Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Ә сез кышка әзерме?

Эссе җәй һәм җылы көздән соң, беренче суыклар безнең өчен көтелмәгән хәл булды. Сишәмбе көнне һава температурасының +2 градустан кисәк кенә -10 градуска төшүе нәтиҗәсендә хастаханәләргә имгәнеп мөрәҗәгать итүчеләр саны арткан, кибет, базарларда җылы киемнәр сату да гөрләп бара башлаган. Урамда җылы итеп киенгән берничә алексеевскилыга, өстә бәян ителгән сорауны...

Илшат әфәнде, эшмәкәр:

- Кышның салкын булуы мине куркытмый, ә, киресенчә, сөендерә. Барлык фасылларны да бер үк төрле яратам һәм җәен - эссе, кышын салкын булырга тиеш, дип саныйм. Яңа елда тамчы тамып торудан да начаррак нәрсә юктыр, ә бездә кайчагында шулай да була. 31 декабрьдә урамда 15-19 градус салкын булуын һәм аяк астында кар шыгырдап торуын теләр идем. Шулай ук кыш килүгә коммуналь хезмәтләр, юл эшчеләре, энергетика хуҗалыклары дә әзер булырга тиештер, дип уйлыйм, безнең имин йөрүебез аларның хезмәтләренә дә бәйле. Зәмһәрир суыклар вакытында торбалар шартламасын һәм йортлардагы батареялар һәрчак кайнар булсын... Мин салкынга чыдам кеше һәм, сүз уңаенда, кышын хәтта пирчәткә дә кимим. Һәрчак машинада йөрим, дип әйтмәс идем, җәяүләргә дә бик яратам. Этем белән йөргән вакытта өчәр-дүртәр чакрым юл узам.

ладимир, аучы-балыкчы:

- Әйе. Станциябездә без "җылыту" эшләрен башкардык, аерым алганда, агач тәрәзә рамнарын пластикка алмаштырдык, хәзер алардан җил өрмәячәк. Ә шәхсән үземә килгәндә, әзерләнергә дә кирәкми. Инде 40 елдан артык ау белән шөгыльләнәм һәм иң каты салкыннар булган очракка да җылы киемнәрем бар. Кышкы көнне урманда, елга буйларында үткәрергә теләгән кешеләргә дә нәрсә кияргә кирәклеген киңәш итә алам. Мин балыкка иртәнге 7дә китәм, кичке 7дә кайтам, менә шулай кышның бер көнен дә калмыйм, хәтта 31 декабрьдә дә барам, Яңа ел табынына берәр тәмле балык тотып кайтырга бит инде.

Нина, "Ак Барс" банкының Алексеевск филиалы хисапчысы:

- Без газ үткәрелгән шәхси йортта яшибез, шуңа да кышын туңудан курыкмыйбыз. Ә урамда мине чәшке туным җылытачак. Сәламәтлеккә акча кызганып булмый бит, шуның өчен мин аягыма да чын күннән тегелгән итек кенә алам. Кышка азык-төлек запасыбыз да җитәрлек. Дөрес, бәрәңгебез аз, тик кайнатмалар, гөмбәләребез язга кадәр җитәрлек. Исән-имин генә кышларга язсын.

Лилия, сатучы:

- Әзерләндек, Аллага шөкер. Әле узган атнада гына Казанга барып барыбызга да җылы итекләр, иремә пуховик һәм өчебезгә дә җылы чалбарлар алып кайттык. Алары чаңгыда шуганда кияр өчен бик әйбәт. Без кышны бик сагынып көтеп алабыз, узган ел барыбызга да чаңгылар, тимераяклар сатып алдык. Саф һавада гаиләбез белән чаңгы шуарга яратабыз. Сарайда берничә тавыгым бар, алар өчен генә борчылам, урыннары салкын.

Назирә, хуҗабикә:

- Ноябрь ае буена "Кайры туннарга җәйге ташламалар" дигән рекламаны тыңлап, тәки тун сатып алырга булдым. Шуның өчен коры салкыннар җиткәнне түземсезлек белән көттем. Мин бик өшүчән кеше, шуңа да җылы киенәм. Ризыкка килгәндә, аларны бик күп итеп әзерләдек, базда алты капчык Чувашстан бәрәңгесе, тозлаган яшелчәләр, кайнатмалар, компотлар саклана. Минемчә, бу запаслар ирем белән миңа, оныкларыма, балаларга җитәргә тиеш. Кыштан курыкмаслык булсын дип җылы оекбашлар, бияләйләрне күп итеп бәйләдем. Кешеләр көтелмәгән хәлләргә дучар булмасын, кышны имин, хәвеф-хәтәрсез үткәрсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев