Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Начар гадәтләрсез тормыш

Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында наркотикларга каршы комиссиянең утырышы булды, анда наркотикларны куллану профилактикасында мөһим роль җәмәгать оешмаларына бирелде. Алексеевск волонтерлары моңа кадәр берничә көн алдан профилактик акция үткәрделәр.

"Сәламәтлек сессиясе" республика проекты кысаларында аграр колледж волонтерлары 1нче Алексеевск урта мәктәбе укучылары белән бергә "Синең сәламәтлегең - синең кулларда" дигән акция үткәрделәр. Акциянең максаты бистә кешеләре арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм популярлаштыру булды. Урамнарда, сәүдә үзәкләренең берсе янында агитация плакатлары тоткан егетләрне күрергә була иде. Алар үткән-сүткәннәргә сигаретны конфетка алмаштырырга тәкъдим иттеләр һәм катнашучыларга символик ак тасмалар бәйләделәр.

- Егетләребез молодец, - дип фикере белән уртаклаша Ольга Курсанова, - алар алексеевскилыларны, чыннан да, шушы кызыклы чара белән кызыксындыра алдылар, дип уйлыйм. Егетләр чараның бушка узмаганлыгына ышаналар һәм күп кеше үзенең сәламәтлеге турында кайгырта башлар, дип өметләнәләр. Бүген бит Сәламәт Яшәү Рәвеше модада!

Колледж активисткасы Анна Куликова, бу иреклеләр командасы күптән түгел генә барлыкка килде һәм беренче уртак эш уңышлы килеп чыкты, дип билгеләп үтә:

- Акция уңышлы узды, мин бик дулкынланган идем. Егетләр булдырдылар, күпләр хәтта оялып та тормыйча, кешеләр янына килеп, алардан сораштырдылар һәм аларга зур булмаган бүләкләр дә бирделәр. Мин шундый командага килеп эләгүем өчен бик шатмын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев