Заря
  • Рус Тат
  • Гомереңне харап итмә!

    Бүген дөньяның бик күп илләрендә наркомания дигән яман чир таралган. Берәүгә дә сер түгел: соңгы елларда иксез-чиксез илебездә, атап әйткәндә, безнең төбәкләрдә дә наркотиклар кулланучы кешеләр саны артканнан-арта бара. Югыйсә, моның бик аяныч нәтиҗәләргә китерүе дә мәгълүм. Димәк, бу чиргә каршы киң җәмәгатьчелек тарафыннан бердәм күтәрелеп көрәш алып барылмаса кешелекнең...

    Бүген дөньяның бик күп илләрендә наркомания дигән яман чир таралган. Берәүгә дә сер түгел: соңгы елларда иксез-чиксез илебездә, атап әйткәндә, безнең төбәкләрдә дә наркотиклар кулланучы кешеләр саны артканнан-арта бара. Югыйсә, моның бик аяныч нәтиҗәләргә китерүе дә мәгълүм. Димәк, бу чиргә каршы киң җәмәгатьчелек тарафыннан бердәм күтәрелеп көрәш алып барылмаса кешелекнең киләчәгенә балта чабылачак дигән сүз. Әйе, наркомания проблемасы киләчәк, хәзерге буыннар язмышына битараф булмаган hәркемне дә нык борчый, дип уйлыйм.

    Куркыныч заманда яшибез. Һәр адымда наркотик сөреме сагалаган хәзерге чор балалары һәм яшьләре өчен бигрәк тә хәвефле дип әйтер идем мин. Бигрәк тә буыннары ныгып та җитмәгән, кая борсаң, шунда егылырга торган кыз балаларга, үсмерләргә чын афәт яный.

    Яшүсмер чак-hәр кеше тормышында була торган гүзәл бер күренеш. Хыялларга бай, һәрнәрсә дә сиңа җете, матур төсләр белән генә күренгән бер чор. Беркатлылык, кешеләргә тулысынча ышану мәле. Кая басканыңны абайламыйча йөгерәсе, кем белән булса да очрашасы, аралашасы килә, ләкин уйлабрак, акыллырак эш итмәсәң, төрле, авыру компания"ләргә эләгеп, гомерлек бәхетсез,авыру, кыска гомерле булу куркынычы да янарга мөмкин. Ишетеп, күреп торабыз: әфьюн сазлыгына бер эләккән кеше аннан ычкына да, китә дә алмый, бөтенләй савыгу ихтималы да аз.

    Кеше ни өчен иң беренче тапкыр наркотикларга үрелә соң? Ни сәбәпле аны татып карый? Әйтик, мәктәптә яхшы гына укып йөргән тәртипле малайлар һәм кызлар кай арада моңа өлгерә дә, кем арбасына утыра соң? Мәгълүм булганча, яшүсмерләрне наркомания чоңгылына тартып керткән берничә грамм наркотик матдәнең колы булуга китергән объектив hәм субъектив сәбәпләр күп төрле. Социаль иминлекнең булмавы, гаиләдәге гаугалар, ызгыш-талаш , яшәү урынын еш алыштыру, баланың бер мәктәптән икенчесенә күчеп йөрүе объектив сәбәпләр исәбенә керә. Тәрбия мәсьәләләрендә җибәрелгән хата-ялгышлар, ата-аналарның наркотиклар куллануы, мәктәптә начар уку, укуга теләк булмау, наркоманнар белән аралашу, кече яшьтән үк алкоголь hәм наркотиклар белән мавыгу, үз-үзеңне расларга омтылу- болары субъектив сәбәпләр. Ләкин күп очракларда беренче карашка тәрбияле, инсафлы, җитеш дип саналган гаиләләрдә дә наркоманлык ятьмәсенә эләккән үсмерләрнең булуы уйланырга мәҗбүр итә. Югыйсә бит әти-әнисе тигез, тәрбиялеләр, көн дими, төн дими акча эшләп, "күз нурлары"н укымышлы, кеше арасында ким-хур булмаслык итеп үстерергә тырышканнар, өс-башлары бөтен, тамаклары тук, кирәк җирләренә чит ил машиналарында җилдерәләр, кыскасы, дөньяның артына тибеп яшиләр. Нәрсә бу, мескен ата-ананың күз карасын чиксез, сукырларча яратуы нәтиҗәсеме, әллә кешедән калышмыйк диюме? Әмма ничек кенә булмасын, әти-әни һич кенә дә йөрәк пәрасен үз кулларым белән упкынга тәгәрәтәм, наркоман яки эчкече, хулиган булсын дип тәрбияләми, киресенчә, бу хәл барлык тормыш авырлыгын үз җилкәсенә алып, улы яки кызына мәшәкать тудырасы килмәүдәндер, бәлки. Бу форсаттан ата-анасы хисабына көн күргән, бер кайда да эшләмичә, кәеф-сафа корырга яраткан, өстәвенә үлән тарту белән мавыккан егетләрнең булуы уйланырга мәҗбүр итә.

    Наркоманиягә каршы җәмәгатьчелек тарафыннан көрәш алып барыла, билгеле. Республика, район күләмендә әфьюнга, аны булдырмау, кулланмауга каршы күп төрле акция, чаралар уздырыла. Район мәктәпләре укучылары арасында аңлату эшләре алып барыла, аның аянычлы нәтиҗәләре хакында ачыктан-ачык сөйләшүгә багышлап дәресләр үткәрелә. "Мин наркотикларга каршы!" рәсем, плакат ясау конкурслары оештырыла. Шулай ук гаиләләр дә бу эш белән турыдан-туры шөгыльләнсәләр иде. Чөнки наркомания, токсикомания, эчкечелек кебек чирләрдән саклап калуның башы гаилә тәрбиясенә, иң беренче әти белән әнинең әхлаклылык дәрәҗәсенә барып тоташа. Сүз дә юк, ата-аналар иң беренче чиратта балаларының тамагын туйдырырга, өс-башын карарга тиеш. Ләкин шулар белән беррәттән, баланың укудан тыш кемнәр белән аралашуы, аның ял, буш вакытларында үзен нәрсәгә багышлавы, ни белән шөгыльләнүе белән даими кызыксынуы да гаять әһәмиятле. Күз карагыз күңеле белән үзен ялгыз, кирәксез итеп тоеп, урамда яки мәктәптә каңгырып йөрмиме, я булмаса өенә кайтып керәсе килмичә, читтән үзе кебек "бәхетсезләр"не эзләмиме? Яман юлга тайпылырга өлгергәнче мондый балаларга аеруча да игътибарлы булу мөhим.

    Әйе, наркомания- гаять куркыныч чир. Ул җәмгыятебезне төрлечә таркатырга сәләтле. Хәзерге вакытта яшь кешеләр үзләре теләгән hөнәр буенча укысалар да, вуз тәмамлаганнан соң күбесе эш таба алмый интегә. Озак вакытлар эшсез тору, акчасызлык, җәмгыятьтә үз урыныңны таба алмау, җәмәгатьчелек һәм гаиләсе тарафыннан тиешенчә бәяләнмәү шулай ук кешене депрессиягә этәрә, аннан инде көт тә тор: "дуслар", әфьюн тозагына эләгүең бер дә озак түгел.

    Табиблар бәяләмәсе буенча наркоманнарны дәвалаганда якынча 95 проценты тиешле нәтиҗәне бирми, ягъни алар тулысынча савыкмый, димәк, дәвалану курсы үткән авыруларның фәкать 5 проценты гына алга таба наркотик кулланмый һәм нормаль тормыш алып барырлык хәлгә килә. Ләкин бу һич кенә дә дәваланырга кирәкми, наркоманлык дәваланмый дигәнне аңлатмый. Дәваланганнан соң кешенең социаль тернәкләнүе хәлиткеч роль уйный.

    Яшьләрнең киләчәге бәхетле булсын иде, алар аз хезмәт хакы алуга, очын-очка ялгарлык итеп, гаиләләрен көчкә туендырганга гарьләнеп, кимсенеп яшәмәсеннәр, чарасызлыктан аракы, наркотик кебек коточкыч афәтләр колына әйләнмичә, тормышта үз урыннарын табып, кирәкле һәм тансык ир-егетләр, кайгыртучан һәм үрнәк алырлык әти-әниләр булсыннар иде. Монысы инде, минем фикеремчә, бүген тәхеттә утырган зыялы һәм акыллы, алга карап эш итә белгән, кайгыртучан җитәкчеләргә бәйле.

    Саннар:

    Россиядә наркомания статистикасы уйланырга мәҗбүр итә:

    ел саен 86 меңгә якын кеше "инәгә утыра", ә70мең чамасы кеше якты дөнья белән хушлаша, аларның күпчелеге 25-30 яшьтә.

    Быел - 2013 елда исә Рәсәйдә уртача 100мең кешегә 250 наркоман туры килә. Аеруча да әлеге дә баягы без телгә алган яшүсмерләр наркоманиясе үсә, ягъни наркомания яшәрә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: