстә әйтеп кителгән продукцияне сатуга юл куймаска кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев