Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

язын һава саф булачак

Узган шимбәдә "Урман утырту көне" табигатьне саклау акциясе булып узды, анда мәктәп укучылары, район предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре катнашты.

Бу көнне төрле токымлы 8 мең үсенте утыртылды, алар арасында юкә, каен, миләш, акация агачлары бар иде. Биләр урманчылыгы җитәкчесе Галим Хәбибуллин сүзләренә караганда, көз - агач утырту өчен иң уңайлы вакыт.

Бу чорда вегетация чоры тәмамланган була, ягъни агачлар үсүдән туктый һәм йокыга тала. Шуңа күрә октябрь-ноябрьдә утыртылган үсентеләрнең үсеп китү мөмкинлеге күбрәк. Язын да утыртырга ярый, ләкин ул чакта инде аларны йокыдан уянып, үсә башлаганчы утыртып өлгерергә кирәк.

Район үзәгендә, мэр Александр Харитонов сүзләренчә, акция план буенча узган.Ул, агачлар Боровиков һәм Казаков урамнарында, шулай ук Оренбург юлы буенда утыртылды, диде. Безнең чакыруга мәктәп укучыларыннан башка предприятие һәм оешмаларның 130 хезмәткәре кушылды, алар 830 агач утыртты. Тагын 370 агачны оешмалар үзара алдан бүлеп куйган территорияләргә утырттылар. Агачлар салкыннарга, ягъни ноябрьгә кадәр утыртылачак. Без Г.Боровиков урамын, Оренбург юлы буендагы территорияне азагына кадәр яшелләндерергә ниятлибез. Киләчәктә җәй көне Сабан туе уза торган мәйданны да яшелләндерәчәкбез.

Акциядә катнашучылар бу эшкә, болытлы һәм җилле көннәргә дә карамастан, җыелу урынына - район мәдәният йортына вакытында килеп, җаваплы карадылар. Аннан автобусларга утырып, яшелләндерү урынына киттеләр. Аларның берсе, яшелләндерү белән шөгыльләнүче Рәис Гаязов болай диде:

Безнең оешмада ир-атлар күп түгел: кемдер отпускта, кемдер олы яшьтә, ә менә миңа, иң яше буларак, анда катнашырга туры килде. Ләкин мин бистәбезне матурайтуга үземнән өлеш кертә алуыма бик шатмын.

Акция барлык авыл җирлекләре территорияләрендә дә булып узды. Мәсәлән, Зур Полянка авыл җирлегендә агачларны шимбә көнне генә түгел, ә бәлки җомга көнне дә утырталар. Җирлек башлыгы Тамара Иванова сүзләренә караганда, мәктәпнең 30га якын укучысы Зур Полянка урманчылыгы хезмәткәрләре белән бергә 1000 нарат һәм 200 каен утырткан:

- Чыршыларны - Сабан туе үткәрелә торган урында, Кр.Баран авылы янында, ә каеннарны юл буендагы паркта утырттык. Гомумән алганда, укучыларыбыз урманчылык хезмәткәрләре белән бергә нәтиҗәле эш алып баралар, урманда агач утыртып кына калмыйлар, ә аларны куаклыклардан һәм үләннәрдән дә чистарталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев