Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Варикоздан ничек сакланырга?

Аяклар белән бәйле авыруларның иң киң таралганы - кан тамырларының варикоз киңәюе.Статистика буенча, 35 яшьтән соң гүзәл затларның - 20, ирләрнең 10 проценты әлеге авырудан җәфалана. Рәсми мәгълүматларга караганда, әлеге чир бүген өлкән яшьтәгеләрнең 66 процентында күзәтелә икән. Табиблар исә моны күп очракта нәселдәнлек белән бәйләп карый.

Аяктагы кара кан тамырларының (веналарның) варикоз киңәюе - хроник чирләрнең бер төре. Аның белән авыручылар елдан-ел арта, чир яшәрә бара. Бүген аның билгеләрен хәтта 30 яшен дә тутырмаган кешеләрдә дә күрергә була.

Ни өчен хәтта яшь кенә гүзәл затларның аякларында да "йолдызчык"лар яки "үрмәкүч" җепләре күренә башлый. Моның кайсысы - косметик җитешсезлек, ә кайсысы җитди дәвалау таләп итә торган авыру? Аяктагы кан тамырлары киңәюенең сәбәпләре нинди? Аны ничек дәваларга мөмкин? Әлеге һ.б. сорауларга үзәк район поликлиникасы табибәсе Наилә Гайфуллина җавап бирә.

- Наилә ханым, тамыр киңәюенә беренче чиратта ниләр "булышлык" итә?

- Беренче чиратта сүз хроник авыру хакында баруын онытмыйк һәм ул, нигездә, туктаусыз көчәя бара. Икенчедән, аның барлыкка килүенә конкрет сәбәпләр дә бар - ул да булса, кан тамыры тышчасында эластик тукымаларның җитәрлек күләмдә булмавы һәм кан тамырлары клапаннарының начар эшләве. Моннан тыш, 80-90 процент очракта чир нәселдәнлеккә дә карый. Ләкин әгәр кемнеңдер ата-анасында мондый чир күзәтелә икән, бу сезнең тик хәвеф төркемендә булуыгызны гына күрсәтә. Калганы инде кешенең үзенә, аның яшәү рәвешенә бәйле. Әлеге чиргә китерергә сәләтле берничә факторны гына санап үтик: мәсәлән, озак вакыт утырып яки басып эшләү, физик көчергәнеш җитешмәү, югары температураларда эшләргә мәҗбүр булу, артык гәүдә авырлыгы, авырга калу һәм бәби тудыру, гомумән, организмда гормональ үзгәрешләр. Канның нормадан тыш куе булуы да кан әйләнеше бозылуга китерә.

Аяк кан тамыры киңәюе бигрәк тә хатын-кызларга яный: бар авыручыларның 60-80 процентын гүзәл затлар тәшкил итә. Күп вакыт аяк өсте торучы һөнәр ияләре бар: сатучылар, пешекчеләр, укытучылар, чәчтарашлар, хирурглар һ.б. Шулай ук шикәр чире белән интегүчеләр, йөрәк-кан тамыры әйләнеше системасы дөрес эшләмәгән кешеләр дә әлеге чиргә бирешүчән була. Корсак куышлыгында кан басымы нормадан югары күтәрелсә дә, аякта кан тамырлары киңәя.

Аяк кан тамырларының киңәюе - куркыныч авыру. Аның белән җәфаланучылар арасында хезмәткә яраклы кешеләрнең күп булуын исәпкә алсак, чир хәтта социаль проблема тудыра, дип әйтергә җирлек бар.

- Чирнең тыштан күренеп торган билгеләре кайчак хәтта курку тудыра...

- Кан тамырлары бар очракта да кабарып чыкмый. Аяктагы уңайсызлыклар, көзән җыеру, шешенүләр - кан тамыры киңәюнең беренче билгеләре. Кайберәүләр аяклары шешенүне көн буе йөреп, эштән арып кайтуга гына аударып калдыра. Бу һич тә дөрес түгел. Әгәр аяклар шешенә икән, я бөер эшчәнлеге бозылган, я йөрәк дөрес эшләми яки кан әйләнеше системасы эшчәнлеге үзгәргән, дигән сүз. Андый очракта кичекмәстән табибка күренергә кирәк.

Бу билгеләрдән тыш, аякларда пәрәвез кебек тамырлар да күренергә мөмкин. Авыруның бары тик 2-3 нче стадияләрендә генә кан тамырлары киңәю, төеннәр күзгә күренә башлый, 4 нче стадиядә исә трофик җәрәхәт (трофическая язва) барлыкка килә.

- Канның, тамырлар буйлап астан өскә табан агуын беләбез. Бу, әлбәттә, катлаулы процесс. Шул вакытта без аңа, җитмәсә, комачаулык та итәбез булып чыга...

- Кан тамырлары дөрес эшләсен өчен мускулларның даими кыскаруы һәм аларны кысып торуы мөһим. Аяктагы кан тамырларында кан астан өскә табан ага. Кан тамырларының өстә һәм тирәндә ятканы була. Шул тамырлар арасында канның кирегә акмавын тәэмин итүче клапаннар бар. Тамырларның киңәюе менә шул клапаннарның сафтан чыгуына китерә дә инде. Шуның аркасында өске катламдагы тамырдан тирәндәге тамырга куыласы кан кирегә ага башлый. Кан йөрешенең формасы бозыла һәм тамырларда кан басымы арта...

Эштә вакытта да аякларыгыз турында кайгыртырга онытмагыз: вакыты белән йөрештереп килергә җаен табыгыз. Әгәр бу мөмкин түгел икән, аякларыгызны массажлап, балтыр мускулларына суккалап алыгыз. Идеаль вариант: кушеткага ятып, аякларны өскә күтәреп тору. Әлбәттә, озак вакыт транспортта йөрү яки самолетта очу да сәламәтлек өстәми. Гомумән, йөзү, чаңгы шуу, велосипедта йөрү, йөгерү организмга тик файда гына китерер.

- Кызу температураның тәэсире нинди? Мунчада яки саунада кызыну кан тамырлары өчен зарарсыз түгелме?

- Зарарлы. Кызу цехта эшләгән яки кызу климатта яшәгән кебек үк. Кызулык тәэсире канның шәп агуына китерә, кан басымын күтәрә, шулай итеп кан тамырлары тышчалары әкренләп киңәя. Мунча яки саунадан баш тартыгыз, дип әйтмим, ләкин пар бүлмәсендә утыру, аякларны миннек белән чабуны киңәш итмим.

- Начар гадәтләрнең кан тамырларына йогынтысы бармы?

- Тәмәке тарту һәм исерткеч эчемлекләр беренче чиратта тоташ организмга начар тәэсир итә, димәк, кан тамырларына да. Шулай да алардан иң башта артерияләр зыян күрүчән.

- Үзендә кан тамыры киңәюне фаразлаган кеше ничек сакланырга тиеш?

- Беренче билгеләр барлыкка килү белән кичекмәстән табибка күренергә кирәк. Үз белдегең белән берни эшләргә ярамый! Табиб авыруны тикшерә, кирәк дип тапса, УЗИ тикшерүе билгели. Менә шул нәтиҗәләрне алганнан соң гына ул дәвалау курсы билгели алачак.

Кан тамырлары киңәю авыруы беренче стадияләрдә үк беленсә, гадәттә, авыруга дару препаратлары билгеләнә, табиб киңәшләре бирелә. Әйтик, мунчада чабынмаска, саунада тирләмәскә. Әгәр кеше спорт белән шөгыльләнә икән, ул, һичшиксез, нагрузканы киметергә тиеш булачак. Озак вакыт аягүрә эшләүчеләргә компрессион трикотаж - оек яки колготки кияргә киңәш ителә. Андый киемгә килгәндә, белер-белмәс килеш кияргә ярамый: организмга зыян китерүегез бар.

- Кемнеңдер авыртуы көчәеп, тиз вакыт эчендә табибка күренү мөмкинлеге булмаска мөмкин. Авыртуны киметү өчен нишләргә?

- Бүген даруханәләрдә авыртуны баса торган мазьлар бар. Алар, һичшиксез, вакытлыча (!) җиңеллек бирәчәк. Шул ук вакытта йоклаганда аякларыгызны 20-30 градуска күтәреп ятуны гадәткә кертегез. Эштә берничә сәгать эчендә арыйсыз икән, бераз ятып яки 10-15 минутка булса да аякларны өскә күтәреп тору җаен эзләгез.

- Мондый чаралар кулланып кына авырудан качып котылу мөмкинме?

- Әгәр нәселегездә бу чирдән интегүче бар икән һәм сез югарыда без санап киткән һөнәр иясе булсагыз, шуның өстенә шикәр авыруы яки йөрәк-кан тамырлары системасы чирләре белән дә авырыйсыз икән, тамыр киңәю чире дә читләп үтмәскә мөмкин. Мондый чаралар авыруны кичектереп торырга сәләтле.

- Ә оператив юл гына калса, нишләргә?

- Кан тамырлары киңәюнең дүрт стадиясен билгелибез. Аның өченче стадиясенә кадәр операция ясау кирәк саналмый, дидек. Операция аяктагы авыру кан тамырын тулысынча алдыру ул. Бу бер дә җиңел дәвалау ысулы түгел, шулай да куркырга кирәкми. Операция уңышлы үтеп, 7-10 көн чамасы вакыт узгач, пациент үз аягы белән йортына кайтып китә. Табиб билгеләгән вакыт аралыгы белән ул даими күренеп-тикшерелеп торырга бурычлы.

- Ә бу ысулдан соң кан тамырлары кабаттан үзен сиздерергә мөмкинме?

- Күп нәрсә пациентның үзеннән тора. Табиблар, гадәттә, 2-3 ай дәвамында эластик бинт урап йөрергә яки компрессион трикотаж кияргә куша. Ләкин кайберәүләр киемне вакытыннан алда салып ташлый, авыр күтәрә, артык күп йөри. Шуны онытмаска кирәк: авыру кан тамырлары алып ташланганнан соң бар авырлык тирәндәге кан тамырына төшә. Сакланмыйча, аякка авырлык тудыргач, кан йөреше көчәеп, кан тамырларын тагын да киңәйтә башлый...

- Кан тамыры киңәюне вакытында дәваламау үлемгә китерергә мөмкинме?

- Вакытында дәвалану бик мөһим, дидек. Аяк кан тамырлары киңәюдән интеккән кешенең кан составы нормадан куерак икән, кан юлы тыгылып, тромбоз барлыкка килергә мөмкин. Андый вакытта кан йөреше туктала, аяк шешә, хәтта зәңгәрләнә, суына ук башлый. Тромблар өзелеп, йөрәккә килеп тыгылып, кеше үләргә дә мөмкин. Тромбофлебит хакында да онытмаска кирәк. Бу веналарның тышчасы ялкынсыну. Югыйсә, трофик җәрәхәт барлыкка килә. Ә кеше үз-үзен карамаганда, вакытында җәрәхәтне бәйләп йөрмәгәндә яра эренли һәм эрен, кан юллары буйлап китеп, аны харап итәргә мөмкин.

- Чирнең "яшәрә" баруының сәбәпләре нидә, дип уйлыйсыз?

- Бүген күп кызлар артык биек үкчәле аяк киеменә өстенлек бирә. Ә бит аның биеклеге 3-4 см дан артмаска тиеш. Үкчә киң, басарга уңайлы булсын. Яссытабанлылык белән интеккәннәргә кроссовки кияргә киңәш ителми. Авыр күтәрү, аяк өсте эшләү дә авыруга китерә дидек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев