Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Зур Полянка өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының өлкән шәфкать туташы Динә Рафик кызы Вәлиуллина өчен июнь ае бәйрәмнәргә бик бай

Нәкъ менә җәйнең беренче аенда ул берьюлы ике һөнәри бәйрәм – Социаль һәм Медицина хезмәткәрләре көнен билгеләп үтә.

Бу бәйрәмнәрнең бер-берсе белән янәшә урнашуы да символик, чөнки Динә Рафиковнаны бер категориягә генә кертү кыен. Динә Рафиковна медицина өлкәсендә 40 елга якын булса да, аларның яртысын өлкәннәр өчен интернат-йортта эшләгән. Татар Майнасында туган кыз Чистай медицина училищесында фельдшер булып укый һәм 1984 елда Яңа Мир интернат-мәктәбендә эшли башлый. Ә 1989 елдан ул Зур Полянка хастаханәсендә фельдшер булып эшли инде. 2002 елда бу учреждение ялгыз өлкәннәр өчен интернат-йорт итеп үзгәртелә. Шуның белән бергә Динә Рафик кызының эше дә үзгәрә. “Башта үзгәртеп кору бик авыр булды, чөнки монда кешеләр мәңгегә яшәргә килә - аларның бик азлары туганнарына кайтып китә. Биредә яшәүчеләр арасында төрле кешеләр бар: тотынырга да ярамый торган әбиләр, шулай ук психик яктан тайпылышлары булган кешеләр, артык картайганнар. Һәм һәркемгә аерым караш кирәк. Хезмәттәшләре Галина Валентиновна Исаева һәм Елизавета Валентиновна Лавреньева белән бергә азык-төлек блогындагы, палаталарда, кабинетлардагы чисталыкны күзәтәбез, медицина тикшерүләрен уздырабыз, кул астындагыларның сәламәтлеген күзәтәбез, табиб Марсель Рифкатович Абдуллин билгеләвен үтибез”, - дип сөйли Динә Вәлиуллина. Медицина хезмәткәрләренә бигрәк тә пандемия COVID-19 чорында авырга туры килде, персонал карантин-га киткәч атна дәвамында учреждениедә яшәделәр. - Беренче вакытта без бу куркыныч чирдән бик нык курыктык, - дип искә ала Динә Рафиковна. - Карантин вакытында 6 смена ике атнага бер-берсен алыштырып эшләдек. Вирусны территориягә кертүдән курыктылар. Туган-тумачалары белән койма аша күрешеп, битлектә сөйләштеләр. Бәлки, күрелгән чаралар нәтиҗәседер, безнең учреждениедә коронавирус булмады. Бу чорда коллектив эшен директор Галина Борисовна Меркулова яхшы оештырган иде. Бәйрәм алдыннан хезмәттәшләремә-медикларга иң нык сәламәтлек, иминлек һәм тыныч күк йөзе телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев