Алексеевск районы Универсиада утын кабул итәчәк
1 июльдә безнең район аша 6 июльдә Казанда төгәлләнәчәк халыкара студент уеннары уты эстафетасы узачак.
Ут безгә Лаеш районыннан киләчәк һәм үз юлын 2 нче спорт комплексыннан иртәнге 10да башлая-чак. Аннан аны чиратлап 18 факел йөртүче - районда яшәүчеләр күтәреп барачак. Маршрут Ленин, Совет, Казаков урамнары аша узачак һәм район иҗат коллективлары һәм Универсиада-2013 дирекциясе вәкилләре чыгыш ясаячак чиркәү мәйданында төгәлләнәчәк. Аннан студент уеннары ялкыны Әлки һәм Спас районнарына юнәләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев