Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Рөстәм Миңнеханов, Арчада балалар агуланганнан соң, тиешле барлык чараларны күрергә кушты

Татарстан Прокуратурасы әлеге очрак буенча тикшерү башлады.

(Казан, 11 февраль, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Арча районында мәктәптә укучыларның агулану очрагының сәбәпләрен ачыклауны таләп итте. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Татар-информ" Татарстанның Арча районындагы Казанбаш мәктәбендә балалар агулануын, 31 баланың Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә китерелүе турында хәбәр иткән иде.

Балаларга беренчел диагноз - эчәклек инфекциясе куелган. Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте җиткерүенчә, балаларның хәле җиңел һәм уртача авырлыкта дип билгеләнгән. Балаларга тиешле ярдәм күрсәтелә.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенә агулану турында 32 ашыгыч хәбәр кергән. Татарстанның Арча районындагы мәктәптә 30 бала, бер укытучы һәм Арча педагогия көллияте студентында эчәклек инфекциясе очрагы турында теркәлгән.

Гадәттән тыш хәлне ачыклау максатыннан Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе белгечләре бригадасы эшли.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген үк Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин рәислегендә Гадәттән тыш хәлне кисәтү һәм бетерү буенча комиссия утырышын уздырырга кушты. Комиссия булган хәлгә анализ ясаячак һәм зыян күрүчеләргә нинди ярдәм кирәген ачыклаячак.

Татарстан Прокуратурасы әлеге очрак буенча тикшерү башлады. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына Татарстан Прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Прокуратура мәктәптә азык-төлек сыйфатын, ашатуны оештыруны тикшерәчәк. Шулай ук ризык әзерли торган савыт-сабага, продуктлар белән тәэмин итүче оешмаларга карата тикшерү эшләре башкарылачак.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, җитәкчеләрнең эшенә бәя биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев