Заря
  • Рус Тат
  • Тозлы кыярдан агуланмыйк!

    Кухняда - хуҗабикәләрнең "урак өсте". Бакчачыла­рыбыз, шулай ук бакчачы булмаганнарыбыз да тыры­шып-тырмашып җи­ләк­ләрдән компот-варенье кайната, кыяр-помидор, башка яшелчәне тозлап-маринадлап мәш килә.

    Мәш килүен киләбез, тик менә банкаларга консервланган яшелчә, гөмбә, җиләк-җимешнең, шулай ук тозлы яки ысланган балыкның ботулизм кебек бик куркыныч агулану очрагын китереп чыгару ихтималын беләбезме икән? Әнә Татарстанда быелның беренче яртыеллыгында гына да шул рәвешле агулануның 8 очрагы ачыкланган. Ике очрак үлем-китем белән тәмамланган. Уз­ган елда исә республикада бо­тулизмның 10 очрагы теркәл­гән, бер кеше консервланган кыяр ашап җан тәслим кылган. Менә шул хакта "Роспотребнадзор"ның Чистай, Спас районнарындагы территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Мөршидә ханым Габделкәбирова белән сөйләшәбез.

    - Мөршидә ханым, ботулизм нинди авыру ул?

    - Ботулизм - нерв системасына зыян китереп, үлем куркынычы белән яный торган үтә хәтәр авыру. Ризыкның сәла­мәтлегебезне какшату гына түгел, үзебезне теге дөньяга "алып китү" белән дә янавын ничек белергә соң? Белгечләр аңлатуынча, банка капкачы­ның күперүе, банка эчендә бик нык газ бүленеп чыгу һәм тоз­лык­ның болгануы продуктта ботулизм китереп чыгара торган ботулотоксинның булуы турында сөйләргә мөмкин. Кайбер вакытта мондый оч­рак­та банка эченнән күксегән май исе килә. Күңелегезгә шик салган ризыкларны өстәмә рә­вештә эшкәрткәннән соң да ашарга ярамый! Ботулизм споралары хәтта ки бик озак кайнатканнан соң да үлми.

    - Моннан нәрсә коткара соң?

    - Хуҗабикәләргә нишләргә, үзләрен һәм гаиләсе әгъза­ларын әнә шундый бик яман агуланудан ничек сакларга? Гомумән, микробларның үрчү­енә ничек киртә куярга? Кай­берәүләребез, ашказанын авырт­тыра дип, консервланган яшелчәләргә аш серкәсе яки лимон кислотасы салмауны хуп күрә. Бик аянычлы хәлләр белән тәмамланырга мөмкин бу. Өй шартларында әзерләнгән продуктларда ток­син­нарның үрчүенә киртә ку­юның бердәнбер ысулы - күп микъдарда химик консервантлар (тоз, аш серкәсе һәм лимон кислотасы) куллану.

    - Агулануның билгеләре турында сөйләп китегез әле.

    - Бу хәтәр споралар белән агуланган кешенең гадәттә башы авырта, әйләнә башлый, аппетиты югала, авызы кибә, әм­ма температурасы күтәрелми. Шулай ук укшытырга, бер-ике тапкыр костырырга, эч авыртырга мөм­кин. Беренче ике тәүлектә авыру күзләренең начар күрү­еннән зарлана: хә­рефләр "йөзә", әйберләр ике булып күренә, күз аллары караңгы­ланып, җем-җем килә башлый. Сырхауның сулыш алуы, йотуы кыенлаша, тавышы карлыга, сүзләрен аңлап булмый башлый. Ә инде ботулизмның бик авыр очракларында, кеше үз аңында калып, сулыш мускуллары параличлана. Монысы бик газаплы үлемгә китерә.

    - Сатып алучыларга нинди киңәшләр бирер идегез?

    - Базарларда, юл кырыйларында, гомумән, очраклы урын­нарда өй шартларында әзерләнгән консервлар, тоз­лан­­ган-маринадланган яшел­чә, гөмбә, ысланган, тозланган, киптерелгән балык, ысланган ит сатып алырга ярамый.

    - Рәхмәт Сезгә, Мөршидә ханым.

    Берничә киңәш

    *Ит, балык, гөмбә, яшел тәмләткечләрне консервлаганда герметик капкач белән капларга ярамый.

    *Составында кислота микъ­дары аз булган яшелчә­ләр­не (кыяр, баклажан һ.б) банкаларга тутырып япканда, рецепттан аз гына да тайпылмыйча (0,5-0,6 %) аш серкәсе яки лимон кислотасы өстәргә кирәк.

    *Озак яткан, бозыла башлаган яшелчә, җиләк-җимеш һәм яшел тәмләткечләрне тозларга-маринадларга ярамый.

    *Яшелчә һәм җиләк-җи­мешне йомшак щетка белән краннан агып торган суда бик җентекләп юу шарт.

    *Банка-капкачларны сте­риль­ләштерү, продуктларны эшкәртү кагыйдәләрен төгәл үтәү бик мөһим.

    *Консервланган, әмма һа­ва кермәслек итеп ябылмаган тиз бозыла торган продуктларны саклау температурасы +6 градустан артмаска тиеш. Капкачы күпергән банкалардагы яшелчә-гөмбәләрнең тәмен дә татып карарга ярамый!

    *Өй шартларында консервланган продуктларны кулланыр алдыннан кимендә 10 минут дәвамында җылыту, кайнату әйбәт (ризык төре мондый мөмкинлек биргәндә).

    *Балыкны +5 градус чамасы температурадагы тоз эре­мәсе белән тозларга. Эремәдә тоз микъдары 16 проценттан ким булмаска, балык тозлы эремәдә кимендә алты-җиде көн торырга тиеш.

    *Гөмбә тозлаганда, кортлыларын, бигүк таныш булмаганнарын ташларга, чүптән чис­тартып, салкын суда (краннан агып торган) яхшылап юарга. Югач, шундук эшкәртергә.

    *Тозлаганда-маринадла­ганда, консервлаганда гөмбә­ләрне герметик капкач белән ябарга ярамый. Кулланыр алдыннан, гөмбәне кайнап чыкканнан соң 15 минут дәва­мында икенче тапкыр пешереп алырга һәм шул ук көнне кулланырга кирәк.

    *Тозлаганда-маринадла­ганда, консервлаганда гөмбә­ләрне герметик капкач белән ябарга ярамый. Кулланыр алдыннан, гөмбәне кайнап чыкканнан соң 15 минут дәва­мында икенче тапкыр пешереп алырга һәм шул ук көнне кулланырга кирәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: