Заря
  • Рус Тат
  • Приют балалары өчен Яңа ел бәйрәмнәре

    Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан "Кайгырту" тәрбияләнүчеләре танып белү күңел ачу чараларында катнаштылар.

    "Красный Восток" авыл мәдәният йортында Николай Носовның тууына 105 ел тулу уңаеннан балаларны әлеге балалар язучысының биографиясе, иҗаты һәм китапларының персонажлары белән таныштыру булды. Балалар мавыктыргыч конкурсларда, викториналарда катнаштылар, аларны авторның геройлары Белмәмеш һәм Мишка үткәрде. Бәйрәм Яңа еллар белән тәбрикләү һәм Яңа ел мультфильмын карау белән тәмамланды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: