Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Су сыйфаты гарантияләнмәгән

Районда халыкка яхшы сыйфатлы эчә торган су бирү өчен шартлар тудырылмаган.

Бу елның алты аенда гына да 193 пробаның 10ысы (5,2%) микробиологик күрсәткечләр буенча гигиена таләпләренә җавап бирмәде, дип хәбәр итте Роспотребнадзорның территориаль бүлеге начальнигы урынбасары Рөстәм Хөснетдинов. Экологик куркынычсызлык буенча ведомствоара комиссия рәисе Анатолий Абакумов фикеренчә, мондый хәлнең төп сәбәбе - суүткәргеч корылмалар һәм системаларның бик нык искерүе, планлы-кисәтү ремонтының ясалмавы, үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү объектларының чистартылмавы һәм йогышсызландырылмавы. Барлык бу мәсьәләләр, шулай ук эчәк инфекцияләрен булдырмау мәсьәләсе дә чираттагы ведомствоара комиссиядә тикшерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев