Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Тешләр тылсымчысы

Табигать кешене даими карап торуны таләп итүче энҗе бөртекләре-32 теш белән бүләкләгән. Нык тешләр гомер-гомергә көч һәм сәламәтлек билгесе булып саналган. Ләкин матур тешләр-бу аяктан егарлык, кешеләрнең игътибарын җәлеп итәрлек елмаю, табибка йөрүләрне киметү мөмкинлеге түгел, алар әле сәламәтлегебезгә кагылышлы бик күп проблемалар турында онытырга да мөмкинлек бирәләр. Хәзерге медицинада...

Табигать кешене даими карап торуны таләп итүче энҗе бөртекләре-32 теш белән бүләкләгән. Нык тешләр гомер-гомергә көч һәм сәламәтлек билгесе булып саналган. Ләкин матур тешләр-бу аяктан егарлык, кешеләрнең игътибарын җәлеп итәрлек елмаю, табибка йөрүләрне киметү мөмкинлеге түгел, алар әле сәламәтлегебезгә кагылышлы бик күп проблемалар турында онытырга да мөмкинлек бирәләр.
Хәзерге медицинада шундый табиблар бар, аларга кешеләр башка докторларга караганда башкачарак карыйлар. Алар турында тешләре түзеп булмаслык сызлаганда гына искә төшерәләр. Сүз табиб-стоматологлар турында бара.
Аларның берсе турында минем сезне, хөрмәтле укучылар, якыннанрак таныштырасым килә. Бу-Айгөл Петрова. Бүгенге әңгәмәм - аның белән.

- Исәнмесез, Айгөл Фасыйховна! Әйтегез әле, табиб булу авырмы?
- Минем өчен авыр түгел, мин бит яраткан эшемне башкарам.
- Сез табиб булып ничә ел эшлисез инде?
- Алексеевскида менә өченче ел эшлим инде, элегрәк Казанда практика уздым, шәхси клиникада эшләү тәҗрибәм бар.
- Сез ни өчен стоматолог булырга карар иттегез? Бу нәрсә белән булса да бәйләнгәнме?
-Бала чактан тешләремнең матур һәм нык булуларын тели идем: балаларның ничек итеп еш кына тешләре сызлавын күрә идем. Менә шул чакта инде үскәч, һичшиксез, стоматолог булачакмын, дип карар иттем.
- Бала чагыгызда теш табибларына еш мөрәҗәгать иттегезме?
- Елына ике тапкыр. Үз тешләремне бик җентекләп карап торганга һәм теш табибына йөргәнгә миңа тешләремне ике тапкыр гына дәваларга туры килде.
- Яхшы стоматолог, сезнеңчә, нинди булырга тиеш?
- Иң мөһиме-һөнәреңне ярату. Үз эшеңне яратсаң, аны кирәккәнгә генә түгел, ә бөтен күңелеңне биреп башкарасың. Бу очракта нәтиҗәләр табибны да, пациентны да шатландыра. Әйтергә кирәк, пациент безнең өчен хастаханә кәнәфиендә утырганда гына түгел, ә һәрчак пациент булып кала: без аның өчен борчылабыз, аның тешләре сәламәт булуын телибез.
- Сезнеңчә, пациент стоматолог янында үзен ничек тотарга тиеш?
- Еш кына кешеләрдән түбәндәгеләрне ишетергә туры килә: "Әйе, теш табибына барырга куркам-авырта. Анда нәрсә эшләтәселәрен белмим". Бу минем бик тә кәефемне кыра, тешең сызлый башласа, беркемне дә тыңларга һәм барысы да узар әле, дип уйларга ярамый. Үзеннән-үзе генә бернәрсә дә узмый, кыюлыгыңны җыеп, һичшиксез, безгә килергә кирәк. Газапланганчы һәм аннан да битәр, тешеңне югалтасың килмәсә, бер тапкыр түзүең яхшырак. Шуның өстенә күбрәк ышанган табибыңа мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
- Стоматология кабинетына еш йөрергә кирәкме?
- Дәвалау дүрт яшьтән башлана. Әгәр баланың барысы да яхшы булса, шуннан соң ярты ел саен табибка күренеп йөрергә кирәк. Медицина каравы үткән вакытта да табиб янында булырга кирәк: ул тешләрнең торышын гына түгел, ә бәлки лайлалы тышчаны, теш уртларын, телне дә караячак, алар буенча онкологик авыруларның һәм ашказаны-эчәк авыруларының булуын билгеләргә мөмкин.
- Айгөл Фасыйховна, сез нинди гигиена чараларыннан файдаланырга киңәш итәр идегез?
- Баштан теш щеткасын дөрес сайларга кирәк. Ул уртача катылыкта булырга, шетканың башы-1,5-2 см, кылы ясалма булырга тиеш. Теш щеткасы елга дүрт тапкыр алмаштырыла. Теш пастасы теләсә нинди булырга, ләкин аны ай саен чиратлаштырырга, беренче айда-үләннәр, икенче айда-кальций, өченче айда фтор кушылган теш пастасыннан файдалану мәслихәт. Калган теш пасталары ташланмый, алар соңрак файдаланылачак.
Моннан тыш, гигиена чараларына теш җепләре һәм су сиптергечләр (алар протез киючеләр өчен уңайлы, болар барысы да даруханәләрдә сатыла) керә. Алар көнгә бер тапкыр файдаланыла. Баштан тешләрне-җепләр, аннары теш пастасы белән чистартырга, ә инде шул процедуралардан соң теләсә нинди чайкаткыч белән чайкатырга кирәк.
- Сезнең хоббиегыз бармы?
- Сәйлән белән үрү һәм чигү белән мавыгам. Ләкин, ни кызганыч, хәзер моңа вакыт калмый диярлек. Төрле биюләр, бигрәк тә көнчыгыш биюләре ошый. Кичләрен йөгерәм-сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тырышам.
- Ничек уйлыйсыз, нинди кешеләр игътибарга һәм ихтирамга лаек була алалар?
- Үз-үзләрен хөрмәт иткәннәр.Үз-үзен хөрмәт иткән кеше башкаларны да хөрмәт итәргә сәләтле. Мондый кеше белән аралашырга, чын күңелдән сөйләшергә һәм хәтта киңәшләшергә дә була.
- Сезнең үрнәк алыр кешеләрегез бармы?
- Безнең хастаханәдә үрнәк алырлык кешеләр күп, дип уйлыйм. Мәсәлән, бу- Фәрит Шәүкәт улы Шәмсетдинов, ул озак еллар табиб булып эшләде һәм пациентларының абруен казанды. Аның мәрхәмәтлелегенә күпләр, шул исәптән мин дә сокланам. Пациентлар Фәрит Шәүкәт улы янына кереп, аның ягымлы йөзен һәм елмаюын күргәч, куркулары шунда ук юкка чыга.
Минем тагын бөтен кеше хөрмәт итә торган баш табибыбыз Илдар Азат улы Фәхретдинов ия булган сыйфатларым булуын теләр идем. Аның хезмәт сөючәнлеге, эш-хәрәкәтләрендә төгәллек, кешеләргә һәрвакыт яхшы мөнәсәбәте үзенә җәлеп итә.Ул - табиблар һәм пациентларга эшләү һәм дәвалану өчен бөтен шартларны тудырган кеше.
- Айгөл Фасыйховна, кызыклы әңгәмәгез өчен рәхмәт. Сезгә эшегездә уңышлар телим.
P.S. Әле күптән түгел генә стоматологка бару турындагы уй куркуга сала иде. Ләкин бөтен көчемне җыеп, мин тешләремне дәвалатырга киттем. Хастаханәдә чяисталык һәм тәртипне күргәч, куркуларым эреп юкка чыкты һәм күңелем тынычланып калды. Ә танышларымнан Айгөл Фасыйх кызы Петрова исемле доктор-тылсымчы турында ишеттем. Яхшы күңелле тылсымчыларга мин инде күптән ышанмый башлаган идем, ләкин бирегә килеп, аның белән аралашкач, ышандым. Чын мәгънәсендә тылсымчы! Сыйфатлы хезмәт күрсәтә, һәр клиентка, бигрәк тә табиблардан куркучыларга аерым якын килә белә ул. Бирегә килеп, үзегез дә моңа ышана аласыз!

Ландыш Зарипова,

Зур Тигәнәле урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев