Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Май аенда авырдылар

Йогышлы авыруларны анализлау аларның һаман да район кешеләренә һөҗүм итүләрен күрсәтә.


Май ае дәвамында 151 очрак теркәлгән, бу - узган елның шул ук чорындагыдан 10 процентка күбрәк. Һәрвакыттагыча, каты респиратор-вируслы инфекцияләр (73 очрак) өстенлекне алып тора. 20 кеше - су чәчәге, 17 кеше - үпкә ялкынсынуы, 10 кеше - энтеробиоз, 2 кеше - каты эчәк авырулары, 1 кеше -гонорея, 1 кеше бөер синдромлы геморрагик бизгәк авыруы белән авырган, тагын бер кеше вируслы С гепатитын йөртә булып чыкты. Моннан тыш, сигез алексеевскилы - йорт хайваннары, 18 кеше талпан тешләүдән зыян күргән. Инфекцияләрне булдырмау максатында май аенда халыкка планлы вакцинация ясау дәвам иттерелгән. А гепатитыннан һәм дизентериядән Бөтендөнья җәйге Универсиадасында катнашучыларны һәм кунакларны ашатачак райпо хезмәткәрләренә өстәмә прививкалар ясала.
Токсикологик мониторинг мәгълүматлары буенча районда бер хатынның медикаментоз препаратлары белән агулану - үз-үзенә кул салу очрагы билгеләп үтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев