Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Кызлар икегә күбрәк

Язның икенче аенда районда аерылышучыларга караганда өйләшешүчеләр күбрәк булды: 15 пар үз язмышын никах җепләре белән бәйләде, ә 5 пар үзара мөнәсәбәтләрен өзде.

ЗАГС бүлеге мәгълүматлары буенча, апрельдә 30 бала туган: 16 кыз һәм 14 малай. 18 гаиләдә - беренче, алтыда - икенче, биш гаиләдә - өченче, тагын бер гаиләдә дүртенче һәм аннан да күбрәк бала якты дөньяга аваз салган. Ата-аналар үзләренең кызларына Аделина, Александра, Анастасия, Валерия, Дарина, Дарья, Екатерина, Жасмин, Илания, Мәликә, Мария, Милана, Наталья, Ралинә, Элиза, Язилә; улларына Александр, Артем, Вадим, Данил, Данир, Макар, Матвей, Сергей, Тимур, Ярослав дигән исемнәр биргәннәр.


Шул чор эчендә үлү турында 26 акт теркәләгән: 8 - ир-ат, 18- хатын-кыз, шуларның 5есе (шул рәвешчә, 4 һәм 1) хезмәткә сәләтле яшьтә булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев