Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Алексеевск районында Универсиада утын каршы алдылар

1 июльдә, халыкара студентлар спорт уеннары ачылырга биш көн кала, "Универсиада-2013" уты эстафетасын Алексеевск районы кешеләре каршылады.

Бистәнең ике спорт комплексы: бассейн һәм волейбол залы урнашкан спорт урыныннан старт алып, 19 факел йөртүче утны саклаучыларның озата баруында студентлар спорты ялкынын Алексеевск урамнары буйлап алып барды. Ә аларны шарлар һәм әләмнәр белән район кешеләре каршы алды.
- Утны каршылау һәм спортчыларны сәламләү өчен дусларым белән махсус килдем, - ди Максим Сәйфетдинов.
- Без хәтта кибетне дә бикләмичә утны карарга йөгереп чыктык, - ди яныннан эстафета маршруты уза торган кибетләрнең берсендә эшләүче Алексей Янов. Ә аның хезмәттәше Игорь Уленгов, ут җылысын сиздем һәм мондый бәйрәмнәрнең күбрәк үткәрелүен теләр идем, диде:
- Бүген эстафета аркасында машиналарыбызны гадәти урынга куярга рөхсәт итмәделәр, ләкин шулай да кәефебез бәйрәмчә.
- Тамашачылар арасында читтә калмыйча йөгерүчеләргә кушылучылар да бар иде.
- Мин утны һәм сак-лаучыларны күрдем һәм дусларым белән хәтта алар белән бергә йөгердем, - дип шатлыгы белән уртаклашты тугыз яшьлек Алмаз Фәттахов.
Факел алып баручылар үзләре хисләрен яшермиләр. Мәсәлән, билбау көрәше буенча 18 яшьлек кызлар арасында Россия беренчелеге чемпионкасы Анастасия Калашникова ялкынны алып баруы белән бәхетле булуын, аның җылысын тоюын әйтә.
Армрестлинг буенча дөнья чемпионы Артур Макаров районы һәм республикасы белән горурлана:
- Бистәбез аша Ут узуына шатмын. Факелны алып бару минем өчен авыр булмады, мин бит тимер белән эшләргә күнеккән, ул, мөгаен, 5-8 кг авырлыкта булгандыр.
Факел алып баручылар арасындаАлексеевск районы башлыгы Владимир Козонков та бар иде, ул символик финиш сызыгын Чиркәү мәйданында кисеп үтеп, утның юлын төгәлләде. Алексеевскилыларны сәламләп, ул, шушы искиткеч матур кояшлы көндә кешеләрнең кәефе дә яхшы, дип билгеләп үтте. Эстафетада катнашучыларга һәм аларны хупларга килгән тамашачыларга Россия җыелма командасының җиңүен теләде.
Утны саклаучылар истәлекле башлыкка бөтендөнья вакыйгасына катнашы булу билгесе итеп факелның күчермәсен бүләк итте-ләр. Аннары "Универсиада-2013" уты эстафетасы республика буйлап сәяхәтен дәвам иттерде, ә кешеләр энергия алып һәм ут җылысы белән көч җыеп, биредә үк мәйданда ярышларга билетлар сатып таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев