Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Алексеевск спорт мәктәбе тәрбияләнүчесе Габдеҗәлил Сөләйманов билбау көрәше буенча Россия чемпионатында җиңүче булды

22 сентябрьдән 25 енә кадәр Осетиянең Владикавказ шәһәрендә зурлар арасында ирекле һәм классик стильләрдә билбау көрәше буенча Россия чемпионаты булып узды. Билбау көрәше буенча Россия чемпионатында алексеевскилы Габдеҗәлил Сөләйманов дүртенче тапкыр чемпион булды.

Газетаның моңа кадәрге санында без бу чемпионатта Россиянең 35 төбәге һәм 400 дән артык спортчы катнашуы турында язган идек инде. Татарстан җыелма командасы өчен Алексеевск районыннан дүрт көрәшче чыгыш ясады. Егетләр үзләрен лаеклы күрсәттеләр: беренче, бишенче, унберенче һәм унөченче урыннарны алдылар. Алексеевск спорт мәктәбе тәрбияләнүчесе 62 кг лы үлчәү категориясендә Габдеҗәлил Сөләйманов чемпионатның җиңүчесе, билбау көрәше буенча Россиянең дүртенче тапкыр чемпионы булды.

Әтисе Бари Сөләйманов - аның тренеры һәм остазы. Габдеҗәлилнең сүзләренә караганда, бу аңа нык булыша:

- Мин әтием алдында зур җаваплылык хисе тоям, - ди спортчы, - бөтен җиңүләрем һәм казанышларым белән мин аңа бурычлы: ул миңа дисциплиналы булырга булыша, күнегүләр көне катгый тәртип буенча корыла. Миңа әтием тренер гына түгел, ә тормышта мин аңа тигезләнә торган кешем дә.

Сүз уңаеннан әйткәндә, яшь чемпионның спортта, үзенең сүзләре буенча, кумирлары юк. Ләкин спорт белән шөгыльләнүчеләргә аның хөрмәте зур. Димәк, ул үзенең көндәшләрен дә хөрмәт итә һәм белә, ә кайберләре белән хәтта аралаша да. Бу аңа аларны чираттагы җиңүләргә ирешергә ярдәм итә.

Киләчәккә планнары турында сорагач, Габдеҗәлил болай дип җавап бирде:

Буйсындырырга кирәкле биеклекләр һәрвакыт бар. Ирешелгәннәрдә туктап калырга ярамый. Ә яшь спортчыларга югары биеклекләргә ирешү өчен үз тормышларыннан бөтен кирәксез, начар гадәтләрне алып ташлый алуларын телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: билбау көрәше, Россия чемпионаты, дүртенче тапкыр чемпион