Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Ә сез физкультура белән шөгыльләнәсезме?

Россиядә августның икенче шимбәсендә Физкультурачылар көнен билгеләп үтү гадәткә кергән.

Кем тарафыннан, кайчан кертелгән? Аның тарихы тирән - СССР заманыннан Россиягә эстафета буенча тапшырылган. Тарихы 1939 елда башланган. Илгә коммунизм гына түгел, БАМ, яңа шәһәрләр һәм гидроэлектростанцияләр төзергә физик яктан таза, сау-сәламәт кешеләр кирәк була. Архив кинотасмаларыннан күренгәнчә, бәйрәм киң колач белән билгеләп үтелгән. Төрле төстәге флаглар белән бизәлгән стадионнар, рапорт бирү һәм спорт коллективларының чыгышлары… Хәзерге вакытта бу бәйрәм элекке кебек киң күләмдә уздырылмый. Тик шулай да, сәламәт яшәү рәвеше алып баручы төрле тренажер залларына, фитнес-үзәкләргә йөрүчеләр саны артканнан-арта бара. Үз физик сәламәтлегенә нык әһәмият бирүчеләр сатып алып әлеге тренажерларны үз фатирларына да урнаштыралар. Кыйммәтле автомобильләрен велосипед белән йөрүгә алыштыручылар да җитәрлек. Шулай да физкультура көнен бердәм итеп бәйрәм итүгә халыкның әллә ни исләре китми. Бу бәйрәм күпчелек спорт өлкәсендә ныклап кайнаучы кешеләрне генә җәлеп итә.

Берничә укучыбызның фикере.

Резидә, бухгалтер:

- Әгәр йоганы физкультура дип атарга яраса, шөгыльләнәм булып чыга. Көне буе офиста утырырга туры килгәнлектән, аркаларым авырта башлады, аны бетерергә дип яз көне төрле чаралар эзләдем. Челтәрдән йога буенча программалар табарга мөмкин, башлап шөгыльләнүчеләр өчен дә бар. Шул рәвешле йога белән кызыксынып китеп, социаль челтәрдә дуслар таптым, хәзер бергәләп күнегүләр ясыйбыз. Хәзер аркам авыртмый, кәефләрем дә яхшырды.

Фәргать, төзүче:

- Миңа эшемдәге физкультура да бик җиткән. Мин вахта ысулы белән Себергә йөрим. Анда ай буена нинди генә авыр әйберләр ташырга туры килми, шунлыктан өйгә кайткач, физкультура турында уйларлык та хәл калмый. Минемчә, әгәр кеше физик хезмәт белән шөгыльләнмәсә, аңа иртән физик зарядка ясау файдалы булачак. Ә минем физик күнегү дигәндә, бары тик эш күз алдыма килеп баса.

Надежда, пенсионер:

- Картларга физкультура белән шөгыльләнмичә мөмкин түгел. Ул йөрәк, кан-тамырлары авыруларын кисәтү өчен менә дигән чара. Дарулар кыйммәт тора бит, гомумән, аларны эчүнең файдасы күбрәкме, әллә зыянымы - анысын әйтүе кыен. Дарулар бавырга, бөерләргә начар тәэсир итә. Бервакыт мин "ЗОЖ" журналыннан карап, үземә туры килгән күнегүләр программасын төзегән идем, ләкин аннан соң ташладым. Вакыт та, көч тә җитми. Кыш һәм яз айларында кечкенә оныгым белән өйдә утырырга туры килә, аны гел карап-күзәтеп торырга кирәк. Хәзер менә бакчада да физик эш җитәрлек, чүп утыйм. Помидорларны күтәреп бәйләгәндә әллә никадәр күнегү ясыйм. Әгәр тагын оныкны китермәсәләр, дача сезонын ябып, физкультура белән шөгыльләнә башлармын, мөгаен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев